«Кешеләрнең генә түгел, мал-туарның да хәле бик яман»

Телевизорны кабызсаң да, социаль челтәрләргә күз салсаң да, кайсы гына мәгълүмат чарасын карасаң да, күбесендә бүген эсселек – актуаль тема. Шәһәрнекеләр дүрт стена арасында һавасызлыктан тилмерә дип кызгансак та, аларның хәле авылдагылардан уңайрак кебек тоела.

Эшен тәмамлап, әлсерәп кайтып керә дә, кондиционерын кабызып, хәл ала әле ул. Ә сала кешесен, эштән кайткач, хуҗалыгында мең дә бер эше көтеп тора. Эссе дип кенә берсен дә читтә калдырып булмый. Шунысы да бар: үзе өчен генә борчылмый сала кешесе. «Без вентиляторлар, кондиционерлар кабызган өйләрдә булса да иркен сулыш алабыз (сүз уңаеннан, район үзәкләрендә дә кондиционерлар, балалар бассейннары бу җәйдә иң үтемле товар булды диләр. – Авт.), мал-туарга бик яман», – ди алар.

Терлекләргә, кош-кортларга, чыннан да, җиңел түгел. Кырдагылары да әлсерәп  кайта, кардадагылары да, телләрен бияләй кадәр асылындырып, хәлдән таеп ята, хәлсезләнеп егылганнары да бар, диләр. Бу эсседән абзарларга качып та котыла алмыйлар. Бигрәк тә дүртәр-бишәр үгез, сыер малы булганнарда хәлләр кызганыч. Парник кебек җылынып, кайнарланып беткән абзарларда өстәвенә чебен мыжлый. Ябышкак ленталар асып кына да котылып булмый үзләреннән. Терлекләрне жәлләп, абзарына вентилятор куючыларны да беләм. Ишек-тәрәзәләрнең барысын ачып атар идең дә, бу эсседә сыерларның мастит, башка авырулар (шулай ук бозауларның да) эләктерүе бик тиз. Ярый әле быел, башка еллардан аермалы буларак, кигәвен аз булды, уракка иртә тотынуның файдасы булды, ахры, мал-туарга әллә ни зыян сала алмый калдылар дип, шөкер итсәң генә инде.

Мал-туарның да, нәкъ кешеләр кебек, эсседә ашауда гаме калмый (көн бераз сүрелгәч кенә исләренә төшә), шул сәбәпле сөтләре дә кими, симертү маллары да шактый «чигенә».

Кош-корт, эт-мәчеләр дә күләгәдән чыкмаска тырыша бу көннәрдә. Этләрне,  жәлләп, хуҗалары коендырса, мәчеләр үзләре чарасын күрә. Беркөн ишегалдына чыксам, мәчебез улактагы кер чайкаганнан калган суга кереп яткан. «Нишләп ятасың монда?» – дигәч, сузып кына, усалрак итеп кычкырып куйды. «Эссе бит», – диюе булды, ахры.

Игенчеләр дә, һава торышына карап, эшләренә үзгәрешләр кертә. Бу көннәрдә бездә хуҗалыкларда көзге чәчүне туктатып торырга булдылар. «Бәрәңгеләр туфракта пешеп бетмәсә ярар инде», – дип кайгырсалар да, әлегә авылда бәрәңге казырга керешүче күренми…

Гөлсинә Хәбибуллина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов, Гөлсинә Хәбибуллина

 


Фикер өстәү