«Мина «Нигә татарча язасыз, башкаларны да хөрмәт итсәгез, говорите по-русски» дип язып җибәргән»

Безнең бакчачылык ширкәтенең хәбәрләшеп-язышып тору өчен Ватсап төркеме  бар. Беркөнне идарә әгъзасы Саимә ханыма үземә кагылган мәсьәлә буенча татарча тавыш яздырып хәбәр җибәргән идем. Әмма бу «ширкәттәш» бер рус ханыма ошап җитмәгән. Миңа «Нигә татарча язасыз, ни турында сөйләшкәнегезне бөтен кеше дә аңларга тиеш, башкаларны да хөрмәт итсәгез, говорите по-русски» дип язып җибәргән.

Мин моны тынычландырырга тырыштым, ширкәт җитәкчелегенә шәхси соравым бар иде, дидем. Әмма урыс кардәшнең үз сүзе-сүз иде. Баксаң, ул испанча да белә, әмма испанча сөйләшми икән бит! Татарчаны без, ул әйткәнчә, «только в быту» кулланырга тиеш. Аңа испан теленең бездә дәүләт теле түгеллеген, Татарстанда татар теленең дәүләт теле статусына ия булуын әйтеп-аңлатып җавап язмакчы идем дә, туктап калдым. Ул  – милли сәясәттән ерак кеше, Конституцияне кулына да алып карамагандыр дип уйладым. Шулай да, итагатьле генә итеп: «Если вы уважаете татар, тогда дайте им возможность общаться на родном языке» дигәнрәк хәбәр юлладым.

Шөкер, шуның белән язышу тәмамланды. Әмма күңелдә юшкын калды. Ирексездән Туфан ага Миңнуллинны искә төшердем. Бу язмага 25 августта, аның туган көнендә тотынган идем. Әгәр үзе исән булса, ул «говорите по-русски» дигән кешегә нәрсә дип җавап бирер иде икән? Шәхсән миңа, бәлки: «Гыйлемхан, вакланма, дәрәҗәңне төшермә, андый кешегә барыбер берни дә аңлатып булмый», – дияр иде. Ул үзе гомер буе милләт язмышы белән яшәде. Дәүсовет трибунасыннан да гел татарча чыгыш ясады. Дөрес, кайчак урыс туганнар да аңласын дип өлкән кардәш теленә күчкәләп ала иде. Бәлки, сессия утырышларында урысчага турыдан-туры тәрҗемәгә бик ышанып җитмәгәндер. Әмма милли мәсьәләләр буенча чама белеп сөйләде ул, бер генә халыкны да кимсетмәде, шуңа күрә аны барысы да хөрмәт итте. Миндә Туфан абый акыллары юк һәм булмаячак та. Әмма аны үземнең остазым дип саныйм. Туфан ага рухы миңа үзеннән-үзе сеңде, хәтта язганнарымда да аның чалымнары бар кебек. Монысы лирик чигенеш булды инде.

Яңадан «дачадаш» ханым сүзләренә кайтсак, бәлки, аны гаепләп булмыйдыр да  әле. Ана телебезгә дәүләт теле статусы алып та, без аны дәүләт дәрәҗәсендә кулланылышка кертә алмадык, татар теле, теге ханым әйтмешли, «только в быту» кулланырлык дәрәҗәдә генә яши сыман. Татар теленә ихтыяҗ тудыра алмадык, шуңа күрә «татар теле белән әллә кая китеп булмый» дигән фикер күңелләргә шактый ук ныклап кереп урнашты кебек. Татар теле язмышын закон кулына түгел, ата-аналар кулына гына тапшырмадык микән дигән шикләр дә тугалый. Милли мәгариф дигәннәребез, совет чорындагыдан да кайтыш кебек. Мәсәлән, без университетта укыган елларны, узган гасырның җитмешенче еллары инде бу, Казанның үзендә генә татарча белем бирә торган берничә мәктәп бар иде, ә бүген саф милли мәктәпләрне районнарда да бармак белән генә санарлык.

Язганнарымнан өметсезлек аңкып торадыр, бәлки. Шуңа күрә Туфан ага исеме белән бәйле бер гыйбрәтне искә төшерим әле. Язган булсам да, тагын бер кат языйм.

Бер елны Дәүсоветның Разил Вәлиев җитәкләгән комитетына районнан хат килеп төшә. Каяндыр читтән күчеп кайткан бер ханым авылда баласын урысча укытырга мөмкинлек булмавыннан зарлана. Разил белән Туфан ага хат эзеннән дигәндәй юлга чыгалар. Авылда боларны җыелышып ата-аналар көтеп тора. Теге хатын татар теле белән ерак китеп булмый, шуңа күрә балаларны рус мәктәбендә укыттым, өлкәне инде мәктәпне тәмамлады, хәзер менә икенчесен урысча укытасы килә, дип бар зарларын сөйләп бирә. Шуннан Туфан абый сүз ала:

– Олы улыгыз хәзер кайда соң?

– Язмышы бик ачы булды шул, төрмәдә утыра ул, – ди хатын.

– Кайдагы төрмәдә?

– Әллә кайда ук шул, Ерак Көнчыгышта.

– Да, – ди Туфан абый, – рус теле белән бик ерак киткән шул.

Моны кеше бәхетсезлегеннән көлеп язу дип кабул итмәгез. Бу – үзенә күрә бер гыйбрәт.

Владимир Путин бер мәртәбә телевизордан: «Куда нам без татар…» – дип әйтеп куйган иде. Күңелендә нинди уйлар булгандыр, белмим, әмма дөньяда татарның абруе шактый ук әле. Һәм бу абруйның ни дәрәҗәдә булуы һәр татардан тора. Киләчәктә без Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренә: «Говорите по-татарски», – дип үк әйтмәбез, әлбәттә, әмма безнең белән исәпләшерләр, санлашырлар. Үз дәрәҗәбезне белеп яшәсәк, диюем.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү