Татарстанда такси йөртүче гаебе белән ике кешенең гомере өзелгән

Әлки районында 34 яшьлек ир гаебе белән юл һәлакәтендә ике кеше үлгән. Хәзер ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу сәбәпле, кешеләр үлемендә гаепләнә. Бу хакта Татарстан прокурорының ММЧ белән хезмәттәшлек итү буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Тикшерү фаразы буенча, узган елның 24 декабрендә кич белән Hyundai Solaris руле артында такси йөртүче Лаеш районы территориясендә Р239 Казан-Оренбург-Акбулак трассасы буенча хәрәкәт иткән. Машина салонында ике пассажир булган. Бер мизгелдә такси йөртүче идарәне югалткан һәм каршы як полосага чыгып,  Nissan X-Trail кроссоверы белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, Hyundai пассажирлары  – Спас районында яшәүче 58 яшьлек ир һәм Ульяновскида яшәүче 35 яшьлек хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Ир үз гаебен тулысынча таныган һәм зыян салган өчен өлешчә түләгән.


Фикер өстәү