Ринат Галимҗанов: «Виноград үстерү – табышлы эш. Бер төптән 120 килограммга кадәр уңыш җыеп алырга мөмкин»

Олы Әтнәдә яшәүче Ринат Галимҗанов бакчасында 150 сорттан артыграк виноград үсә. «Эш башлаганда бу кадәрле уңыш булыр дип уйламаган идем», – дип елмая ул. Ишегалдындагы теплицасында – 30, бакчасында 40лап төрле виноград үсә аның. Калган сортларны Күәм авылындагы участогына урнаштырган.

– Мин – белемем буенча агроном. Җир эшен бик яратам. 15 ел элек үзлегемнән виноград үстерү белән кызыксына башладым. Күпчелек кеше кебек үк ул вакытта мин дә «Изабелла» сортын утырттым. Ләкин безнең территория өчен ул бик уңышлы түгел, чөнки 150 көндә генә өлгерә. Бу бик озак. Яңа төрле сортларны сынап карау максатыннан, саннарын елдан-ел арттырдым. Миңа Татарстанда аеруча уңышлы булган сортларны ачыклау мөһим. Биш елга кадәр төгәл нәтиҗәләрне әйтә алмасам да, кайбер сортларны билгели алам, – диде бакчачы.

Элек үстерә торган сортлары 150–180 көндә өлгерә торган булса, хәзер бакчачы 90–100 көн эчендә уңыш җыеп алуга ирешә. Июль урталарында өлгерә башлаган виноградларның эше 15 апрельдә башлана икән. Шуңа күрә без килгәндә җимешләрнең күп өлеше үз алучысын тапкан иде инде. Быел җәе дә виноград үстерү өчен бик уңай килде бит аның. Дөрес, теплицадагылар 35 градус эсселәрне авыррак кичерә, ди ул. Ә менә урамда үсә торганнары өчен һава торышы бик уңышлы булган.

– Сатып алучылар бик күп. Өлгертә алмыйм хәтта. Теплицада үсә торганнарын бу атнада алып бетерерләр дип уйлыйм. Үстерү тәҗрибәсе белән кызыксынучылар да күп килә. Бездән көнозын кеше өзелми, – ди Ринат Галимҗанов.

Аның сүзләре буенча, виноград үстерү – табышлы эш. Ике ел гына сатып карасалар да, керем алу мөмкинлеге яхшы, дип саныйлар хуҗалар.

– Теплицадагылар ике ел гына уңыш бирә әле. Безнең якларда гадәттә 20 елга бер тапкыр бик көчле кырау төшә. Өченче ел шулай туры килде. Виноградларның шактый үскән вакыты иде. Урамда калганнары харап булды. Шуңа күрә мондый чакларда теплица бик булыша. Виноградларның мул уңыш бирә башлауларына берничә ел гына әле. Быел да җимешләре күп булды. Киләсе елларга тагын да мулрак булачак, баллыланачак, тамыры да ныгый. Мәсәлән, бер төп виноград ун килограмм уңыш бирә дип санасак, бу 1500 сум сум китерә. Киләчәктә бер төптән 120 килограммга кадәр виноград җыеп алырга мөмкин булачак. Шуңа күрә виноград – табышлы эш. Бер-ике елдан чыгымнарны каплый, – ди ул.

Дөрес, әлеге эшне башлаганда төп максатлары акча эшләү дә булмаган. Тик сортлар арткан саен, уңыш та ишәйгән.

– Үзебезгә генә ашарлык булыр дигән идек. Уңыш арткач, сатмый хәл юк. Табыштан бигрәк, күпме рәхәтлек алам бит мин. Шөгыльләнә башлаганда хатыным миңа: «Җәфаланып йөрмә», – дигән иде. Хәзер үзен дә шушыннан алып чыгып булмый. Яздан ук карап үстерәбез бит. Чәчәк атулары да бик матур була, – дип елмая оста бакчачы.

Шунысы мөһим: әлеге җимешләрне үстергәндә бернинди дә ашлама сибелми. Бары тик органик матдәләр генә кулланыла. Үсемлек «авырган» очракта да агуланмый. Кыскасы, экологик яктан чиста продукция алалар.

«Эшнең җаен белү кирәк»

«Менә монысы – «Молдова» – әле өлгереп җитмәгән, тик ашарга була инде. Балланган. Менә теге сортны да авыз итеп карагыз әле. Үзенә күрә бер аерым тәме бар. Менә монысы тиз өлгерә торганы».  Бакчачы һәр сорт турында шул кадәрле яратып, тәмләп, игътибар биреп сөйли ки, барысының да үсентеләрен алып, үзеңдә үстереп карау теләге туа.

– Августта виноград үстерүчеләр өчен иң төп бурыч – үрентене өлгертү. Хәзерге вакытта һәр куак кышка керергә көч туплый. Виноград  тамыры да, сабагы да ныгый, шикәр җыя. Ботаклары көрәнсу төскә кереп, катыланса, виноград кыш чыгарга җитлеккән дигәнне аңлата. Кыш суык һәм җилле булганда, ныгымаган куакларның тамырына зыян килә. Бу мәсьәләдә ул нәзберек. Биш градуста ук тамырына зыян килергә мөмкин. Ә менә «Кишмиш» сортының ботаклары 25 градус суыкларга да чыдам, – ди Ринат Галимҗанов.

Бакчачы әйтүенчә, безнең территориядә озаклап үстерү мөмкинлеге булмаганга күрә, күп дигәндә 120 көн эчендә җитешә торган сортларны сайларга кирәк. Майда өлгерә башлаганнары августта ашарлык булып тәмлеләнә, ди ул. 15 сентябрьдән дә соңга калдырырга киңәш итми, чөнки ул вакытка инде көннәр суыта.

Оста бакчачы безне виноградның бик күптөрле сортлары белән сыйлады. Төгәл әйтә алам: кибеттә андый тәмле виноград юк! Һәркайсының тәме үзгә, бер-берсеннән аерыла. Авызда тәмле тәме кала. Шәхсән үземә «Кишмиш Юпитер» сорты бик ошады. Кавын, кура җиләге, тагын әллә нинди тәмле тәмнәр килеп тора торган бу җимешне авыз итсәгез, кибеттән виноград тәгаен сатып аласыгыз килмәс иде.

Ринат абый, һәр сортны өйрәнү максатыннан, махсус көндәлек алып бара. Анда җимешләрнең өлгерү вакыты, авырлыгы, баллылыгы языла. Үсентеләрен исә Кырымнан кайтарта.

– Россия күләмендә бик билгеле галим ул. Аның үсентеләре яхшы, нык була. Интернет булгач, бик уңайлы. Почта аша килеп җитә. Хәзер инде кешеләргә үзем үсентеләр сатам, – ди ул.

Бакчачылыктан тыш, Ринат Галимҗанов умартачылык белән дә шөгыльләнә. 35 баш оясы бар. Ишегаллары да шау чәчәктә утыра, һәр почмагы тәртиптә. Бакчаларында бер чүп күрәм димә. Йорт, каралты-кура салу һәм ныгыту эшләрен дә бары тик үзе генә башкара икән ул. Әле бит болар өстенә аның төп эше дә бар. Ул газ тармагында хезмәт куя. Һәр журналистның мондый тырыш кешеләргә бирә торган соравын мин дә читләп узмадым: «Ничек өлгерәсез?» Яңа танышым исә, елмаеп:

– Эшне яратырга кирәк, – дип җавап бирде. – Җәен вакыт бик күп. Эштән кайткач, кичке сәгать 9–10га кадәр бакчада һәм ике участоктагы умарталыкта инде мин. Ул да бик күп көч сорый. Әле менә сез кергәнче бал аерттым. Төнгә кадәр тагын эшлисем бар. Иртән сәгать 5тә йокыдан торам. Эшнең җаен белсәң, бер авырлыгы да юк аның. Белмәгәне генә катлаулы тоела. Мин укыган елларда бер уку йортында да виноград үстерергә укытмыйлар иде. Умартачылык та – гомер буе өйрәнә торган һөнәр. Аннан соң даимилек кирәк. Теплицага яки участокка искә төшкәндә яки вакыт иркен булганда гына барсаң, яхшы нәтиҗәгә ирешеп булмый.

Виноград үстерергә җыенучылар өчен Ринат Галимҗанов КИҢӘШЛӘРЕ

✅Безнең территория өчен иң популяр һәм уңышлы булган виноград сортлары: «Кишмиш лучистый» (суыкка чыдам), «Хамелеон», «Аркадий», «Кишмиш Юпитер», «Белое чудо»;

✅Иң баллы берничә сорт: «Тимур», «Супер экстра», «Ливия», «Забава» һәм башкалар;

✅Иң иртә өлгерә торган берничә сорт (90–100 көн эчендә җитлегә): «Фабел», «Галахад», «Супер экстра», «Подарок несветая», «Ливия».

Виноград үсентесен алганда, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

✅Сортның исеме белән кызыксынырга.

✅Тәмлелеген белешергә. Сатучы виноградны авыз иттерсә, тагын да яхшы.

✅Уңдырышлылыгын, җиләкләренең авырлыгын сорарга кирәк.

✅Иң мөһиме – үрентенең ничә көндә өлгерүен белешү. Ул көзгә өлгерми икән, үсентене алып торуның мәгънәсе юк.

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү