“Телеграм”да “Спорт объектлары” һәм “Спорт түгәрәкләре” дип аталучы чат-ботлар барлыкка килде. Алар Татарстанда яшәүчеләргә төрле спорт комплексларының кайда урнашуын белергә мөмкинлек бирәчәк.
Әлеге ботларны Спорт министрлыгы белән берлектә “Татмедиа” республика агентлыгы оештырды.
– Әлеге система – республикада яшәүче халыкның актуаль сорауларына җавап алу өчен яңа уңайлы ысул. Интернет-сервислардан файдалану аралашу процессын тизләтергә һәм кирәкле мәгълүматны мөмкин кадәр күбрәк кешегә җиткерергә мөмкинлек бирә, – дип аңлатты “Татмедиа” республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat