Рамзан Кадыйровның бабасы исемен йөртә торган мәчет ачыла

Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров Грозныйда яңа мәчет һәм заманча ипподром ачылуы турында инстаграмда  хәбәр итте.

«Бу якшәмбедә, 5 сентябрьдә, без Грозный шәһәрендә зиннәтле яңа мәчет ачабыз. Ул Джамлайла Алиханов исемендәге бистәдә  урнашкан һәм Чечняда ачылган 1308нче Аллаһ йорты булачак», –  дип язган ул. Мәчеткә бистәдә яшәүчеләр үтенече буенча Чечня башлыгының бабасы – Абдул-Кадыйр исемен бирәчәкләр.

Грозныйда халыкара стандартларга җавап бирә торган заманча ипподром да ачылачак. Рамзан Кадыйров сүзләренчә, Россиядә аңа тиңнәр юк. Ипподром базасында ат абзары, трибуналар, ветеринария пункты, бассейннар, тренажер комплекслары бар.


Фикер өстәү