2022 елда ана капиталы күләме күпме булачагы билгеле

2022 елда ана капиталы күләме беренче балага 503 237 сум, икенче балага 665 009 сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итте «РИА Новости» Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков сүзләренә сылтама белән.

Әгәр гаилә элегрәк беренче бала туганда дәүләт ярдәменнән файдаланган булса, икенче бала туганда түләү күләме 161 772 сум тәшкил итәчәк, дигән министр.

Хәзер ана капиталы күләме беренче балага 483 882 сум тәшкил итә. Икенче бала туганда аның күләме 155 550 сумга арта, ике бала өчен гаилә 639 432 сум алачак.

Әгәр беренче бала 2007 елның 1 гыйнварыннан 2019 елның 31 декабренә кадәр туган булса, ә икенче бала –  2020 елдан да иртәрәк тумаган булса, гаиләгә икенче балага 639 432 сум күләмендә ана капиталы түләнә.

Әлеге акчаны 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган (уллыкка алынган) балага торак шартларын яхшыртуга, балаларны укытуга, ананың тупланма пенсиясенә, инвалид балалар өчен товарлар һәм хезмәт күрсәтүләргә тотарга мөмкин.

Июнь аенда Әниләр Советы рәисе Татьяна Буцкая Президент Владимир Путинга ана капиталы программасын киңәйтергә, аерым алганда, әлеге акчаларны торак ремонтлауга файдаланырга тәкъдим итте. Илбашы бу хакта уйларга вәгъдә бирде. Әмма бу акча юкка сарыф ителергә тиеш түгеллеген искәртте ул.

Фото: inpavposad.ru


Фикер өстәү