Казан Кирмәне музей-тыюлыгы туристлар өчен ачык булачак

Милли ризык, киемнәр, күргәзмәләр. Казан Кирмәне музей-тыюлыгын кунаклар өчен тагын да ачыграк итәргә телиләр. Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Казан Кирмәне территориясен төзекләндерүгә бәйле кайбер мәгълүмат белән бүлеште.

–  Президент бу киңлекне мөмкин кадәр ачык итеп күрә. Биредә милли аш-су, татар костюмнары, музей күргәзмәләре белән танышырга мөмкин булачак. Бу Татарстан тарихы турында күбрәк белергә теләгән кешеләр өчен киңлеккә әвереләчәк. Моннан тыш, журналистлар белән эшләү өчен аерым брифинг-зал оештыру да күздә тотыла, – дип сөйләде ул. Аның сүзләренчә, Казан Кирмәне территориясендә төзелеш инде бара. Бу озак вакытны алачак дип искәртәләр.


Фикер өстәү