«Чәчәкләр тотып кулга…»: быел танылган кешеләрнең кайсылары балаларын беренче сыйныфка озатты?

Бүген кемдер мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керә. Ул арада әти-әниләр ниләр кичерә икән? Белем бәйрәме уңаеннан сораштыру уздырырга булдык.

«ВТ» беренчеләре

Безнең «ВТ» редакциясе беренчеләргә бай быел! «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире урынбасары Илнар Хөснуллин бүген улы Аязны беренче сыйныфка озатты. Аязның укучы ролендәге тәүге иртәсе турында әтисеннән сөйләттек:

– Улыбыз Аяз быел укырга барасын алдан ук аңласа да, каникул бетмәс дип ахырга кадәр өметләнде. Соңгы ике атнада көн саен кибеткә йөрү дә ышандырмады аны. 1 сентябрь иртәсе җиңел булмады. Башта күлмәк сәдәфләрен каптыра алмый азапланды, аннары апасының мәктәпкә үзе кебек 8гә түгел, ә сәгать 10га гына барасына эче поша башлады. Ахырда күптән уйлап йөргән соравын бирде: «Кая да булса эшкә керү өчен мәктәптә уку мәҗбүри түгелдер бит инде?» Улыбызны үзебезнең йорт янәшәсендә урнашкан 180 нче лицейга бирдек. Татар сыйныфында укыячак. Кызганыч, татарчаны өйдә яхшы итеп өйрәтә алмадык. Бу мәсьәләне мәктәп белән бергәләп хәл итәргә өметләнәбез. Тора-бара сыйныфтагы әти-әниләрдән «татар теле белән кеше була алмыйсың» дигән фикер чыкмас дигән өмет тә бар. Бу мәктәп безгә яхшы таныш. Кызыбыз Зәйнәп шунда белем ала. Аяз да йөзү түгәрәгенә әлеге мәктәпкә йөрде. Кичен безнең йорттагы барлык бала-чага шунда җыела. Кыскасы, ияләшү авыр булмас дип уйлыйбыз. Апасы кебек музыка мәктәбендә белем алу теләге дә бар. Бөтен уен коралларына кагылып чыккач, һич югы, берничә мәртәбә флейта дәресенә йөреп карарга килештек. Әтисенең хыялы булган баян әлегә көтеп торачак. Кызыбызның уку белән мәшәкате булмады. Аязга исә «хәзер һәм тиз» кирәк, тырышлыктан бигрәк, максатына хәйлә белән ирешү ягында. Шуңа күрә алдан ук сөйләшеп куйдык: ата-аналар җыелышына әнисе йөриячәк. Яшермим, мәктәп белән бәйле мәшәкатьнең күбесе – әнисе җилкәсендә. Сабырлык телим аңа һәм рәхмәт әйтәм.

«ВТ» журналисты Зөһрә Садыйкованың кызы Азалия дә бүген мәктәп тормышына беренче адымнарын ясады.

– Быел кызыбыз Азалия – беренчегә, улыбыз Рамазан 4 нче сыйныфка укырга барды. Дөньядагы вазгыятьне исәпкә алып, мәктәптә линейка 1 нче һәм 11 нче сыйныф укучылары белән генә узды. Икенче баланы мәктәпкә әзерләгәч, ул кадәрле үк дулкынлану булыр дип уйламаган идем. Ялгышканмын икән. Баланың укуга баруы – һәр әти-әни өчен дә күңелле дә, җаваплы да вакыт. Азалия үзе дә, абыйсыннан аермалы буларак, бу көнне бик зур түземсезлек белән көтеп алды. Мәктәп кирәк-яракларын бик яратып, тәмләп сайлады. Киемнәрен шкафтан көн саен алып карады. Бәйрәмгә бик теләп әзерләнде. Татарча шигырь сөйләде, биеде, чыгарылыш сыйныф укучысы белән җиз кыңгырау чыңлатты. Бүген мәктәп бусагасын атлап кергән һәр укучыга саулык, тырышлык, җиңеллек, тугры, акыллы дуслар телим. Ә әти-әниләргә сабырлык һәм балаларына күңел җылысын, игътибарын күбрәк бүләк итүен телим. Хәерле сәгатьтә, ак юллар сезгә, балалар!

Редакция йөртүчесе Альберт Каюмов һәм аның тормыш иптәше өчен бүген – икеләтә бәйрәм, чөнки аларның бүген игезәкләре – Әсхәт белән Әнисә тәүге тапкыр мәктәпкә китте.

– Игезәкләребезнең быел укырга барасына 1 сентябрь җиткәнче ышанып бетә алмадык. Аларны һаман кечкенә итеп күрәсе килә! Әле бүген, җитәкләшеп мәктәпкә барганда да, «Кай арада үтте бу вакыт», – диештек. Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән һәр балага исәнлек-саулык, тел ачкычлары, уңышлар телим! – дип сөйләде Әсхәт белән Әнисәнең әнисе Гөлфинә ханым.

«Әти-әниләргә сабырлык…»

Ул һәм кызларын беренче сыйныфка озатучылар татар эстрадасында да шактый. Татарстанның атказанган артисты, дүрт бала әнисе Ландыш Нигъмәтҗанова бүген мәктәпкә өченче баласын – кечкенә Гомәрне дә җитәкләп киткән. «1 сентябрь бәйрәме белән! Минем Гомәрем дә беренче сыйныфка китте. Хәзер бездә – өч укучы. Барлык балаларга да зур уңышлар!» – дип язган җырчы Инстаграмдагы сәхифәсендә.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев гаиләсендә дә яңалык бар: уллары Раян – бүгеннән укучы. Бәйрәм линейкасы тәмамлану белән, без Раянның әнисе, җырчы Резеда Әхмәтвәлиева белән элемтәгә кердек:

– Дөресен генә әйткәндә, бу көн өчен җәй башыннан ук борчыла башлаган идек. Кирәк-яракларны җыеп бетереп булырмы, үзе укырга барырга теләрме – шуларны уйладык. Ә бүген бу борчуларны шатлык катнаш дулкынлану хисе алыштырды. Укыячак мәктәбен, класс җитәкчесен, башка укытучыларын, сыйныфташларын күреп шатландым. Улыбыз ышанычлы кулларда, Аллага шөкер. Үзенең теләге барлыгы күренеп тора, икеләтә бәхет бит бу! Улыбыз Раян 35 нче номерлы лицейда, инженерия классында укыячак, – дип сөйләде ул безгә.

Алып баручы, өч бала әнисе Айсылу Леронның улы Нурихан да быел яңа рольдә. «Быел мәктәпкә икәүләшеп баралар. Фәридә – дүртенче, ә Нурихан беренче сыйныфта укыячак. Уңышлы уку еллары булсын. Балаларыбыз тырышып укысын. Ә безгә – әти-әниләргә сабырлык телим. Белем көне белән, дуслар!» – дип язган ул Инстаграмдагы сәхифәсендә. Фәридә белән Нурихан «Адымнар» мәктәбендә укый икән.

Юмор остасы Рамил Шәрәпов, улы Раянны беренче сыйныфка озаткач, канатланып йөри икән. «Безнең дә улыбыз беренче сыйныфка китте бит. Шундый канатланып йөрим – үзем беренче сыйныфка кергән кебек. Мин сизенәм… әле кызыклар башлана гына. Укытучы апаларга – уңышлар, укучыларга – тырышлык, әти-әнигә – сабырлык», – дип язган ул Инстаграмдагы сәхифәсендә.

 


Фикер өстәү