«Теге вакытта шулай булса, бүген болай килеп чыгар иде»: ни сәбәпле СССР таралды?

Август ае Россиядә ни өчендер сәяси вакыйгаларга һәрчак бай. ГКЧП дип аталган өч көнлек фетнә дә шул айда яралды. Бу атнада аның тууына һәм җиңелүенә 30 ел тулды. 1991 елның август азагындагы ул көннәрен яхшы хәтерлим әле. Телевизорда көн буе диярлек барган «Аккош күле» балетын гына түгел. Илдә гадәттән тыш хәл керткән, гамәлдәге Илбашын авыру дип белдергән бер төркем югары җитәкчеләр оештырган пресс-конференцияне дә. Аеруча истә калганы – үзен СССР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы дип игълан иткән Геннадий Янаевның еш-еш борын тартып, аның саен кулъяулыгыннан файдалануы һәм барыннан да бигрәк яңа «Президент»ның калтыраган куллары. Путч тарихка шул сурәттә кереп калды да: «Калтыравык куллар фетнәсе».

Пресс-конференциядә түнтәрелешнең башында торган кеше, аны оештыручы – КГБ рәисе Крючков та, бу эшләрдә аның белән теләктәш оборона министры Дмитрий Язов, илнең ул вакыттагы Премьер-министры Валентин Павлов та катнашмадылар. Кулларында чикләнмәгән власть булган ул өчәве журналистлар алдында җавап тотуны артык эшкә санадымы, әллә инде баштан ук үзләре керешкәнгә ышанып җитмәдеме, хәзер белү авыр. Илдә барган демократик процессларны моннан нәкъ өч дистә ел элек кирегә борырга алынган Комитетны тәшкил иткән сигез затның сигезе дә бакыйлыкта бүген.

Комитет үз алдына куйган бурыч таралып барган илне тулы составта җыярга тырышу, элекке калыпта саклау иде. Союздаш республикаларның берсен дә калдырмый яңадан СССРга кайтару. Шул исәптән әле язын гына үзләренең бәйсезлеген игълан иткән Балтыйк буе илләре Литва, Эстония һәм Латвияне дә. Империянең таралып баруында комитетчылар алгарыш, прогресс түгел, киресенчә, фаҗига күрде. Территориаль зурлык, аның аша чагылган бөеклек, ярты дөньяга йогынтылы, башкаларны дер калтыраткан сверхдержавачылык – СССР җитәкчелегенең бер өлеше бу сыйфатлардан баш тартырга һич тә җыенмый иде. Алар ашыкты. Чөнки тиздән яңа Союз Килешүенә кул куелуга юл ачылачак – 20 августта яңартылган Берлеккә РСФСР, Казахстан һәм Үзбәкстан керәчәк, соңрак бу процесска башкалар да кушылачак иде.

Белүебезчә, 1991 елның июль – август айларында Мәскәү янындагы Яңа Огаревода Союзны яңарту – Суверен Дәүләтләр Берлеге төзү буенча сөйләшүләр барды. Анда Татарстан делегациясе дә катнашты. Яңартылган союзга элекке унбиш республиканың тугызы (кайбер чыганаклар буенча – унбере) керергә тиеш иде. Нинди статуста дигәндә – киңәйтелгән, иркен сулыш алырлык ителгән федерация (аны хәтта ки конфедерация дип тә атап булгандыр) шартларында. Союз Килешүенең газеталарда басылып чыккан соңгы редакциясендә: «Берләшмәгә кергән дәүләтләр тулы канлы сәяси суверенитетка ия, алар үз дәүләт төзелешен, хакимият һәм идарә органнарын үзләре билгели», – дип язылган иде. Ягъни яңа Союзга кергән дәүләтләргә уртак валюта, уртак Кораллы көчләрдән, һәм ихтимал, тышкы сәясәттән башка мәсьәләләрдә тулы ирек һәм үзбилгеләнеш бирелә. Балтыйк буе республикалары, Молдова, Әрмәнстан белән Грузия Союзга керергә теләми икән, бигайбә, аларны беркем дә, көч кулланып, элекке СССР чикләрендә тотмый – яңа Берлекнең ирекле, ихтыяри шартларда төзеләчәге дә мәгълүм иде.

Огареводагы сөйләшүләрдә бердәнбер элекке автономия – Татарстан делегациясе катнашуның максаты, мәгълүм ки, республиканың статусын күтәрү, киләчәген билгеләү иде. ГКЧП тумый калып, Союз яңартылган очракта, миңа калса, ике вариант мөмкин булгандыр. Беренчесе – идеаль очрак. Республикабыз җитәкчеләре союздаш республикалар лидерлары белән бергә яңа Килешүгә кул куя. Мондый хәл тормышка ашканда, Татарстан – чын һәм ирекле федерациянең тулы хокуклы әгъзасы. Союзга уртак армия, дипломатик корпус, башка шуның ишене тоту өчен генә үз өлешен түләп торган, үз прокуратурасы, суды, мәгарифе, салым системасы, бик күп башка реаль дәүләт атрибутлары булган суверен ил. Әйтергә кирәк, республика, милләт чәчәк атсын өчен гомердә күрелмәгән шартлар.

  Берлеккә керә алмаган, Россия составында калган тәкъдирдә исә без янә дә тулысы белән Мәскәү сәясәтенә бәйле кала идек. Шулай да Суверен Дәүләтләр Берлегендә торган Россиянең авторитар юлга басу ихтималын фаразлау кыен. Республиканың туксанынчы еллардагы киң вәкаләтләре: милли мәгарифтән башлап, бер каналлы салым системасына кадәр, күп нәрсәләр, ихтимал, андый очракта да исән калыр, сакланыр иде. Тик тарихта «Теге вакытта шулай булса, бүген болай килеп чыгар иде», – дию юк. Кем әйтмешли, буласы булган, туйлар узган, туннар тузган. ГКЧП оешу, аның аркасында конфедерация элементлары булган яңа федератив дәүләт ярала алмау татарның бәхетен арттырмады, киметте генә…

  Составында оборона, эчке эшләр министрлары, КГБ җитәкчесе, Премьер-министр торган Комитет ни сәбәпле үз дигәненә ирешә алмады соң? Ник ул барлы-юклы өч тәүлек эчендә җиңелде? Бит Язов 19 август иртәсендә үк Мәскәүгә дүрт меңләп солдат һәм офицер, өч йөздән артык танк, бронетранспортер кертә. Кремль, Хөкүмәт йорты, Останкино телеүзәге блокадага алына. Шуңа да карамастан, путч җиңелә. Моның сәбәбе халыкның ул чордагы гражданлык аңына, активлыгына барып тоташа. Ил сиксәненче еллар азагында ук демократик юлга кергән, ирек-хөрлекнең тәмен татыган, халык күпьеллык куркудан арына башлаган иде. Ул хәтта танклардан да курыкмады. Гомумән, утыз ел элек булган ул вакыйгаларны Россия өчен уникаль дип бәяләп буладыр. Чөнки тарихны бору, аңа кирәкле юнәлеш бирүне элита түгел, гади халык башкарып чыкты. 19 августта ук халык урам, мәйданнарны тутыра башлый. Ак йорт дип аталган Хөкүмәт йортында фетнәгә каршылык штабы оештырыла. Аны әле берничә ай элек кенә Россия Президенты итеп сайланган Борис Ельцин җитәкли. Ельцин төрле башкарма органнарны үз карамагына күчерүче указлар чыгара, югары чиновниклар, министрларны үз ягына аударуга ирешә. Ә инде путчистларның Ак йортны штурмларга ниятләве беленгәч, аның тирәсенә 150 меңгә якын мәскәүле җыела. Алар баррикадалар төзи, бинаны тере боҗра белән урап ала. Штурм башлап, шул хәтле халыкның канын коярга комитетчыларның йөрәге җитми – фетнә тәмамлана. Гражданлык аңы, бердәмлек Россияне коммунистик реванштан шул рәвешле саклап кала.

Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү