Актанышта узган август киңәшмәсе ниләр белән истә калды?

Милли мәгариф өчен сөенечле яңалык бар: киләсе елдан татар теле һәм әдәбияты мәҗбүри фәннәр исемлегенә кертелә. Бу хакта мәгариф хезмәткәрләренең Актанышта узган август киңәшмәсендә билгеле булды. Шунда ук мәктәпләрдә иминлекне арттыру, уку сыйфатын яхшырту юлларын эзләделәр. Күпертелгән билгеләр, укырга йөрмәгән студентлар хакында да сүз булды. 

«Мондый мәктәпләрне күргән юк иде әле»  

Татарстанда мәгарифкә җитди игътибар бирелүне август киңәшмәсендә Президент белән бергә Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев катнашу да раслый.

Җыелышка кадәр алар күптелле «Адымнар» гимназия-интернатын ачу тантанасында катнашты.

– Биш ай эчендә мондый бинаны төзү – зур батырлык. Актаныш гөрләп торсын, районга зур өметләр баглыйбыз, – диде Президент Рөстәм Миңнеханов.

Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев әйтүенчә, читтән килеп караганда, районның эшләре бик яхшы күренә. «Тагын да алга барырга! Башлап җибәргәндә, жиңел булмый ул, аннан җиңеләя. Мондый мәктәпләр илдә беренче мәртәбә төзелә», – диде ул. Билгеле булганча, моңа кадәр «Адымнар»  белем йортлары Казанда һәм Алабугада ачылды. Актанышта – дүртенчесе. Алдагы елларда бу эш дәвам итәчәк.

«Күп илләрдә мондый мәктәпләр сирәк. Чит илләрдә күрдем, тик алар җиһазландыру ягыннан күпкә аерыла. Өстәвенә, түләүле һәм шәһәрләрдә урнашкан. Авыл балалары өчен бик шәп бүләк бу», – диде Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев. Район башлыгы, мәктәп һәм укытуның ни икәнен яхшы белгән Энгель Фәттахов та шул фикердә. «Мондый бүләк өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт. Актаныш – динен, мәдәниятен, телен саклаучы районнарның берсе. Татар дөньясына шәхесләрне Актаныш бирмәсә, тагын кем бирер?» – диде ул тантанада.

Быел республикада яңа 7 мәктәп ачылачак. Бу – 7 мең укучы дигән сүз. Соңгы ун елда барлыгы 72 мәктәп төзелгән. Дөрес, әле бу гына җитми. Бер сыйныфта 35–36 укучы белем алган мәктәпләр дә бар. Кайбер балаларга ерак мәктәпкә барып укырга туры килә. Кыскасы, бу эшне дәвам итәсе әле. Моннан тыш, капиталь ремонт программасы буенча 860 мәктәп һәм 470 бакча төзекләндерелгән. Авыл мәктәпләре дигәннән, «Үсеш ноктасы» программасы нигезендә 139 мәктәптә төрле фән кабинетлары яңартылды, шахмат зоналары булдырылды. Быел физика, химия, биология фәннәре буенча матди-техник якны ныгытырга җыеналар. Авыл мәктәпләрендә барлыгы 79 мең бала укый.

40 укучы аттестатсыз калган

Белем алу өчен шартлар начар түгел. Шуңа күрә начар уку гөнаһ булыр иде. Татарстан укучыларының Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре илкүләм уртача күрсәткечләрдән югарырак. Республикада  йөз баллык 256 нәтиҗә бар. Бу күрсәткеч буенча Татарстан иң яхшы биш төбәк арасына кертелгән. Тик менә 40 укучы аттестатсыз калган. Медаль алучылар саны да арткан, алар чыгарылыш укучыларының 15 процентын тәшкил итә. Шул ук вакытта медальгә өметләнүчеләр арасында белемнәрен акламаучы егет-кызлар да бар. Әйтик, Мөслим районында андыйлар – 21, Буада – 15, Кайбычта – 12,5, Сарманда – 11,8 процент. Бу уңайдан Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укучыларның казанышларын гадел бәяләргә, билгеләрне арттырып күрсәтмәскә кушты. Сыйфат рейтингы буенча Татарстан 22 урынны били.

Актанышта узган утырышының төп яңалыкларыннан берсе татар телен укыту мәсьәләсенә кагыла. Бу уңайдан үзгәрешләр бар. 2022 елның 1 сентябреннән яңартылган башлангыч һәм төп белем бирү стандартлары гамәлгә керә. Дәүләт теле буларак татар теле укыту планының мәҗбүри өлешендә урын алачак. «Татар теле һәм әдәбияты буенча программалар федераль исемлеккә кертелгән. Татарстан Фәннәр академиясе, Мәгарифне үстерү институты белән берлектә татар теле һәм әдәбиятыннан яңа буын дәреслекләр эшләнде. Туган телне электрон укыту системасына кертү максатыннан «СберКласс» платформасында төбәк контенты эшләнә. Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән милли уку йортлары өчен грант системасы гамәлгә куелды», – дип сөйләде министр Илсур Һадиуллин.

Президент Рөстәм Миңнеханов исә район җитәкчеләренә туган телләрдә укыту һәм тәрбия бирүне контрольдә тотарга кушты. «Татарстан халыклары телләре турындагы закон нигезендә дәүләт телләрен тигез дәрәҗәдә куллануны тәэмин итүегезне сорыйм. Мәктәпкәчә белем бирүгә аерым игътибар итеп, туган телләрдә белем һәм тәрбия бирүне оештыру мәсьәләсен шәхси контрольдә тотарга кирәк», – диде ул. Мәгариф һәм фән министрлыгына исә федераль үзәк белән эшне дәвам иттерергә, шулай ук туган телдә яңа дәреслекләр эшләү һәм гамәлгә кертү эшен көчәйтергә, тәрҗемә ителгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү эшен оештырырга кирәк булачак.

Район башлыкларына министр да мөрәҗәгать итте. Казанда 175 нче гимназиядә булган фаҗига психолог-педагог хезмәтләрен көчәйтергә кирәклеген күрсәтте. Бүген шундый 25 хезмәт эшли. «Район башлыклары, сездән әлеге үзәкләрнең матди ягын тәэмин итүне сорыйм», – диде Илсур Һадиуллин. 2021 елның 1 сентябреннән һәр уку йортында тәрбия буенча программма эшләнергә тиеш.

Иминлеккә – 457 миллион

Президент үз чыгышында сүзне бакчалардан башлады. Төп бурыч – сабыйларны урыннар белән тәэмин итү. Моның буенча эш бара, быел 17 бакча төзелә. Мәктәпләрдә сыйфатлы белем бирүнең мөһимлеген ассызыклады. «Безнең 90 мәктәп халыкара дәрәҗәдә, уртачалары да, түбәннәре дә бар. Медальләрне акламау буенча проблемаларны да хәл итәргә кирәк. Андый укучылар 1–2 булырга мөмкин, әмма быелгы кадәр түгел. Белем сыйфаты мәсьәләсендә мәктәп директорларын гаепләмим, монда мин һәм иптәш министр гаепле», – диде Президент. Рөстәм Миңнеханов быел 12 мең укытучыга яңа ноутбуклар биреләчәген әйтте. Монысына кул чаптылар. Ә берничә район түрәсенә көллият, техникумнарда исемлектә булып та, чынлыкта укырга йөрмәгән студентлар өчен оялырга туры килде. 7 уку йорты җитәкчесен җавапка тартканнар. Апас, Буа һәм Чүпрәледә исә эштән куганнар.

Утырышта  иминлек турында да сүз булды. «Казандагы 175 нче гимназиядәге фаҗига бөтен илгә кайгы булды. Иминлек мәсьәләсенә өстенлек биреләчәк. Балалар саны буенча беренче һәм икенче категориягә кергән мәктәпләрдә иминлекне арттыру өчен бюджеттан 457 миллион сум акча тоту турында карар кылдык. Соңрак өченче категориягә дә чират җитәчәк. Балалары укуда чакта әти-әниләрнең күңеле тыныч булырга тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент укытучыларга әти-әниләр белән ныграк эшләргә киңәш итте. Җыелыш уздыру гына җитми. «Әти-әниләр үз баласы өчен җаваплы булырга тиеш. Казанда булган фаҗигане искә алыйк. Әти-әниләреннән бернинди хәбәр дә килмәгән бит. Килсә, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булыр иде. Шуңа күрә әти-әниләр дә безнең белән бергә балалары өчен җаваплы», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент Актанышка БДИда 200 балл җыйган укучылар белән дә очрашты. «Без сезнең белән бик горурланабыз. Сезне Олимпия чемпионнары белән чагыштырырга мөмкин. Сез – яшьләребез өчен чын үрнәк, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Киләчәктә барысы да сездән тора. Сез уку йортын Татарстаннан яки Россиянең башка шәһәреннән сайлый аласыз. Без, үз чиратыбызда, сезнең белән элемтәдә торырга телибез. Әгәр киләчәктә Татарстанга кайтырга уйласагыз, без моңа шат кына булачакбыз».

Сәрия Мифтахова

Фото: president.tatarstan.ru


Фикер өстәү