Бәйрәм кәефе бозылмасын өчен истә тотарга кирәкле КИҢӘШЛӘР

Якын арада республикада бер-бер артлы мөһим чаралар узачак. Татарстан Республикасы көне белән белем бәйрәменнән тыш, Казанда Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең тәүге Уеннары һәм “Россия – спорт державасы” IX халыкара форумы үтәчәк. Кагыйдә буларак, бу чорда куркынычсызлык кагыйдәләренә дә зур игътибар бирү сорала.

Торак һәм милекне саклагыз!

Күпләр бәйрәмнәрне шәһәрдән читтә каршыларга ярата. Бу исә кешенең торак һәм милке өчен дә куркыныч тудыра. Ник дигәндә, фатир караклары нәкъ менә шушы чорда аеруча активлаша. Шуңа күрә йорт яки фатирыгызны озак вакытка калдырып китәргә туры килсә, яхшы бик куярга тырышыгыз. Күрше-тирәгездән дә фатирыгызга күз-колак булуларын сорагыз.

Сәламәтлегегезне саклагыз!

Кеше аз булган урыннарда ялгыз гына йөрергә тырышмагыз. Парклар, буш машина кую урыннары, спорт мәйданчыклары аша юлны кыскартырга тырышу бик аяныч тәмамланырга мөмкин. Бигрәк тә кичке якта ялгыз йөрүдән сакланыгыз. Караклар һөҗүм итә калса, мөмкин кадәр күбрәк тавыш чыгарыгыз.

Балаларны саклагыз!

Бәйрәм көннәрендә еш кына балаларга игътибар җитеп бетмәскә мөмкин. Бу – зур хата. Балаларга өйгә теләсә-кемне кертергә, чит-ят кешеләр белән аралашырга, алардан нәрсәдер алырга ярамаганлыкны яхшылап аңлатыгыз. Балагызга “әти-әниең кушты, әти-әниең җибәрде” ише сүзләр белән килеп эндәшкән кеше яныннан тиз арада качарга кирәклеген дә сеңдерегез. Яшүсмерләр исә өйдән чыгып киткәндә ата-анага кая киткәнен әйтергә кирәклеген, таныш булмаган кешеләр блән аралашырга ярамавын, кайтырга чыкканда бу хакта шалтыратып хәбәр итәргә кирәклеген белеп торсын. Балага юл йөрү кагыйдәләрен дә яхшылап аңлату зарур.

Юлларда сак йөрегез!

Машина йөртүчеләргә юлда йөргәндә, җәяүле юлы, белем бирү, мәдәният оешмаларына якынлашканда аеруча игътибарлы булу сорала. Тимер атны иярләгәндә куркынычсызлык каешын да эләктерергә онытмагыз. Баланы машинад ялгызын калдырмагыз! Машинада каракларның күзе төшәрлек әйберләр калдырмагыз.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы җинаять шаһиты булган, закон бозу очракларына юлыккан кешеләрдән 02, 102, 291-20-02 номерлары буенча шалтыратып хәбәр итүләрен сорый.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү