Татарстан Президенты: Әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт — кешеләрнең байлыгы нигезе

Әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт — җәмгыятьнең җитлегү күрсәткече һәм кешеләрнең байлыгы нигезе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Евросоюзның декарбонизация турындагы карары һәм Россиянең ягулык-энергетика комплексын үстерүнең яңа парадигмасы» конференциясендә хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, соңгы елларда климатка һәм тотрыклы үсешкә бәйле мәсьәләләрнең актуальлеге шактый көчәйде. «Нефть-газ секторының барлык халыкара компанияләре, чик буе углеродлы җайга салу куркынычы астында, корпоратив программалар кабул иттеләр һәм парник газлары чыгаруны киметү һәм төрле компенсацияләүче чараларны гамәлгә ашыру буенча конкрет максатлар куйдылар», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, элек РФ Президенты Владимир Путин бу юнәлештә уртак бурычларны билгеләде. Бу — парник газларының эмиссиясен киметү, ташлауларга дөрес мониторинг системасын булдыру һәм климат проектларын гамәлгә ашыру.

«Татарстан, нефть чималын чыгару һәм эшкәртү өлкәсендә Россиянең иң эре үзәкләренең берсе буларак, дәүләт башлыгы билгеләгән бурычларны үтәү өчен бөтен көчен куя», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты конференциядә тәкъдим ителгән докладлар һәм фикер алышулар киләчәктә үсеш юллары буенча төгәл аңлау булдырырга ярдәм итәр, дип ышаныч белдерде.

Аннары конференциядә катнашучылар нефть-газ тармагын декарбонизацияләүнең экологик һәм икътисадый аспектлары, нефть һәм газ чыгаруда инновацион технологияләр, энергия нәтиҗәлелеге һәм җитештерү процессларының углерод сыйдырышлылыгын киметү проблемалары турында фикер алыштылар.

Чарада шулай ук Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов һәм Казахстан энергетика министры Нурлан Ногаев катнашты, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.


Фикер өстәү