Рөстәм Миңнеханов Актанышта «Адымнар» гимназиясен ачуда катнашты

Бүген Актаныш авылында «Адымнар» яңа күптелле гимназия-интернатын ачу тантанасы булды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт  җитәкчесе Анзор Музаев катнашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Үзенең сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов төзүчеләргә рәхмәт белдерде, мәктәпнең сыйфатлы итеп төзелүен һәм вакытында тапшырылуын билгеләп үтте. Гомумән алганда, Актаныш районы мәгариф һәм уку йортларының матди-техник базасын камилләштерүгә зур игътибар бирә, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. «Без Актаныш районына зур өметләр баглыйбыз. «Адымнар» комплексы уңышлы эшләячәк дип өметләнәбез. Биредә балаларыбызны укыту һәм үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Минтимер Шәймиев «Адымнар-Актаныш» – республикада дүртенче күп телле комплекс, дип искәртте. Элегрәк Казанда һәм Алабугада мәгариф учреждениеләре ачылган иде. Комплекс рус, татар һәм инглиз телләрендә укытуны күздә тота. Якындагы елларда тагын шундый ике уку йорты булдыру планлаштырыла.

Яңа мәктәп 462 укучыга исәпләнгән. Комплекс структурасы күп телле мәктәптән һәм мәктәпкәчә белемнән тора. 5-11 сыйныф укучылары гарәп һәм төрек телләрен өйрәнә алачак.

Күп телле гимназия-интернат базасында «тулы көн мәктәбе» оештырылачак. Аны тормышка ашыру өчен цифрлы лабораторияләр, остаханәләр, спорт һәм хореография заллары, актлар залы, заманча мәгълүмат үзәге бар. Укучылар типография, фото һәм медиа, мультипликация, робот техникасы, IT-әзерлек, 3D-модельләштерү өлкәсендә күнекмәләрен үстерү, шулай ук милли чигү һәм кулинария күнекмәләрен үзләштерү мөмкинлеге алачак.

Актанышка сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов  технология техникумында булды. Урта һөнәри белем бирү программалары буенча биредә 380 кеше белем ала. Балалар белән 70 педагог һәм мастер шөгыльләнә. 2017 елда Актаныш технология техникумына ресурс үзәге статусы бирелде.


Фикер өстәү