Иммунитеты түбән кешеләргә кайсы вакцина яхшырак икәнен әйттеләр

Татарстанда  август аенда (июль белән чагыштырганда), авыручылар 10,7 процентка арткан. Шулай да соңгы атнада чир йоктыручылар саны кимүгә таба бара.

Белгечләр теге яки бу вакцинаны көтмәскә дисә дә, кешеләрнең сайланырга хокукы да, мөмкинлеге дә бар. Республикада вакциналарның дүртесе дә бар. Кайсы хастаханә-сырхауханәдә ниндиләре калган – сорау менә шул гына. Татарстанның Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, төрле районнарда төрле вакцинага ихтыяҗ бар.

– Мәсәлән, бер җирлектә кемдер «КовиВак»ны киңәш иткән. Шуңа да барысы да бу вакцинаны ясатырга килә. Вакциналар башта бер урынга кайта, аннан ихтыяҗ һәм күләмгә карап, төрле районнарга таратыла. Башта Казанга гына, аннан Чаллы һәм башка урыннарга дигән кагыйдә юк, – дип аңлатты ул.

Министр урынбасары «Спутник Лайт» вакцинасына аерым тукталды. Аның үзенчәлекләре турында менә ни ди ул:

– «Спутник Лайт»ны без беренчел вакцина буларак та, кабат вакцинация (ревакцинация. – Ред.) өчен дә кулланабыз. Аны иммунитеты түбән, шулай ук иммун системасының ниндидер җитди авырулары булган кешеләргә кадыйбыз.

Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Владимир Путин вакцина ясатуны көчәйтергә, әмма мәҗбүри итмәскә дигән иде.

 


Фикер өстәү