Татарстан мәктәпләрендә терроризм һәм ышаныч турында фикер алышачаклар

Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Казанда һәм Татарстан районнарының 20дән артык белем бирү учреждениеләрендә «ышаныч» темасына багышланган терроризмга каршы юнәлештәге 10 көнлек ачык лекторийлар үткәреләчәк.

Лекцияләр Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең психологы, иҗтимагый һәм яшьләр ярдәмчеләре белән берлектә әзерләнде.

— Безнең академия Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстанда Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәмендә «Дөнья — ул без!» программасын гамәлгә ашыра. Ул яшьләр арасында терроризмны һәм экстремизмны профилактикалауга юнәлтелгән. Быел безнең төркем Татарстан мәктәпләрендә  „ышаныч“ темасы буенча фикер алышачак, — диде «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы вәкиле, «Дөнья — ул без!» республика программасының җитәкчесе Андрей Егоров.

Бүген укучылар белән очрашу Казанның 91 нче мәктәбендә узды. Алар алдында Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең җәмәгать ярдәмчесе, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты укытучысы Дидар Оразов чыгыш ясады.

— Без кешеләрнең аңлы булуын телибез. Куркынычсызлык темасына багышланган бик күп чаралар үткәрәбез. «Ышаныч» темасы бик катлаулы. Шуңа күрә дә чараларны  кызыклы, мәгълүматны мавыктыргыч итергә тырышабыз, – дип сөйләде ул.

                                                                               Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү