Нурлат районы игенчеләренең эш алымы – Россиягә үрнәк

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының үсемлекчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов әйтүенчә, махсус чаннарда әзерләнгән ашлама эремәсе үсемлекләр генә түгел, хуҗалык икътисады өчен дә бик файдалы. «Беренчедән, ашламаның 50–60 процентын янга калдырырга мөмкинлек бирә, икенчедән, үсемлекләргә тәэсир көче бермә-бер арта», – ди министр урынбасары.

Нурлат районы хуҗалыкларында бу юнәлештә аеруча актив эш алып барыла. Ашлама эретү җайланмалары баштарак зур хуҗалыкларда барлыкка килсә, хәзер инде фермер хуҗалыкларында да аның файдасын яхшы беләләр. Узган ел «Южный» агрофирмасы башлап җибәргән эшне бүген районның башка хуҗалыклары күтәреп алган.

Сөләйманов исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгы баш агрономы Марс Сафин сүзләренә караганда, эремә узелы минераль ашламаларның үсемлекләргә тәэсир көчен күпкә арттырган. «Эремә ясап кулланганда игеннәрне саклау чараларының нәтиҗәлелеге дә югарырак. Андый кырларда уңыш күләме башкалардан 30–40 процентка югары, – ди тәҗрибәле агроном.

Уңай нәтиҗәләр нәрсә хисабына барлыкка килә? Марс Сафин аңлатуынча, махсус савытларда әзерләгән вакытта эремә составының катылыгын, әчелеген һәм башка күрсәткечләрен көйләү мөмкинлеге туа. Бу исә үсемлекләрнең файдалы матдәләрне үзләренә кирәк кадәр генә алуына китерә. «Май ботканы бозмый дисәләр дә, кайчагында артык киткән яисә җитми калган матдәләрнең иген үсешенә тискәре тәэсир ясавын да онытырга ярамый», – ди Марс Сафин.

Узган баруымда район башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин белән «Южный» агрофирмасында яңарак сафка баскан эремә узелында булган идек. Агрофирманың эш тәҗрибәсен «Нурлат – Агро», «Алиев» хуҗалыклары да күтәреп алган. Алдынгы технология, уңайлы җайланмалар ярдәмендә заманча агрегат төзеп куйганнар. Иң мөһиме – язын, җәен, көзен шуннан файдаланалар. Үсемлекләргә уңай тәэсире корылыклы елда үзен аеруча сиздерде. Чыгымнары бар барын, әмма нәтиҗәсе дә үзен сиздерә, диләр.

Күптән түгел, нурлатлыларның уңай эш тәҗрибәсен Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре өйрәнеп киткән. Министрлыкның үсемлекчелек департаменты җитәкчесе Роман Некрасов фикеренчә, Нурлат игенчеләренең уңай эш тәҗрибәсе Россиянең башка төбәкләренә үрнәк итеп куярлык. «Игенчелек тармагында заманча алымнар кулланып, илнең байтак төбәкләренә килгән корылык нәтиҗәләрен күпкә киметергә мөмкинлек бирүче бу алымны киләчәктә башка төбәкләргә кулланырга тәкъдим иттек», – ди ул.

Бу – Татарстанның кайбер хуҗалыкларына да кагыла, билгеле. Ашлама бәясе ел саен котырып үскән бер вакытта, аның шактый өлешен янга калдырырга, кулланылган кадәренең үсемлекләргә тәэсир көчен бермә-бер арттырырга мөмкинлек бирүче уңай эш тәҗрибәсен һәр хуҗалыкта куллану файдалы булыр иде.

Камил Сәгъдәтшин

 

 

 

 


Фикер өстәү