Риман Гыйлемханов: «Җәннәттән дә качасы килә»

 Шуны уйлап утырам әле, якты дөньяда 72 елдан артык яшәп, диңгезне нибары ике мәртәбә күргәнмен. Беренчесе – кырык ел элек булган хәл. Кара диңгез буенда Геленджикта ял иткән идек һәм бүген дә сагынып сөйлибез. Азов буендагы быелгы ял итү күңелдә ничә ел сакланыр, анысын әйтә алмыйм, әмма шул бер атна эчендә сөйләрлекләр шактый җыелды.

Анапада самолеттан улым Булат машина белән каршы алды, курорт бистәсе – Кучугурга сиксән чакрым тирәсе барасы. Иң әүвәл безне (безгә хатыным Фәридә керә) юл буйлап әллә ничә чакрымнарга сузылган виноград плантацияләре шаккатырды. Алар офыкка барып тоташа сыман. Башыма әллә нинди җүләр уйлар килде. Һәм: «Кызык, бер квадрат метр мәйдандагы виноградтан ничә ярты чыга икән?» – дигән сүзләрне кычкырып әйткәнемне сизми дә калдым. Хатыным хәмер капмаганымны белә, шулай да миңа әллә ничек итеп карап куйды. Бераз уңайсыз булып китте, әмма, гадәтемчә: «Шүтке», – дип сүзне икенчегә бордым. «Мондагы халык җәннәттә яши икән», – дигән булдым. Винограды – бер нәрсә, юл буйлап кавын-карбыз, тагын әллә нинди җиләк-җимешләр белән сату итүчеләр тезелгән. Әвеш-тәвеш кенә оештырган бу базарлар шулай ук чакрымнарга сузылган. Бакча нигъмәтләре бик арзан, шалкан бәясе генә. Әмма алар үз вакыты җитеп, көньякның җылы кояшы астында өлгергәннәр, шуңа күрә бик сусыл һәм тәмле.

Без барасы бистәнең исеме нәрсәне аңлатадыр, төгәл генә белмим, әмма яңгырашы  буенча «Кучугуры» дигән сүз урыс теленә хас түгел. Әле аның Кучугуры кергән районы да «Темрюк» дип атала. Шулай ук өлкән кардәш сүзенә охшамаган. Кыскасы, төрки-татар атамалары еш очрый монда, димәк, җәннәткә тиң бу якларны безнең борынгы бабаларыбыз үз иткәннәр дип уйларга нигез бар.

Бу язмамда тарихта казынуны максат итеп куймадым. Ошады безгә монда ял итү. «Азов» кунак йортыннан диңгез буена нибары илле адым чамасы. Адым саен кафе, кечкенә генә базарлар, кибетләр, җаның ни тели – шул бар. Әмма өч-дүрт көннән соң ат, сыер ите сагындыра башлады. Чөнки монда бөтен ризык йә дуңгыз, йә тавык итеннән әзерләнә. Балык ризыгының муллыгын әйтеп тормыйм, тик менә көн саен өчәр-дүртәр мәртәбә ашагач, балыгы да, тавыгы да туйдыра икән.

Кафега, йә ашханәгә кергәч: «Безгә дуңгыз ите харам, сыер йә ат ите юкмыни?» – дип тә карыйм. Башта, каян килүебез белән кызыксыналар. «Татарстаннан, Казаннан», – дигәч: «О-о…» – дип куялар үзе, әмма дуңгыз гына тәкъдим итәләр. Әйтүләренчә, сыер, ат ите бик кыйбат тора һәм бу алар өчен «не выгодно» икән. Анысы шулай инде, Риман белән Фәридә өчен генә кем ат яки сыер суйсын, «дураков нет».

Кыскасы, күңел әкрен генә кыбырсый башлады: монда озакка калып булмас, ахры.

Яр буенда кызынып ятабыз. Теләсә кемгә – сүз кату, танышып китү – минем бер чир инде ул. Уң ягымда ятучы ир белән хатыннан: «Сез мондагы кешеме?» – дип сорадым, Түбән Новгородтан булып чыктылар. Сул ягымдагылар Екатеринбургтан икән. «Ел саен киләбез монда, бәлки, яшәргә дә күчеп килербез әле», – диләр.

Күпме кеше белән сөйләштем, барысы да бу гүзәл якларны мактый. Кучугурыда 2400 чамасы кеше яши, болар җирле халык исәпләнә, әмма минем исәпләүләр буенча,  аларның ким дигәндә яртысы – күчеп килүчеләр. «Кучугур» бәлки «күчү», «күченү» кебек сүзләрдән килеп чыккан атамадыр да әле. Гафу, тагын тарихка кереп китә яздым. Һәркем үзенә яшәр өчен иң уңайлы җир эзли инде ул. Яшьләр генә түгел, хәтта минем яшьтәгеләр дә картлык көннәрендә урын алыштыргалыйлар. Тик без башка тәрбия алган кеше шул. Без – туган як, туган җир, туган авыл, балачак сукмаклары турында җырлар җырлап үскән буын. Туган нигезне ташлап китү, кайчак, ниндидер хыянәт кебек тә тоела. Инде килеп «…читтә бәхет тапмам» дип юкка гына җырламыйлардыр. Әле бит «матур булса да торган җир, сагындыра туган ил» дигәне дә бар. Әлбәттә, без барган Краснодар крае – туган ил инде ул, әмма Татарстан түгел. Ничек кенә мактасам да, диңгез буенда балык белән тавык кына ашап, татарча бер сүз ишетергә, татарча җыр-көй тыңларга тилмереп яши алмам кебек.

Шушы хакта сүз каткач, дуслар арасында: «Чит-ят җирләрдә яшәүче татарлар бик күп бит, бер дә зарланмыйлар», – диючеләр дә бар. Мин үҗәтләнәм, аларның күбесе өчен чит ил – туган җиргә әйләнгән инде, дим. Чөнки чит-ят җирләрдә яшәүче икенче, өченче буын татарлар белән очрашып-сөйләшеп утырганым бар. Алар арасында һич югы ерак бабалары ватанында соңгы көннәрен яшәргә теләүчеләр дә юк түгел. Шунысы кызык, Казан аэропортына килеп төшкәч, Фәридә белән икебез дә: «Ниһаять, без өйдә!» – дип куйдык.

Шулай да, исән булсак, сәфәр чыгулардан туктамабыз, дидек, дөнья күреп, ял итеп кайту өчен диюем.

Риман Гыйлемханов


Риман Гыйлемханов: «Җәннәттән дә качасы килә»” язмасына фикерләр

Фикер өстәү