Путинның хатасын төзәткән мәктәп укучысы турында: «Без беркем дә баланы мәктәптән җибәрмәс дип ышанабыз»

Кремль вәкиле белдергәнчә, дәүләт башлыгы тарихи фактларга сак карый һәм кемдер дөрес төзәтмәләр кертсә, һәрвакыт тыңларга әзер.

Воркута шәһәренең 35нче номерлы мәктәбе укучысының ачык дәрестә Россия Президенты Владимир Путинның хатасын төзәтүен, әрсезлек дип санамыйлар. Бу хакта Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте.

«Без беркем дә баланы мәктәптән җибәрмәс дип ышанабыз, бигрәк тә талантлы һәм мондый белемле баланы. Бу бернинди әрсезлек тә түгел», — диде ул.

Песков әлеге мәктәп директоры укучының үз-үзен тотышын бик ошатмавы турында гаммәви мәгълүмат чараларыннан мәгълүмат таралуны да шәрехләде.

«Без катгый рәвештә директор белән килешмибез. Бала мәктәп директоры тарафыннан ниндидер тәнкыйтькә дучар булмас дип өметләнәбез», — диде Кремль вәкиле.


Фикер өстәү