«Авылда фельдшер булмау сәбәпле, ел башында биш ир-егетебез бер-бер артлы вафат булды»

Мин Ютазы районының Яңа Каразирек авылыннан хезмәт ветераны, укытучы Шәвәлиева Рәсимә булам.

Моннан 3 еллар элек, халыктан акча җыеп, авыл уртасында комплекс салдылар. Башлангыч мәктәп тә бетерелгәч, шуның ике бүлмәсендә медпункт оештырдылар. Ләкин ул озак эшли алмады. Көзен ачылган иде, язын ишегенә кабат бик эленде. Фельдшер кыз, акчасы түләнми,  12 чакрым ераклыктагы Бәйрәкә Тамак авылына да хезмәт күрсәтергә мәҗбүр итәләр дип, китеп барды. Авыл халкы белән имзалар җыеп, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать тә юллап караган идек, әллә ни файдасы булмады. Безнең хат районга төшерелде, авылга баш табиб килде дә, Иске Каразирек авылы белән безнең авылга бер фельдшер тәгаенләнде. Ике авыл арасы – 3 чакрым. Чир бит фельдшер кабул иткән сәгатьләрдә генә башланмый. Ел башында биш ир-егетебез бер-бер артлы вафат булды. Йөрәк әрни шуңа. Мин инде үлемгә дучар ителгән авыл дип йөрим. Яңа Каразиректә 120ләп кеше яши. Инде мәктәп тә, ферма да юк, әмма фельдшерга хакыбыз бардыр бит?

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте:

– Гадәттә фельдшерлар халкы 900 кешедән дә ким булмаган торак пунктларга билгеләнә. Шуңа күрә бу очракта ике авылга бер фельдшер тәгаенләнгән. Әмма ФАП 6 километрдан да ераграк җирдә урнашырга тиеш түгел. Әгәр инде авыл халкы 100 кешедән азрак булса, беренчел ашыгыч ярдәм урынга килеп (выездная служба) оештырыла.


Фикер өстәү