COVID-19 һәм вакцинага бәйле һәркемне борчыган 12 сорауга ҖАВАП

Коронавирус инфекциясе һәм вакцинациягә бәйле сораулар кимеми, ә киресенчә, көннәнкөн арта гына. Инфекционист, педиатр, гастроэнтеролог Наилә ДРОЗДОВА шуларның иң еш очрый торганнарына җавап бирде.

 Коронавируска каршы вакцинаны ничә яшьтәге кешеләргә ясатырга ярамый?

Яшь буенча төгәл критерийлар юк, тикшеренүләр дәвам итә. Белүемчә, өлкән яшьтәгеләргә «ЭпиВакКорона» вакцинасын ясатырга киңәш итәләр. 60 яшьтән узган күп кенә танышларым «КовиВак» ясатты.

Нинди авырулар булганда вакцина ясатмавың хәерле?

Беренче чиратта, «Спутник V» вакцинасының беренче дозасын кадатканнан соң анафилактик шок булса, икенчесен ясатмаска киңәш ителә. Вакцина составына керүче компонентларга аллергия реакциясе күзәтелү дә прививка ясатмаска сәбәп булачак. Анамнезда (сырхау турында белешмә. – Ред.) анафилактик реакцияләр күрсәтелгән икән, вакцина ясату-ясатмау мәсьәләсе аллерголог белән хәл ителергә тиеш. Мин, әйтик, анафилактик һәм анафилактоид реакцияләрне кичердем һәм шуңа күрә вакцина ясатуга рөхсәтне табиб белән консультациядән соң гына алдым.

Әгәр дә кеше кайчан да булса башка аденовектор платформаларның клиник сынауларында катнашкан, аденовекторлы вакциналарның компонентларына анафилактик реакцияләре күзәтелгән икән, бу да – вакцина ясатмаска сәбәп.

12 яшькә кадәр балаларга вакцина ясатмаска ярый, чөнки аларда вакцинаны сынау башланып кына килә. Сырхауларның «йомшак» төркеменә – органнар яки төп күзәнәкләрне (сөяк җелеген) күчереп утырту буенча операция кичергәннәргә вакцинация уздырмауны нигезле дип саныйм. Нигезле генә түгел, минемчә, абсолют дәрәҗәдә дөрес бу.

Беренчел иммунодефицит, шул исәптән СПИДны абсолют түгел, бәлки өлешчә каршылык дип карарга мөмкин. Хәзер инде ВИЧ йоктырган сырхауларны вакцинацияләү буенча да тәкъдимнәр барлыгын беләм. В һәм С гепатитын йоктыручыларга да, хәлләре тотрыклы булганда, прививка ясатырга ярый.

Вакытлыча вакцина ясатмаска сәбәп – йогышлы һәм йогышлы булмаган актив ялкынсыну процессы. Сәламәтләнгәннән соң 2 атна узгач, прививка ясатырга була. Герпес вируслы инфекция турында әйтәбез икән, вакцина ясатудан кимендә 1 ай тыелып торырга кирәк.

Коронавирус белән авыргансыз икән, 6 айдан соң гына вакцина ясатырга ярый.

Яман шеш белән авыручыларны вакцинацияләү турында берничә сүз әйтеп китәм. Монда вакцина ясату-ясатмау карарын табиб-онколог кабул итә. 2021 елның маенда яман шеш белән авыручылар өчен менә мондый тәкъдимнәр чыкты:

«Спутник V» вакцинасын яман шеш булганда саклык белән генә кулланырга мөмкин;

«ЭпиВакКорона» яман шеш һәм кан авырулары булганда рөхсәт ителми;

«КовиВак» кадатырга теләгән онкогематологик сырхауларга чикләүләр юк.

Аутоиммун авыруларга килгәндә, күпләрне аутоиммун тиреоидит (калкансыман биз ялкынсынуы) кызыксындыра. Бу очракта вакцинациягә рөхсәтне эндокринолог кына бирә ала. Россиянең штаттан тыш баш белгеч-ревматологы Евгений Насонов бу уңайдан бик яхшы аңлатма бирде. Аутоиммун авырулары булганнар өчен гомуми кабул ителгән киңәшләр әлегә юк. Исәпкә алынырга тиешле нәрсәләр генә бар: бу – чирнең активлыгы, үткәрелә торган терапия, чир үзе. Вакцинацияне күтәрә алмаган төгәл ревматологик авырулар бармы дигәннән, алар юк. Табиб, сырхауны күзәтеп, вакцинацияне кайсы вакытта, дәвалауның кайсы стадиясендә башлап җибәрүнең кулайрак буласын аңлап-белеп торырга тиеш.  Вакцинаны җитештерү технологиясен дә исәпкә алу шарт, аутоиммун авырулы кешеләр өчен тере вирусы булмаган вакцина кирәк. Шуңа күрә бу очракта «КовиВак»ка өстенлек бирелә,  анысы – вирусы үтерелгән вакцина. Анда вирусның S-аксымы  гына түгел, ә вирус генына каршы җыелма бар. Ревматологик авырулы кешеләр өчен «Спутник V» да карала, мондый авыруларда бу җәһәттән тикшеренүләр үткәрү планлаштырыла. Аутоиммун чире булган авыруларны вакцинацияләү алдыннан өстәмә тикшеренү үткәрү җәһәтеннән болай диелде: күзәнәкле иммун җавабы һәм аутоантитәнчекләр күләмен карау әйбәт булыр. Аларга гомуми кан анализын тапшырырга кирәк. Анда лейкоцитлар күләмен, СОЭ (канда эритроцитлар төпкә утыру тизлеге), СРБ (С-реактив аксым) күрсәткечләрен карарга кирәк. Эпилепсиягә килгәндә, вакцинация тән температурасын күтәрергә мөмкин. Югары температурадан көзән җыеру өянәге башлана торган эпилептикларга прививка ясатмау хәерлерәк. Баш сөяге эчендә кан басымы күтәрелү вакцинация ясатмас өчен сәбәп була алмый. Ләкин мондый кан басымы тән температурасы күтәрелү, көзән җыеруга китерүче неврологик авыру сәбәпле арткан кешеләргә  прививка ясатырга ярамый.

Прививканың нинди тискәре йогынтысы булырга мөмкин?

Иң еш очрый торганнары – температура, укол урынының кызарып авыртып торуы, шешүе. Ютәл, тамак авырту, томау төшү, буыннар сызлау, хәлсезлек тә булырга мөмкин. Катлаулырак тискәре йогынтылар сирәк күзәтелә, әмма аларны да инкарь итмик. Тик аны алдан кисәтеп булмый.

Прививка кадатуга ничек әзерләнергә?

Прививка кадатырга 2–3 көн кала чирле кешеләр белән аралашуны чикләргә; 3–5 көн кала рационга яңа төр ризыклар кертмәскә, аэрозольләр, кремнар кулланмаска; 1–2 көн кала артык ашаудан тыелырга, күп итеп су эчәргә, зур йомышны үтәргә. Ә эч катудан интегүчеләргә клизма ясарга яисә глицеринлы шәмнәр кулланырга киңәш ителә. Вакцинация көнендә сырхауханәгә барырга 2 сәгать кала күп ашамагыз, прививка кадатканнан соң ярты сәгать дәвамында сырхауханә тирәсендә булыгыз, су эчегез. Вакцина ясатыр алдыннан гомуми кан (ОАК) һәм бәвел анализы тапшырсаң яхшы. Шәхсән мин, инфекция йоктырмаган икәнемне аңлар өчен, вакцина ясатыр алдыннан ПЦР ысулы белән мазок тапшырдым.

Вакцина ясатканнан соң: 2–3 көн дәвамында кеше күп җыела торган урыннарга бармаска, күбрәк саф һавада йөрергә; күп итеп сыеклык эчәргә һәм яхшылап тукланырга; берничә көнгә физик эшләрдән тыелып торырга киңәш ителә.  Душ керү һәм ваннада яту тыелмый, бары тик сауна, мунчага йөрмәү хәерле.  Инъекция урынында авыртулар булса, температура күтәрелсә, антигистамин препаратлар яисә ялкынсынуга каршы стероид булмаган дарулар кулланырга тәкъдим ителә.

Вакцинаның тәэсире күпме вакытка җитә?

«КовиВак» – 8–12 ай, «Спутник V» – 6–8 ай, «Спутник Лайт» – 4–5 ай, «ЭпиВакКорона» – 6 ай.

Антитәнчекләр микъдарын ничек белергә?

Күпләр антитәнчекләр титры нинди булуга карамастан, вакцина ясатырга өнди. Минем титр башта 500дән югары иде һәм мин коронавируска каршы плазма тапшырдым, бу күрсәткеч 7 ай буе шулай торды. Аннары 1:400гә кадәр төште, ә июньдә тикшерткәндә Вектор Бест буенча 1:200 иде.

Abbott нәтиҗәсенә аңлатма:

Күләм ягыннан исәпләү диапазоны Abbott AU/мл (ед/мл): бер миллилитрга 21– 40.000 берәмлек.

Әгәр антитәнчекләр < 50,0 бер./мл икән – «тискәре». Сез бөтенләй диярлек сакланмаган. Ни өчен «бөтенләй диярлек» дип әйтәм, чөнки әгәр дә вирус белән чирләгән булсагыз, иммунологик хәтер барыбер кала.

Мондый күрсәткеч түбәндәге очракларда була: SARS-CoV-2 белән чирләмәгәнсез; кан анализы алганда сезнең инкубация чоры яки инфекция йоктыруның беренче көннәре булган (клиник билгеләр күренә башлаганнан соң бер атна); иммун системасы проблемалары булган кешеләрдә антитәнчекләр акрынрак һәм азрак күләмдә формалаша; антитәнчекләр күләме тиз вакыт эчендә кимегән һәм тест аны «күрмәгән», ләкин организмда антитәнчекләр барыбер бар.

Әгәр антитәнчекләр 50,0 бер./мл дан күбрәк икән – «уңай». Сез сакланган. Элегрәк яисә күптән түгел SARS-CoV-2 белән авыргансыз, антитәнчекләр барлыкка килгән. Агрессив «Дельта» штаммыннан сакласын өчен, антитәнчекләр күрсәткече 1300 бер./мл дан да ким булмаска тиеш.

ВекторБест BAU нәтиҗәсенә аңлатма:

<10,0 – «тискәре». Организм йә бөтенләй, йә бөтенләй диярлек сакланмаган; 10,0 нан зур яки тигез – «уңай». Организм сакланган. Әлеге тест-система күрсәткечләренең якынча эзлеклелеге (җитештерүче мәгълүматы буенча): 80,0 – 149,9 BAU/мл – антитәнчекләр күләме уртача; 150,0 BAU/мл – вирусны нейтральләштерү активлыгы иң зур (плазманың вирусны нейтральләштерү активлыгының 1:160 титрына тәңгәл); > 500,0 BAU/мл – максималь күләмдә антитәнчек формалашкан (гадәттә 530–570 BAU/мл). Төгәл саннар исәпләнми, чөнки клиник мәгънәгә ия түгел.

Аеруча агрессив «дельта» штаммыннан саклау өчен, «Вектор-Бест» тест-системасы буенча антитәнчекләр күрсәткече 250–500 бер./мл дан да ким булмаска тиеш. Мин прививка кадатырга барганда, антитәнчекләр титры яхшы, ләкин тиз кими бара иде. Әгәр сезнең ниндидер күләмдә антитәнчекләр булган һәм сез прививка кадаткансыз икән, организмның беренчел җавабына (формалашкан антитәнчекләргә) тагын көчле антиген өстәлә дигән сүз (иммунологиядә бу буст дип атала). Антитәнчекләр күләме артачак. Монда бер начар әйбер дә юк. Бернинди куркыныч та тудырмый, организм озаграк вакытка сакланган килеш калыр.

Беренче яисә икенче прививкадан соң COVID-19 йоктырып буламы?

Вакцина ясаткан булсам да, вирусны башкаларга йоктыра аламмы?

Юк, әгәр дә вакцина ясатырга инде вирус йоктырган килеш бармагансыз икән, 4 вакцинаның берсе дә чир китереп чыгара алмый һәм сез беркемгә дә вирус йоктыра алмыйсыз, чөнки аларның берсендә дә тере вирус юк. «Спутник V» һәм «Спутник Лайт»та булган аденовируслы векторга килгәндә, аннан вирус йоктыру мөмкин түгел, чөнки, вектор өчен, урысча әйткәндә, «вирус-евнух» кулланыла. Гриппка охшаш билгеләр китереп чыгарырга мөмкин, әмма бар кешедә дә түгел.

«Вакцинаның беренче компонентын ясаттым – авырый башладым, димәк, прививканың нәтиҗәсе юк?!» – диләр. Бу дөрес фикер түгел. Иммунитет вакцинаның беренче дозасын алганнан соң 21 көн узгач кына барлыкка килә («Спутник V», «Спутник Лайт», «ЭпиВакКорона»). «КовиВак» кадатсаң – 14 көннән. Бу вакыт аралыгында тирә-юньдәгеләрдән вирус йоктырып, авырып китү ихтималы бар.

