Күпбалалы гаиләләр ипотека түләү өчен дәүләт ярдәме алган

Республикада күпбалалы 96 гаилә ипотека түләү өчен 450шәр мең сум күләмендә дәүләт ярдәме алган. Аларга бу максатта барлыгы 43 миллион сум чамасы түләнгән.

Хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды  социаль ипотека буенча фатирлы булучылардан субсидия алуга документларны бер ай элек кабул итә башлады. Акча алуга гаризаларны фондның Казандагы, Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Камадагы вәкиллекләренә юлларга мөмкин.

Субсидия алу өчен Татарстанда барлыгы 173 гаилә документ тапшырган.  Бу акча 2019 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәрге чорда өченче яки шуннан соңгы баласы туган гаиләләргә бирелә. Социаль ипотека буенча фатир алучы гаиләләр заем килешүенә күчкән очракта субсидия алырга мөмкин. Төп шарт – ипотека килешүенә  2023 елның 1 июленә кадәр кул куелган булырга тиеш.


Фикер өстәү