Рөстәм Миңнеханов: «Безнең мәктәпләр барлык заманча таләпләргә туры килергә тиеш»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында “Мәгариф” юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышын әзерләү кысаларында узган семинар-киңәшмәдә катнашты. Чара РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко рәислегендә узды.

Хакимият органнары вәкилләре, экспертлар һәм иҗтимагый оешмалар әгъзалары төбәкләрдә гомуми белем үсеше турында фикер алышты. Катнашучылар уку йортларын капиталь ремонтлау һәм мәктәп азык-төлек блокларын яңарту мәсьәләләрен дә карады. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне сыйфатлы итеп оештыру өчен азык-төлек блоклары инфраструктурасын яңарту буенча уртак проект эшләргә кирәк.

Шулай ук ТР Президенты спорт базасын үстерүгә һәм мәктәп территорияләрен төзекләндерүгә аерым игътибар бирергә тәкъдим итте. «Барлык хезмәттәшләребезнең теләге – спорт мәйданчыклары, мәктәп ишегалды һәм аның янәшәсендәге территорияләр сыйфатлы итеп төзекләндерелгән булсын. Бу мәсьәләләрне комплекслы хәл итәргә кирәк. Безнең мәктәпләр барлык заманча таләпләргә туры килергә тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Семинар-киңәшмә йомгаклары буенча РФ Дәүләт Советына тәкъдимнәр әзерләнәчәк.


Фикер өстәү