Вакцинаның икенче компонентын ясаттым – авырып киттем. Вакцинаның нәтиҗәсе юк?! Бу да дөрес фикер түгел. Вирусның зур дозасын вакцинаның икенче компонентын ясатканчы (инкубация чоры – 2–14 көн, уртача алганда – 5–7 көн) эләктергән булуыгыз ихтимал (вирус кисәкчекләренең зур дозасы – якынча 1000, коронавирус йоктыру өчен шул җитә). Бу вакытта беренче вакцинациядән соң антитәнчекләрнең бик күп булмавы да мөмкин. Моңа өстәп, һәркемнең иммун системасы да төрле булуын исәпкә алырга кирәк. Кемдәдер антитәнчекләр тизрәк барлыкка килә, кемдәдер – акрынрак. Шулай итеп, вакцинаның икенче компонентын кадатырга инде инфекцияле килеш килгән булуыгыз ихтимал.

Үз мисалымда әйтә алам: мин прививка кадатырга барганда, организмымдагы антитәнчекләр титры яхшы иде. Вакцинаның икенче компонентын/дозасын ясатырга дүрт көн кала эштә коронавирус инфекциясе расланган бер кеше белән аралашканмын. Бу хакта миңа хәбәр итүче булмады. Шуннан соң дүрт тәүлек узгач, вакцинаның икенче дозасын ясаттым һәм тагын 4–5 көн узгач, мәкерле коронавирусны йоктырган кешеләр белән өч тапкыр контактка кердем. Шулай да авырып китмәдем әле.

Билгеле булган бер генә вакцина да чирдән тулысынча сакламый. Бу коронавируска гына кагылмый. Әмма вакцина авыруның кискенләшүеннән һәм үлем белән тәмамлануыннан 100 процент саклый. Вакцинациядән соң озак вакыт узгач, коронавирус йоктырсагыз, хәлегез һичшиксез аерылып торачак. Авыру гади салкын тию кебек узачак.

Вакцинадан соң организм үзен ничек хис итәчәк?

Бу – һәр кеше өчен индивидуаль. Кемдер прививка ясатканын сизмәс тә, кемнеңдер температурасы булыр. Шәхсән миндә йокы килү, тирләү кебек билгеләр күзәтелде, 1–2 көн укол урыны авыртты.

Вакцинадан соң яисә аңа кадәр кешегә үзизоляция кирәкме?

Юк, кирәк түгел. Шулай да кеше күпләп җыела торган урыннарда йөрмәскә һәм аралашуны киметергә киңәш ителә.

Вакцинадан соң битлек кими йөрергә ярыймы?

Битлектән йөрү  ул – барыбер иммунизация. Аны дөрес итеп кию һәм алмаштырып тору зарур. Прививка кадату сезгә үлемсезлек вәгъдә итми. Киресенчә, вакцинациядән соң иммунитет формалашканда, организм күпчелек инфекцияләр йоктырырга мөмкин. Шуңа күрә битлек киеп, кулларыгызны юып йөрегез.

Вакцина ясату нигә мөһим?

РНК-вируслар, кешедән кешегә күчкәндә, бик тиз арада үзләренең копияләрен барлыкка китерә  һәм шул процесста бик күп хаталар ясала. Вирусның тиз һәм еш мутациясе шуның белән аңлатыла. Прививкалы кешеләр никадәр күбрәк булса, вирусның кешедән кешегә күчеше дә шулкадәр азрак булачак, димәк мутацияләнү туктала, аның организмда ныгуына киртә куела. Иң агрессив һәм югары контагиоз булып саналган «дельта» һәм «дельта+» штаммнары да юктан бар булмаган. Кеше бик күп яши торган Һиндстанда инфекциянең тиз һәм зур күләмдә таралуыннан килеп чыккан.

Вакцина ясатканнан соң антитәнчекләрне тикшерүгә тапшырылган анализ аңлашылмый. Эш нәрсәдә?

Эш шунда: авырганнан соң ясалган тест – вирусның өслегендә түгел, ә вирус эчендә урнашкан N-аксымга тест ул. Антитәнчекләр нәкъ шуңа карата барлыкка килә. Шушы тест белән вакцинациядән соң антитәнчекләрне тикшерсәгез, ул сезгә бернинди дә нәтиҗә күрсәтмәячәк. Вакцинациядән соң исә антитәнчекләр S-аксымга карата формалаша («ЭпиВакКорона» һәм «Спутник V» ясаткан очраклар турында сүз). Бу организмда вирусны нейтральләштерү һәм антитәнчекләрне эшләп чыгаруны тәэмин итә.

Чулпан Гарифуллина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү