Татарстанда бер гаиләдә тугызынчы балалары туган

Мамадыш районында яшәүче Костиннар гаиләсендә тугызынчы балалары — уллары Тимофей туган. Бишенче дистәне ваклаучы Марина Костина тугызынчы көмәнен дә яхшы гына кичергән. Хәзер аларның гаиләләрендә 5 малай һәм 4 кыз. Бу хакта Нократ хәбәр итте.

Егор белән Марина 23 ел элек кавышкан. Аларны уртак танышлары таныштырган булган. Гаилә башлыгы үзе күп балалы гаиләдә үскән. Хәзерге вакытта ул эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Шулай ук райондагы «Әтиләр клубы» әгъзасы булып тора, буш вакытында башка балалар турында да кайгырта.

Костиннар гиаиләсендәге иң зур балага — 22 яшь, ә кечкенәсенә — 3 яшь булган. Шулай ук гаиләдә бер тәрбиягә алынган бала да бар. Моңа кадәр Костиннар балалар йортыннан өч бала алып тәрбияләп, олы тормыш юлына бастырган булган.

Фото: Илнур Юнысов


Фикер өстәү