Кемнән герой ясыйбыз?

Тагын театр турында. Әлбәттә ул – җәмгыятьтә барган үзгәрешләргә беренче игътибар итә һәм тәҗрибәләр ясый торган урын. Әмма ул тәҗрибәләрнең чиге кайда? Тамашачы/укучыны җәлеп итәбез дип, кеше кайгысыннан хайп ясау белән шөгыльләнмиме икән, җәмгыять?

Әлеге сораулар тууына  күптән түгел генә узган вакыйга сәбәп булды. Хикмәт шунда: «Достоевский янәшәдә» яшь режиссура остаханәсе кысасында Россия Армиясе академия театрында «Преступление и наказание (Раскольников/Галявиев)» эскизы күрсәтелгән. Оештыручылар әлеге спектакльнең ябык булуын, бер тапкыр күрсәтелүен һәм башка билетлар сатылмавын билгеләп үтсә дә, әлеге куелыш шау-шу чыгарды.

Бу очракта Раскольников/Галәвиев параллеле дөресме? Ул геройлаштырылмаган очракта да, аның исемен телгә алу фаҗига кичергән кешеләргә ничек тәэсир итәчәк? Белгечләр белән әнә шул сорауларга җавап эзләдек.

Әлеге эскиз 14 августта Федор Достоевскийның тууына 200 ел тулган көнне күрсәтелә. Режиссер Александр Плотников әйтүенчә,  аның куелышында актерларның берсе Галәвиев репликасын әйтә һәм 175 нче гимназия фаҗигасе белән тәңгәллекләр шуның белән тәмамлана. Плотников матбугат чараларына бу әсәргә алыну сәбәбен үз гаиләләренең дә фаҗига кичерүе белән аңлата. Аның әбисе белән бабасын да җинаятьче балта белән харап иткән булган.

Театр тәнкыйтьчесе Миләүшә Хәбетдинова әйтүенчә, бу куелыш тагын бер кат бүгенге заман герое проблемасын алгы планга чыгарды:

– Интернетка әлеге эскиз турында хәбәр чыккач та, үз фикерен белдерүчеләр күп булды. Нәтиҗәдә татарлар толерант түгел, ә тәнкыйтьне исә, театрга цензура кертү, дип кабул иттеләр. Бәхәскә әсәрне яки спектакльнең видеосын чыгарып нокта куеп була иде. Әмма ул интернетка чыгарылмады.

Татарга идеологик басым бара дип мин күптән әйтә киләм. «Зөләйха күзләрен ача» романы да гади генә әсәр түгел иде. Татар элек-электән абруйлы, тырыш милләт булып саналды. Ә бу әсәр безне кыргый итеп  күрсәтте. Менә мондый омтылышлар һаман ясала һәм алар тамчы-тамчы җыела килә. Ә без мондый тискәре мәгълүматка каршы  уңаен оештыра алмыйбыз. Без үзебезне гел зәгыйфьләндерәбез, куркабыз. Бәлки татарны яклау сәясәтен алып барырга, әдәбиятта, матбугатта иң матур сыйфатларыбызны пропагандаларга вакыттыр? Бүген сәхнәдә татарны күтәргән әсәр бармы? Лаборатория экспертлары килә дә сәхнәдә традицион, патриархаль кыйммәтләр күтәрелсә, бу – артта калганлык, дип бәялиләр. Әйтик, Буа театрының «Фатыйма»сы да актуаль түгел дип бәяләнде.  Кызганыч, бүген хезмәт кешесе авторитетта түгел. Аны артта калган кеше дип кабул итәләр. Ягъни кыйммәтләрнең асты-өскә әйләнгән чагы. Әдәбияттан да хезмәт кешесе образы сөрелде. Алинә Загитова, Марта Мартьяновалар турында әсәрләр бармы? «Нәүрүз» фестивалендә бу проблеманы күтәргән идем инде. Чөнки бомж, чирле кешеләр турында әсәрләр чыга һәм алар беренче урында. Кайда әти, әни образлары? Инде күпбалалы гаиләләр дә  идеал булудан туктады. «Томан» спектаклен искә төшерегез:  пьедесталда – баласын үтергән ана, «зәңгәр» татар. Килешәм, көн кадагындагы проблемаларны эзләргә кирәк. Ләкин аны хәл итү юлларын да күрсәтергә кирәк бит. Ә без проблеманы хәл итмибез, дөрес юлга басмаган кешене герой итеп калдырабыз, аңа альтернатив образ тудырмыйбыз.

