Әнгам Атнабаев: Талантларның язмышлары авыр – чөнки алар гайре табигый (ШИГЫРЬЛӘР)

Теләк
Бир син миңа, язмыш, барсын да бир:
Көндез – кояш,
төндә аен бир,
Борма-борма барыр юлымны бир,
Юл читендә ап-ак каен бир.

Кайгырырга кара кайгымны бир,
Шатланырга якты шатлык бир.
Иң яраткан авыр эшемне бир,
Һәм эшемә карап, кашык бир.
Җылы язлар, усал кышлар бир,
Кышлардан да усал дуслар бир.

Дусларымның кадерен белер өчен
Дусларымнан күбрәк дошман бир.
Гомер буе янып-көяр өчен
Мәхәббәт бир…
Бүген бирәлмасаң,
Иртәгә бир – көтәрмен.
Тик берсен дә ярым-ярты бирмә, |
Бөтенләйгә бир син – бөтенен.
***

Шыбыр-шыбыр яңгыр ява,
Чылата керләреңне.
Керфекләрең ник чыланган,
Сагындың кемнәреңне?

Елама, дип юатсам да,
Барыбер еларсыңдыр.
Болытлар бит тулышканнар –
Яңгырны тыярсыңмы?

Шыбыр-шыбыр явар да ул,
Шыбырдап үтеп китәр.
Кояш чыгар, кояш чыккач,
Керләрең кибеп бетәр.

Керфекләр дә, керләр кебек,
Тиз генә кипсә икән,
Сагынулар да, яңгыр кебек,
Килсә дә китсә икән!

***
Киткән кошлар кире кайтыр ул
Бу дөньяның көзләре дә матур…
Киткән кошлар, әйдә, китсеннәр,
Үткән гомерең кире кайтмас, диеп,
Баш очымнан, әйдә, үтсеннәр.

Көзләрнең бит язлары да була,
Китүләрнең була кайтыры.
Яннарымда син каласың әле,
Синең белән дөнья матур ул.

Синең белән без йөрегән юлга
Киткән кошлар юлы тиңмени?
Синнән башка гомерем ямьсез минем,
Синнән башка мин ул минмени?!

Моңсу гына аккан көннәрем дә
Син булганга җырлап ага бит,
Син булганда минем йөрәгем дә
Яшь чактагы сыман кага бит.

Үткән гомер кире кайтмаса да,
Киткән кошлар кире кайтыр ул;
Бу дөньяның көзләре дә матур,
Син булганга шулай матур ул!

***

Талантларның язмышлары авыр –
Чөнки алар гайре табигый,
Дөнья балалары арасында
Я дивана сыман, я үги.

Туры булсаң, нигә кәкре, диләр,
Кыек булсаң, нигә төз түгел,
Нигә инде мөгез чыгарасың,
Нигә безнең кебек без түгел?

Талантларның күңелләре нечкә,
Сындырып та була кимереп,
Сыйдырып та була бүгенгенең
Калыбына туры китереп…

Ахыр чиктә, үтереп тә була…
Тик терелтеп булмый кабаттан….
ТАЛАНТЛАРГА, ЗИНҺАР, КАГЫЛМАГЫЗ,
ҮЗЛӘРЕНЧӘ БУЛСЫН ТАЛАНТЛАР!!!

 

 


Фикер өстәү