Татарстан юлларында камералар арта

Ел азагына кадәр Татарстан юлларында 78 яңа фото һәм видеокамера пәйда булачак. Җиһазлар сатып алу, көйләү һәм аларны Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ мәгълүмат системасына тоташтыру өчен якынча 140 миллион сум бүлеп биреләчәк.

Электрон җайланмалар Татарстанның егермедән артык районында урнаштырылырга тиеш. 52се берьюлы ике юнәлеш буенча тизлекне билгеләячәк, 22се – йөртүчеләрнең «стоп-линия» алдында туктап калу-калмавын күзәтәчәк. Тагын дүртесе хәрәкәтнең гомуми кагыйдәләрен бозуны теркәячәк.


Фикер өстәү