Дилфин, Рисун, Фәнә, Глүс: сәер исемле кешеләр читенсенеп яшәмиме?

Сабада Сүнмәс, Мөслимдә Моряк, Дилфин, Актанышта Рисун, Фәнә, Глүс, Силина, Казанда Планет, Париж дигән кешеләр яши. Кызык, гадәти булмаган исемнәр холыкка тәэсир итәме? Андыйларга гомер буе башкалардан читенсенеп яшәргә туры килмиме? Исем сайлаганда, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

Миңа кушамат тагасы булмады…

Мөслим районында гадәти булмаган исемнәрне еш очратырга мөмкин. Феликс, Ленс, Райвел, Айвел, Раббани, Диктат, Саян, Рудик, Дилфин…

– Районда ике Диктат бар иде. Берсе Чаллыда мәктәптә укытучы булып эшләде, хәзер мәрхүм инде. Районны төзекләндерүгә зур өлеш кертте. Икенчесе полициядә хезмәт итә. Элек коммунистлар вакытында күбрәк үзенчәлекле исемнәр кушарга тырышканнар. Әмма бүген мин моны хупламыйм. Мөселманча матур исемнәр дә күп бит, – ди Мөслим туган як музее директоры Назилә Бәдертдинова.

Моряк Йосыпов бүген лаеклы ялда. Ул – районның Иҗтимагый советын җитәкләгән, республиканың атказанган укытучысы.

– Кешедә булмаган исемнәр азмы-күпме кызыклы хәлләр тудыра инде, моның өчен гаҗәпләнергә кирәкми. Моряк исемен әнинең дусты тәкъдим иткән. Егете сугышка киткән җиреннән кабат әйләнеп кайтмаган. 1948 елда мин туганмын. Диңгезче егете истәлегенә, Моряк дип кушыйк әле, дип әнине үгетләгән. Әни моның өчен беркайчан да үкенмәгән. Кечкенә вакытта үртәштерәләр иде. Без үскәндә һәрбер баланың кушаматы бар иде. Миңа тагып тормадылар, исемем берүк вакытта кушамат та булды, – ди Моряк Йосыпов. – Армиягә китәр вакыт җитте. Военкоматта анкета тутыручы капитан исемемне ике тапкыр кабатлап сорады. Өченчесендә, мин сезнең кайда хезмәт итәргә теләвегезне сорамыйм бит, диде. Аннан аңлаттым инде. Күзлек кигәч, флотка язмады. Төрле вазыйфалар башкарырга туры килде. Мараттыр яки Маряктыр дип исемемне төрлечә әйләндереп караучылар да булды. Алабугада 12 ел хакимияттә эшләдем. Шунда Мидхәт хәзрәт яныма килеп: «Фамилиягез дә, әтиегезнең исеме дә дингә туры килә. Исемегезне алыштырыйк әле», – ди. Мин каршы түгел, әмма бер шартым бар. Әти кушкан исем бу, ул мәрхүм инде. Башта аннан рөхсәт сорап кайтсагыз, каршы килмәм, дидем. Булды, аңладым, диде. Үз исемем миңа укыганда да, армиядә дә комачауламады.

Моряк абый әйтүенчә, гадәти булмаган исемнәр хәзер модадан чыкты. Элек революция шаукымы белән ул-кызларына ят исемнәр кушканнар. «Күрше авылда берәүнең улы – Рево, кызыныкы Люция иде. Икесенекен кушкач, революция чыга бит. Тукай районында колхоз рәисе Трактор, Чаллы якларында җитәкче булган Термус (аны татарчалаштырып Термос дип йөрттеләр) бар иде. Спартак белән бергә эшләдек, энесе Карл иде. Туган авылым Октябрь авылында күршедә Лютпик белән абыйсы Гегель яшәде. Хәзерге вакытта үзенчәлекле исемнәрне хупламыйм. Бик матур татар исемнәре бар, борынгы исемнәрне кайтарсак та начар булмас иде. Нәсимә, Хәлимә, Галим, Мансур… Кызларга Сөмбел, Гөлназ куштык», – диде ул.

Кешенең үзенә ошасын…

Сабада яшәүче Сүнмәс Мәрданов үз исемен, якты, энергия бирүче, дип саный.

– Миңа әтинең дусты истәлегенә Сүнмәс дип кушканнар. Ул бик әйбәт кеше булган, Сабага кунакка кайтып йөргән. Аның гомере юл һәлакәтендә өзелгән. Казан зиратына каберен эзләп барган идем, тик тапмадым, – ди Сүнмәс. – Башлангыч сыйныфларда укыганда, исемемнән читенсенә идем. Хәзер дә, бу синең кушаматмы соң, дип сорыйлар. Әле бер танышым Үлмәс дигән кешене очраткан да, ә безнең Сабада Сүнмәс яши, дигән.

