«ВТ» журналисты Татарстанның танылган туристик маршрутлары буйлап йөреп кайтты: кайда ничек ял итәргә була?

Август башына планлаштырылган ике атна ялымны Россиянең төньяк каласы – Санкт-Петербургта уздырырга хыялланып йөри идем. Ләкин сәгате сукмаган булып чыкты – Татарстаныңдагы гүзәллекләрне күреп бетер әле башта, диделәр күк. Ярар соң, аның өчен аптырау юк инде. Күптәннән күңел киштәләрендә йөрткән урыннар һаман чакырып тора бит – утырдык та киттек.

Яшел Үзән

Сөйләшә торган карта, ягъни навигаторга чын күңелдән ышанып, Казаннан, күп дигәндә, ике сәгать ераклыктагы матур бер җиргә кузгалдык. Безнең өчен генә түгел, гомумән, туризм өчен чагыштырмача яңа өлкә колач җәеп ята бит әле. Глэмпинг атлы ул. Табигатьнең матур бер почмагында урнашкан өй чаклы чатырлар, өчпочмак рәвешендә ясалган ике катлы «йорт»лар, ул йортларда ут, газ, җилкәгә җылысын кызганмый торган караватлар – таш каладан тәмам туеп, яфрак вальсын гына тыңларга теләүчеләргә бөтен шартлар да бар монда. Без сайлаганы Яшел Үзән районында урнашкан иде. Үзен авыллар уратып алган – территорияне чиста, пөхтә итеп саклау өчен күбесенчә шуларда гомер кичерүчеләр җаваплы булып чыкты. «Рәхәт! Җәяү киләм, җәяү кайтып китәм. Эшебез авыр түгел – мондый матур җирдә булганы да сизелми эшләнә. Иң мөһиме – яхшы түлиләр. Авыл кешесенә эш юк, диләр, эшләтүчеләре табылса, бар ул!» – дип сөйләп китте бер абзый. Бирегә Мәскәүдән үк килүчеләр дә шактый икән, мактап китәләр, дип тә өстәде.

Глэмпинг дигәннәре Татарстанда «төпләнергә» өлгергән инде. Күбесенчә Казан тирәсендә урнашкан алар. Барлык шартлары да булган чатырлы өйләрне Яшел Үзән, Югары Ослан, Балык Бистәсе районнарында табарга мөмкин.

Артыгын сөйләми генә, киңәшләргә күчәм. Ял итүнең әлеге төрен сайларга уйласагыз, иң беренче чиратта су запасын кайгыртыгыз. Азык-төлек җыйган чакта, алдан меню төзеп, һәр көнегезне планлаштырыгыз – бу ризыкны әрәм итмәскә, яки, киресенчә, артык аз алмаска ярдәм итәр. Оештыручыларга бар булган сорауларыгызны алдан бирегез. Берничә көнгә килергә уйлыйсыз икән, киемнең җылысын да, җиңелен дә алыгыз.

Навигатор кайтыр юлда данлыклы Раифа монастыре барлыгын хәбәр итте. XVII гасырда ук нигез салынган архитектура ансамблен генә түгел, тирә- юнендәге табигатен дә мактаган кешеләрне беләм мин. Шуңа да аны күрми китү гөнаһка тиң булыр төсле тоелды. Килеп керүгә, үзгә энергетикасы белән каршы алучы һәм дә озата калучы урын ул. Меңьеллык чыршылар арасына тыныч кына бер күл урнашкан. Риваятьләрдә биредә бакалар да кычкырмый дип сөйләнә. Күп гасырлар элек биредә марилар (чирмешләр) яшәгән. Кайбер чыганакларга ышансаң, алар табигатькә гаять сак булган: агач кисәргә, гөмбә һәм җиләк җыярга рөхсәт итмәгән. Тарих сөючеләр һәм табигать балалары, рәхим итегез! Туристлар өчен барлык уңайлыклар да каралган: машина кую урыннары (түләүле), ашап-эчү өчен мең дә бер сые дигәндәй. Бирегә килгәч, үкенмәссез, дип, үзләре пешерә торган ипине авыз итәргә кушалар. Күпләр шифалы су алып кайтырга да килә монда.

Кама Тамагы

Кечкенә сәяхәтебезнең өченче ноктасы Кама Тамагы булды. «Инстаграм»дагы иң популяр районнарның берсе ул бүген. Ник дисәгез, диңгезгә юллар ябылгач, күпләр үзебездә булган зәңгәр киңлекләргә ашкынды. Ашкынды һәм, әлбәттә, мизгелен тотып алып, бу турыда башкаларга да хәбәр итте.

Идел белән Чулман кушылган нокта да, Иделдән санап менгәндә, иң биек урын да, Иделнең нәкъ уртасы да Кама Тамагы районында урнашкан. Ошбу хозурлыкларны күрү өчен, Лабач (аны Айгыр-тау дип тә атыйлар) тавына менү дә җитә (кызганыч, тауга әлеге дә баягы карта гына төртеп күрсәтте – тарихы да шактый бай булган бу урынга мәгълүмати такта җитми кебек тоелды безгә). Тауның биеклеге – 136 метр. Иксез-чиксез диңгезләрең бер почмакта торып торсын. Шул тауга менеп басуга, үзеңне шундый вак, ә булган борчуларыңны тагын да ваграк итеп күрә башлыйсың. Хозурланып торганнан соң, аска күз төшерәсең. Тавы шундый текә инде, тик аска төшеп, ике дусның кисешкән урынын якыннан күрәсе килә. Туристлар арасында иң популяр ноктадан аска таба төшү өчен тар гына сукмак бар. Әйткәнемчә, тау артык текә булу сәбәпле, аның буенча атлау шактый кыен, ә якын-тирәдә махсус юлын күрмәдек – күпләр шуның буенча төшә.

Тауның тарихы гаять бай. Палеозой эрасының соңгы елларыннан ук башланган ул.  Зәңгәр киңлекне урап алган кыялар да шул чордан калган, дигән сүз йөри. Моны раслап, биредән ике мамонт сөяге табылу да мәгълүм. Кама Тамагында кунак булырга уйласыз, кая барганыгызны белеп барыгыз, дип язуым инде.

Тәтеш

XVI йөздә үк нигез салынган әлеге район үзәген тиз генә урап чыксак та, сөйләр сүзләр җыелган үзе. Барысы да Иделгә килеп тоташа аларның. Тарих белән кызыксынучыларга исә махсус экскурсияләре бар.

Ләкин мине башкасы кызыктырды. Биегрәк урынга менеп, офыкка карасаң, каршыда, иксез-чиксез урманнар арасыннан күренеп торган Ак мәчет силуэтына игътибар итәсең. Тәтеш белән Болгар арасы кул сузымы кебек кенә тоела. Аннан бераз уң белән сул якларга күз төшерәсең дә, Идел киңлегеннән башлар әйләнгәндәй була.

Шушы матур табигать кочагында Тәтешкә барып, күрми кайтырга ярамаган тагын бер урын – Молоствов фамилияле дворяннарның йорт-җирләре. Үткәннәргә күз төшергәләргә яратучылар бирегә рәхим итсен – рухны саклый алганнар монда. Бай йортларыннан ерак түгел генә меңьяшәр карагачлар утыртылган. Алар арасыннан бер йөгереп үтү дә мәслихәттер.

Ашау мәсьәләсенә килгәндә, Тәтеш балык белән дан тота дигән нәтиҗәгә килдем. Монда килсәң, балык ризыклары ашатмыйча җибәрмиләр икән. Организмыгызны йод, калий, магний һәм башка файдалы матдәләргә баетып кайтып китәсез, кыскасы.

Болгар

Тәтештән якын гына кебек күренгәч, Болгарга да кереп чыкмыйча кайтып китә алмадык. Ләкин, сәяхәт булгач, сәяхәт булсын дип, изге урыннарга без Сембер каласы аша барырга булдык. Иделне икенче кичүебез дә шул шәһәрдә, данлыклы император күпере аша булды. Сембер күптән Ульянга әйләнсә дә, ул җирләргә басуга, сәгать уклары 60 минутка алгарак чапса да, мондагы халыкның салмаклыгына игътибар иттем.

Ленин бабай яшәгән әлеге кала бүген әдәби шәһәр буларак ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән. Иске яңаны саклый дигәндәй, бездә инде шактыйдан «хуттан чыккан» трамвайлары да йөреп тора анда, саный башласаң, музей-йортларын да санап бетерә торган түгел.

Ләкин сүз башым Болгар иде бит минем. Ульяннан Спас урманнары аша килеп җиттек без анда. Калын урманнар аша. Болгар каласының Татарстанга килгән кунаклар арасында ни дәрәҗәдә популяр булуын автобус һәм машиналар санына карап кына да әйтергә була иде. Безгә бит инде күрше тавыгы күркә булып күренә – һаман читкә ашкынабыз. Шул ук вакытта үзебезнең байлыкны, бу очракта, Болгар шәһәрчеген бер дә килеп күрмәгән танышларым һаман бар әле.

Монда килгәч, бу урыннарның тарихы белән танышмыйча кайтып китәргә ярамас. Шуңа күрә, йә белгечтән сөйләтергә, йә үзлектән укып-карап йөрергә киңәш итәр идем. Территория буенча җәяү йөри алмаган, йә булмаса, йөрергә иренгән кешеләрне электробуслар йөртә биредә – арып-талып кайтмаммы икән, кебек сораулар тумас дип уйлыйм. Ә тарих турында артыгын сөйләмим – язмам тарихи документларны хәтерләтә башламасын, дим.

Традиция буенча, ашауга да аерым тукталмый булмас. Монда тамак туйдыру белән кыенлыклар юк: рәт-рәт тезелгән кибетләр, кафелар, кыскасы, күңелең ни тели. Без бер гаиләгә кереп сыйланып чыктык. Дөресрәге, шул гаилә ачкан кечкенә кафега. Ишегалдына чыгарып куелган мичләрендә пешкән коймакларының тәме әле дә хәтердә. Иренмәгән кешегә туристик сезонда акча эшләү өчен менә дигән мөмкинлек инде, дип чыктым мин аннан. Безнең ишеләргә ачык йөз җитә кала инде, шулкадәр мактыйсы килде ул гаиләне.

P.S. Татарстан буенча да сәяхәт итәргә була, дигән сүзләрне күп ишетергә туры килгән иде. Ышанмадым, димим, әмма раслыйсы килде. Идел буйлап чыгып китсәң, бер атна эчендә күпме кабатланмас урында булып, никадәр кызыклы җирләрне күреп кайтырга була икән. Җәйнең соңгы атнасы һәм көзнең җылы көннәре алда әле. Хәерле юллар!

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү