Танылган көрәшче Рәшит Сәмигуллин орден белән бүләкләнде

90 елларның танылган көрәшчесе Рәшит Сәмигуллин Татарстан Президенты Указы белән “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнде. Карарда әйтелгәнчә, бу орденга ул милли көрәшне популярлаштыруга зур өлеш керткәне, нәтиҗәле хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен лаек булган.

Рәшит Сәмигуллин тумышы белән Әлки районыннан. Аңа 62 яшь, Татарстанның атказанган спорт остасы. Татарстан чемпионатын – 3, “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил бәйгесен 4 мәртәбә ота. Күп Сабантуйлар батыры. Келәмнән китсә дә, милли спорт төрен үстерүдә үз өлешен кертә. Республика көрәш федерациясенең президиум әгъзасы.


Фикер өстәү