Арчада Әдәби Сабан туе узачак

Сабантуйлары сезонын ябып өлгергән идегезме инде? Әдәбиятчеләр — юк әле. 27 августта очрашып, рәхәтләнеп күңел ачарга уйлый алар. Файдасы белән рәхәтен берләштереп, билгеле. Ә очрашу урыны — Арча шәһәре.

— Сабантуеның төп бәйгесе — әдәби көрәш. Ул бер атна дәвамында онлайн форматта үткәрелде. Бәйгедә иллегә якын кеше көч сынашты. Алар арасыннан сайлап алынган 24 финалчы Сабан туе мәйданында уз осталыкларын күрсәтәчәк, — дип сөйләде #Әдәбимарафон проектының идея авторы һәм җитәкчесе Раил Гатауллин.

Әдәби сабантуе Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан язучылар берлеге тарафыннан, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә. Татарстан Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов сүзләренчә, әдәби Сабан туе — күңелле бәйрәм генә түгел, ә яшь буынга әдәбиятны таныту мөмкинлеге дә.

Программа:

10.00 — 10.30 Ачылу тантанасы.
10.30-12.00 #Әдәбимарафон һәм #Авылымгүзәллеге финалистларын бүләкләү тантанасы.
12.00-15.00 Әдәби көрәш
13:00-14:00 — #сәламәтиртә финалистларының финал йөгерүе оештырыла, аларны бүләкләү өчен «Татнефть» хәйрия вәкилләре, TP Спорт министрлыгы җитәкчелеге чакырулы.
15:00-19:00 — ерактан килгән кунаклар өчен Арча районы музейларына (Кушлавыч һәм Кырлайдагы Габдулла Тукай музейларына, Гөберчәктәге Мөхәммәт Мәһдиев музеена, Арчадагы Казан арты һәм Әлифба музейларына) экскурсия каралган.


Фикер өстәү