Россиядә ел дәвамында беренче тапкыр торак бәясенең сизелерлек кимүе күзәтелгән. Бу хакта «Известия» хәбәр итте.
Мәскәүнең массакүләм сегменттагы иң күп йортлар төзелә торган көньяк-көнчыгыш округында июль аенда яңа төзелгән торак бәяләре 1,5% ка кимегән, ә август нәтиҗәләре буенча, гомумән алганда, Мәскәү буенча тагын 1,7% ка кимергә мөмкин, дип фаразлый риелторлар.
Омскида яңа төзелә торган фатирларга уртача бәяләр 1,5% ка, Чиләбедә — 1% ка, Пермьдә 0,6% ка кимегән. Киләсе ике-өч ел эчендә беренчел торак бәяләре 10-15% ка кимергә мөмкин, дип фаразлаган экспертлар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat