Рөстәм Миңнеханов Казанда Нефть һәм газ химиясе форумын ачты

Ихтыяҗ бар. Аралашуга да, камилләшүгә дә. Татарстан башкаласында халыкара нефть-газ химиясе форумы ачылды. Ул «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә өч көн дәвам итәчәк. Форумда бөтен дөньядан 150ләп компания катнаша. Чараның рәсми ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов, Казахстанның энергетика министры Нурлан Ногаев катнашты.

Республика җитәкчесе форум катнашучыларына чара белән кызыксынулары өчен рәхмәт әйтте. «150дән артык компания катнаша. Кызыклы темаларга фикер алышулар көтелә», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты әйтүенчә, коронавирус пандемиясе күрешеп фикер алышу ихтыяҗын арттырган гына. Шуңа да форумның гадәти форматта узуы сөендерә. Бу җанлы аралашу һәм партнерларга ныклап эшләү мөмкинлеген бирә.

Мәскәү кунагы Михаил Иванов та форумның әһәмиятле булуына басым ясады.

– Татарстан нефть-газ химиясе форумы күп еллар дәвамында энергетика, машина төзелеше һәм фән өлкәсенә караган иң яхшы вәкилләрне бер мәйданчыкка җыя. Биредә актуаль сорауларга фикер алышу бара. Бу ел да форум шул рухта узар дип уйлыйм, – диде ул. – Федераль дәрәҗәдә илнең нефть-газ-химия тармагына зур игътибар бирелә.


Фикер өстәү