Үзенчәлекле исемнәр Актанышта еш очрый. Силина районда берәү генә. Цилина исемле кеше дә бар икән. Силина Мәрдановага исемне әтисе кушкан.

– Без гаиләдә бишәү… Светлана, Сирина, Силина, Илшат, Илфак. Апалар исеменә якынрак итеп, Силина дип кушканнар. Кечкенә чакта да үртәүчеләр булмады, киресенчә, Силикәй дип яратып дәшәләр иде. Кайчак исемне бутап, Сиринә дип тә әйткәлиләр. Үз исемем бик ошый, – ди Силина Мәрданова.

Рисун Хәйдәровка исемен мәрхүмә әбисе кушкан.

– Авылда Рисун дигән кеше булган. Бу исемне мин шуның хөрмәтенә йөртәм. Калмаш авылында тудым, бүген гаиләм белән Актанышта яшибез. Исемне үзгәртү теләгем булмады. Беркайчан да үчекләмәделәр, барысы да кешенең үзеннән тора. Улларыбызга Рөстәм, Рәзил дип куштык. Иң мөһиме – кешең үзенә ошасын. Бер дә ошамаса, аны дин буенча алыштырып та була. Кемнең нәрсәгә ушы китә бит? Минем, мәсәлән, Нурбәк дигән исемне ишеткән юк иде. Яңа исемнәр күп инде алар, – диде Рисун Хәйдәров.

Сәер исем кушарга ярыймы?

Рөстәм Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы:

– Сәер исемнәр кушарга ярамый. Аларның мәгънәсе начар. Дин буенча хәерле исемнәр кушарга кирәк. Татар халкында матур милли исемнәр күп бит. Исем эзләгәндә, иң беренче булып, әби-бабайларыгыз, нәселегезне карагыз. Алар арасында күркәм исемнәр бардыр, бәлкем. Еш кына, балага әби-бабайның исемен кушарга ярыймы, дип сорыйлар. Әгәр ул мәгънәле икән, әлбәттә, ярый. Соңгы вакытта Европадан төрле исемнәр керә. Әйтик, Клеопатра. Бүген яки иртәгә бу исемнең модасы булыр анысы. Ләкин 10–20 елдан соң, бала үскәч, нишләп миңа сәер исем куштыгыз, дип аны алыштырырга мәҗбүр булачак. Дини исемнәр алар – мәңгелек. Нинди генә заман килсә дә, алар һәрвакыт актуаль. Безгә исемен үзгәртергә теләүче кешеләр көн саен килә. Исемнәреннән оялалар чөнки. Әминә, Фатыйма дип йөргән абыстайларның паспортта исемнәре бөтенләй башкача.

Миләүшә Вәлиева, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре, кеше исемнәрен өйрәнүче галимә:

– Мин үзем хатын-кыз исемнәрен өйрәндем. Метрикә кенәгәләрен карасаң, элек әби-бабайлар мәгънәле исемнәр бирергә тырышкан. Кызларга гөл, матурлык, ай, кояш йолдызларга бәйлеләре еш кушылган. Сәламәт булсын дип кызларны Сәламәтбикә дип атаганнар. Нәсел тамгаларына бәйлеләре дә очрый. Монда хайван-кош исемнәренә дә тап буласың. Газәлия, Боланбикә, Җофарсылу.

Ирләргә көчле, ныклы рухлы булсын өчен Минтимер, Арыслан кебек исемнәр биргәннәр. Куркыныч исемнәр кушсаң, ул баланы чир алмый, начар гадәтләргә бирешми дигән ышану булган. Шуңа күрә кайвакыт ямьсез исемнәр дә кушылган. Дини бәйрәмнәрдә туган сабыйлар Корбанбикә, Мәүлет һәм башка исемнәрне йөрткән. Гайшә, Фатыйма да дингә бәйле. Хәзер сериалларга бәйле исемнәр кушу күзәтелә. Исем җисемгә туры килсен дигән нәрсә бар. Ул язмышка да тәэсир итә дип ышана халык. Мәгънәсез исемнәрнең тискәре йогынтысы бар. Татарда исемнәрнең язмышка тәэсире тулысынча өйрәнеп бетмәгән әле. Без күбрәк килеп чыгышын, төзелеш-ясалышын өйрәнәбез. Татарларда мәрхүм әби-бабайлар, әти-әниләре исемнәрен кушу хупланмый. Һәр исемнең энергетикасы бар. Гомумән, төрки халыклар элек-электән исемгә олы мәгънә салган, исем аша балага үз теләкләрен, өмет-хыялларын житкерергә тырышкан. Бүген дә балаларыбызга мәгънәле, матур исемнәр бирсәк иде. Исем авазлар тезмәсе генә булып калмасын, күркәм, мәгънәле булсын иде. Кеше аны гомер буе йөртә бит.

Сәрия Мифтахова

Фото: tatcultresurs.ru

 


Фикер өстәү