2 сентябрь тарихта ниләр белән истә калды?

Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланган көн

Икенче Бөтендөнья сугышы 1939 елның 1 сентябрендә башланып, 6 ел дәвам итә. Бу – атом-төш коралы кулланылган бердәнбер хәрби конфликт. Сугышны Германия, Италия һәм Япония башлап җибәрә. Ул 73 дәүләтнең 62сен (Җир шарында яшәүчеләрнең 80 процентын тәшкил итә) үзенә тартып кертә. Сугыш хәрәкәтләре Европа, Азия, Африка территорияләрендә һәм Атлантик, Тын, Һинд, Төньяк Диңгез океаннарында бара. 1941 елның 22 июнендә Германия СССРга һөҗүм итә һәм Бөек Ватан сугышы башлана. 1945 елның 8 маенда фашистлар Германиясен капитуляцияләү турындагы актка кул куела. 1945 елның 8 маенда СССР Кырым һәм Потсдам конференцияләрендә йөкләнгән  бурычларны үтәү йөзеннән Япониягә каршы сугыш игълан итә, икенче көнне үк хәрби хәрәкәтләр башлана. 1945 елның 2 сентябрендә Америка линкоры бортында Японияне капитуляцияләү турындагы актка кул куела. Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында гомуми корбаннар саны 60тан 65 миллионга кадәр исәпләнә, шуларның 30 миллионы фронтта һәлак була.

Россия гвардиясе көне

2000 елның 22 декабрендә Россия гвардиясенең 300 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясе Президенты указы белән гамәлгә куела. Россия Император гвардиясе  Петр I указы белән формалаша. 1918 елда исә гвардия полклары юкка чыгарыла. Бүген Россиядә 100дән артык хәрби часть гвардия дигән мактаулы исемне йөртә.

Байкал күле көне

Бу бәйрәм 1999 елда гамәлгә куела. Байкал Иркутск өлкәсе белән Бурятия Республикасы чигендә урнашкан. Аның яшен 25 миллионнан 35 миллионга кадәр дип фаразлыйлар. Байкал – Җир шарында төче сулы күлләрнең иң зурысы. Күләме – 23 мең куб м. Бу дөньядагы төче су запасының 20 процентын, илдә 85 процентын тәшкил итә. Күлгә 365 зур һәм кечкенә елга коя. Бер Ангара елгасы гына агып чыга. Күлдә 27 утрау бар. Иң зурысы – Ольхон, мәйданы 700 кв. км. Байкалда 3 мең төргә якын тереклек иясе яши, шуларның яртысыннан артыгы дөньяда башка беркайда да очрамый. 1996 елны Байкал ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелә.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 

 

 


Фикер өстәү