Галәвиев образын исә театр беренче күтәрмәде. Аны псевдожурналистлар, блогерлар күтәрде. Төрмәдән репортаж, Мәскәүдә әйткән фикерләре – барысы да шунда ук язылды, шунда ук таратылды. Моны туктатырга вакыт. Әйтерсең лә башка вакыйгалар юк. Күпме татар баласы халыкара олимпиадаларда җиңде, нишләп алар турында язылмый? Ни өчен алар герой түгел? Мондый вазгыятьтә бу режиссерны да, лабораторияне дә гаепләргә кирәк түгел. Төп гаеп – шушы мәгълүматларны таратучыларда. Мин Достоевский әсәрләрен бик яратам, шуның өчен мин лаборатория экспертларына ачык сорау бирдем: «Эскиздагы герой Богочеловекмы әллә Человекобог, сценарист үзенең героен кайсы юлга чыгара?»  Кызганыч, миңа җавап бирүче булмады.

Сәясәтче Руслан Айсин фикеренчә, Достоевский актуаль, әмма аның әсәренә сак кагылырга кирәк:

– Җәмгыятьтә җинаятьчеләрне, геройларны фриклаштыру факторы күзәтелә. Бигрәк тә яшьләрдә. Бер яктан бу җәмгыятькә, өлкән буынга карата протест йөзеннән эшләнелә. Буыннар низагы ул һәрвакыт булган, хәзер дә бар. Яшьләрнең тормыш тәҗрибәләре юк, алар бөтен нәрсәне кискен кабул итә. Әйтерсең лә дөнья ак белән карадан гына тора, чынлыкта ул шактый катлаулы. Шуңа күрә бу очракта авыру кешене геройлаштыру дөрес булмас. Чөнки ул кешенең бернинди идеясе юк, ул авырый, аны нәфрәт йөртә. Көнбатышта, театр тирәсендә андый вакыйгаларны хайплаштыру бар. Миңа калса, бу очракта әлеге исемне куллану – үзе җинаять. Болай да җәмгыять катлаулы, чирләр бик күп. Классиканы да нишләптер бозалар. Достоевский бит – бик тирән, Россиягә генә түгел, Көнбатыш, Көнчыгыш цивилизациясенә дә йогынты ясаган язучы. Джордж  Буш администрациясендә госсекретарь булып эшләгән Кондолиза Райс, Россия белән кызыксынуым Достоевскийдан башланды дип әйткән.  Достоевский фикерләре хәзер дә актуаль. Әйтик ул, Алла юк икән, бөтен нәрсәгә юл ачыла, дип әйтә. Җинаятькә дә, хәрәмләшүгә дә, башкага да. Ул әхлак, нәсыйхәт юлын алып бара. Шуңа күрә аның әсәрләрен тирәнтен өйрәнеп, бик сак якын килергә кирәк. Достоевскийның тагын бер фикерен истән чыгармыйк: бер генә нәрсә дә бала күз яше белән тиңләшә алмый. Ә монда баланың күз яше генә түгел, җаннары кыелды. Достоевскийны бу әйбергә кушу – минемчә зур ахмаклык. Әлбәттә, җәмгыять сау булса, андый әйберләр, хәтта бу фаҗига дә, мондый спектакль дә, аны караучы тамашачы да булмас иде.

Санкт-Петербург театр журналы әлеге остаханә турында язма урнаштырды. Театр белгече Наталья Скороход постановкага уңай бәя бирә. Әмма 175 нче гимназия фаҗигасен кичерүчеләргә интернетта булсынмы ул, башка җирдәме – әлеге исемне ишетү тирән яра сала. 175 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Мостафина әнә шул фикердә:

– Аның исеме нишләптер гел телдән төшми. Бик авыр хәл бу, бик авыр. Бигрәк тә театрда файдаланылуы… 14 августта «Гаилә» мәчетендә вафат булган укытучылар, укучылар хөрмәтенә корбан ашы уздырылды. Каршымда баласын югалткан өч әни утырды. Аз гына читтәрәк  егетләрнең әниләре… Бер генә мизгелгә дә күз яшьләре туктап тормады. Фаҗига яңадан күңел аша үтте. Әле һаман берничек тә тынычландырып булмый, сүзләр табып булмый… Аны геройлаштыру, акча җыюларны кабул итеп булмый. Җәмгыять чирле дигән сүз инде бу. Менә шуңа күрә, гомерләр бирелгән булса, мәктәпкә чыгарга, шул балаларга терәк булырга телим әле. Аларны ничек тә яклыйсы килә.

Баласы 175 нче гимназиядә укыган юрист Гөлназ Миньязова да, бу – җәмгыятьнең чирле булуына дәлил, дип саный:

– Спектакль турында берни әйтә алмыйм. Фаҗигане кичерүгә килгәндә, әлбәттә балаларын югалткан әти-әниләр кызганыч. Иң авыр хәсрәт – газиз балаңны җир куенына салу. Аллам сакласын! Мин дә бик курыктым. Яшәү белән үлем янәшә генә. Бүген болай, иртәгә тормышың ничек буласын беркем белми. Сындырырлык кайгы бу. Рух ныклыгы телим әти-әниләргә. Бу адымга барган кеше үз тормышын харап итте. Юкса бит ул бер көндә җинаятьчегә әйләнмәгән. Нигә аның эче тулы нәфрәт? Нигә шундый авыр диагнозлы баланы әти-әниләре карамаган. Чыдый алмаслык баш авыртулары кичергән ул. Минем кызымның башлангыч сыйныф класс җитәкчесе аны да укыткан. Фотоларын да күрдем. Сабый, нарасый, кечкенә генә малай. Нигә үскәч монстрга әйләнгән ул? Ул да бит шушы җәмгыятьтә яши. Герой тугел ул. Ул бу коточкыч гамәл белән җәмгытьнең чирле, авыру булганлыгын күрсәтте.

Татарстан Хөкүмәте Роскомнадзорга, массакүләм мәгълүмат чараларына «Казан атучысы» турында язуны тыюны сорап, мөрәҗәгать юллаган. Бу хакта республика Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары, Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент башлыгы Александр Терентьев хәбәр итте:

– Теманы кирәгеннән артык куерталар кебек. Бу хакта мәгълүмат таратуны туктатырга кирәк. Аңа иярүчеләр булмасын өчен шулай эшләү зарур, – диде ул һәм фанат төркемнәренең күп булуы турында да искәртте.

Гөлинә Гыймадова

Фото: Данила Егоров / Коммерсантъ

 


Кемнән герой ясыйбыз?” язмасына фикерләр

  1. Бу жинаятьне кылган КЕШЕ ин башлап узе никадэрле кешене рэнжеткэнен анлап, узеннен язмышын жимергэненэ укенеп,башкаларгамонндый жинаятьлэр кылмаска угет, кинэш бирсэ, узеннен жинаяте белэн жэзаланучысынын язмышын,гомерен юкка чыгырып,анын хэм узеннен якыннарына Жан ярасы салганын анласа иде.Бу хэллэрне ни кадэрле ачы, выр икэнен курсэтеп анлатырга кирэктер.

Җавап Отменить ответ