Казанда үзенчәлекле «Унбер» мәктәбе ачылды

Бүген Казанның Совет районында күппрофильле «Унбер» мәктәбе ачылды.  Монда 1 нче сыйныфка 173 сабыйны кабул иткәннәр. Укучыларны Белем көне белән тәбрикләргә  Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килгән иде. «Без авыл мәктәбендә укыдык. Һәрвакыт сыйныф җитәкчебезгә охшарга тырыша, аның үз-үзен тотышын, хәрәкәтен күзәтә идек», – дип, мәктәп елларын искә төшерде ул.

1501 урынга исәпләгән белем йортында 737 укучы белем алачак. Яңа  уку йортында яхшы укыр өчен барлык шартлар тудырылган.  Ул бассейн, спорт мәйданчыкларын, актлар залы,  ашханә, уку сыйныфларын үз  эченә ала. Лицейда математика, лингвистика, химия-биология, гуманитар юнәлешләрдә сыйныфлар ачылган. Белем йортының үзенчәлеге дә бар. Мобиль кушымта аша  укучыларга өй эшләре, расписание, ашханәдәге меню һәм башка өстәмә мәгълүматлар җиткереп торылачак. Шулай ук анда үз фикерләреңне дә калдырырга мөмкин. Әти-әниләр  исә кирәкле белешмә, документларны  шуның аша алырга мөмкин.

«Унбер» мәктәбен Казандагы 2 нче лицей-интернатның элеккеге математика укытучысы, 2017 елда бөтенроссия «Ел укытучысы» бәйгесе җиңүчесе Алмаз Хәмидуллин җитәкли. Аның әйтүенчә, лицейга иң көчле укытучылар чакырылган. Алар арасында Казахстаннан килгән математика укытучысы Ибраһим Ибәтуллин, Санкт-Петербургтан күченгән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Коновалова да бар. Технология укытучысы Ләйлә Торговкина 21 бөтенроссия олимпиада призер һәм җиңүчеләре, 4 абсолют җиңүче әзерләгән икән. Уку йортына «Сәлам» дәреслеген төзүче яшь татар теле һәм әдәбияты укытучылары командасын туплаганнар. Дәреслек авторларының берсе Рашат Якупов әйтүенчә, дәреслек  балаларны милли җырлар, уеннар аша  татарча сөйләшергә өйрәтәчәк.

Фәрит Мөхәммәтшин балаларга укуда уңышлар теләде, республиканың мәгариф тармагына керткән өлеше белән таныштырды.  Лицейга 100 мең сумлык сертификат һәм волейбол туплары бүләк итте.

– Совет районының үзәгендә яңа мәктәп  ачылды. Аңа «Унбер» дигән исем биргәннәр. Төпле мәгънәгә ия. Белем көнен барыбыз да дулкынланып каршы алабыз, үзебезнең беренче кыңгырауны, зирәк укытучыларны, сабакташларны искә төшерәбез. Бу  бәйрәм барлык буыннарны берләштерә, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Татарстанда  мәгариф өчен күп нәрсәләр эшләнә.  Илкүләм, республика программалары ярдәмендә мәгариф оешмаларының инфраструктурасын ныгыттык. Соңгы 10 елда – 72 мәктәп, 267 бакча төзелде.  Быел 7 мәктәпнең икесе Казанда ачыла. Меңнән артык белем бирү оешмасы  ремонтланды. Сабыйларның 94,4 проценты  бакчаларда урыннар белән тәэмин ителгән. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында милли мәгарифне үстерүгә зур игътибар бирелә. Бездә татар, чуаш, удмурт,  мари, башкорт, мордва, иврит  телләрен өйрәтүче мәктәпләр бар. Шулай ук якшәмбе мәктәпләре эшли.  «Адымнар» күптелле уку йортлары ачыла. Иминлек мәсьәләсе дә бик мөһим. Моның өчен республика бюджетыннан 457 миллион сум акча бүлеп бирелде. Казанда бу  сумма – 116 миллион сум. Башлангыч сыйныф укучылары бушлай туклана. Замана  белемне һәрвакыт яңартып торуны таләп итә. Аннан башка алга барып булмый. «Унбер» мәктәбе  дә шуңа омтылачак. Аның укучылар өчен икенче йортка әйләнүенә ышанам. Балалар, яхшы укыгыз! Әти-әниләрегез, укытучыларыгызның, олыларның киңәшләрен истә тотыгыз.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү