Казандагы тулай торакта подъезд баскычы ишелгән

Узган ялларда Зорге урамындагы торак йортларның берсендә подъезд баскычы ишелгән. Биредә яшәүчеләр әлеге хәлне подъездда дымлылык югары булудан килеп чыгарга мөмкин дип саный.

Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, хәзер җимерелгән баскыч урынына вакытлыча баскыч куелган. Әлеге йортта проектчылар эшли, шуннан соң төзекләндерү эшләре башланачак.

Торак-коммуналь хезмәтләр комитеты мәгълүматларына караганда, моннан соң баскыч җимерелү куркынычы янамый.


Фикер өстәү