«Сулыш алып туя алмыйм»: авыл халкы бүген нинди кәеф белән яшәп ята?

Авылларда – бәрәкәтле чор. Халык яздан бирле тырышып эшләгәненең матур нәтиҗәсен күрә. Бүген инде күпчелек кеше бәрәңгеләрен алып бетерде, яшелчәләрнең шактые тозланып, маринадланып, базларга кереп урнашты, җиләк-җимешләр дә туңдыргычларда үз урынын тапты. Терлек азыгы әзерләү кебек мәшәкатьләр дә күпләрнең инде хәл ителгән. Шулай да авыл халкы бүген нинди кәеф белән яшәп ята? Сораштыруда – авыл сулышы.  

«Сулыш алып туя алмыйм»

Гөлүсә Батталова, шагыйрә. Әтнә районы Күәм авылы:

– Улыбыз беренче сыйныфка укырга керде. Шуңа күрә бүген безнең дөньябыз шул вакыйга тирәсендә әйләнә. Беренче сыйныфка 14 бала барды. Авыл өчен анысы да начар түгел дип уйлыйм. Укучылар бик яхшы укытучыга эләктеләр. Үзебезнең «Тукай» хуҗалыгы мәктәпкә беренче сыйныф укучыларына дип парталар, уку кирәк-яраклары бүләк итте. Мәчетебез дә читтә калмады. Шундый ук комплект өләште. Шулай итеп, балаларыбыз бәйрәм көнне бүләкләр төяп кайтты. Анысы да матур күренеш. Мәктәпнең шулай хуҗалык, мәчет белән бергә кулга-кул тотынышып эшләве безне, әти-әниләрне, куандырды.

Мин көзне бик яратам. Ул минем ел фасылым. Быел эссе, коры җәй булуга карамастан, яшелчәләребез дә бик уңды. Бәрәңге уңышы уртача. Бер дә зарланырлык түгел. Гомумән, Күәм халкы да бүген кәеф күтәренкелеге белән яши дип саныйм. Авыл халкы көзнең бәрәкәтен тоеп гомер итә. Амбарга – ашлык, йортыңа ризык кергән чор. Коронавирус белән авыручылар да күп түгел дип беләм. Хәзер бездә прививка ясатучылар да артты. Фельдшерыбыз да әллә нинди белемле, тәҗрибәле табибларны да алыштырырлык кеше.

Үзем Әтнә театрында эшлим бит инде. Анда шулай ук – «урак өсте». Октябрь башында сезон ачарга әзерләнәбез. Фәрит Бикчәнтәев Рабит Батулла пьесасы буенча «Кичер мине, әнкәй» спектаклен сәхнәләштерә. Үзем дә иҗат белән яшим. Авыл җирендә иҗат итү, шәһәргә караганда, күпкә рәхәтрәк һәм уңайлырак. Авылда шәһәр ыгы-зыгысы, шау-шуы юк. Шуңа күрә уйланырга, фикер йөртергә җайлырак дип уйлыйм. Авылда исә утырып язу өчен үз-үзеңдә дисциплина булырга тиеш. Ркаил абыйның: «Профессионал язучы илһам килгәнне көтеп утырырга тиеш түгел. Ул утырырга да язарга тиеш», – дигән сүзләре бар. Мин дә шуның өстендә эшлим.

Энҗе Исмәгыйлева, укытучы. Яшел Үзән районы Бакырчы авылы:

Авылыбызда тырыш, шөкер итә белүче халык яши. Мин үзем Күгеш авылы мәктәбенә йөреп укытам. Быел Бакырчы авылына беренче сыйныфка 3 бала барган. Башлангычны бер укучы тәмамлаган иде. Гомумән алганда, башлангыч мәктәптә 9 укучы укый. Бакчага йөрүчеләр күбрәк. Унбишләп укучы бардыр. Авылыбызны, өметсез, дип әйтә алмыйбыз. Бәрәңге алынды. Елына карап яхшы уңыш алдык. Бик сирәкләрнеке генә уңмаган. Хуҗалыкка килгәндә, «Кызыл Шәрык» холдингы безнең якларда кукуруз үстерә. Әлегә шуны җыю белән мәшгульләр. Халыкның күпчелеге читкә чыгып эшли. Ике авыл арасында комплекс төзелә. Шунда эшләүчеләр дә бар. Кызганыч, авылыбызда терлек саны елдан-ел кими. Быел сыерларын күпләр бетерер дип уйлыйм. 120ләп хуҗалыгы булган авылыбызда көтүгә 20–30 тирәсе сыер чыга. Безнең авыл өчен бик аз инде бу. Ни генә булса да, эш булганда, авылда яшәү барыбер рәхәт. Бүген шәһәрдән әйләнеп кайттык. Рәхәтләнеп, иркенләп сулыш алып, бакчага чыктым. «Эх, авылда яшәү шулкадәр рәхәт!» – дип сөенеп туя алмыйм. Бик яратам аны.

Авыруларга килгәндә, соңгы ике атна эчендә өлкәннәр арасында авыручылар саны кинәт артты. Хастаханәдә ятучылар да бар. Үземнең дә каенанам белән каенатам авырый. Яшьләр арасында авыручылар юк.

Сынау елы

Айгөл Ханова, алдынгы фермер. Тукай районы:

– Эшләрне яхшы дип әйтеп булмый. Үзебез каты авырдык, уңыш юк. Булганы да, бик кыйммәт. Әлегә бер кәеф тә юк. Кош-корт ризыклары бик нык артты. Бройлерлар өчен кушылма азыкның килограммын 43 сумнан булачак, диләр. Аңа кадәр 21–16 сумнан алган идек. Үзебезнең уңыш начар булды. Безнең хуҗалык бик зур булгач, узган елларда да ризыкны башкалардан күпләп юнәтә идек. Быел күрше-тирәдәге фермерларның да хәлләре мөшкел. Әлегә ашлык сатучылар юк. Тынлык, чөнки үзләрендә дә аз. Ләкин барыбер ярты юлда тукталып калып булмый. Алга барырга, кайбер эшләрне үзгәртергә кирәк булачак. Планнар да бар, шул юнәлештә эшлибез. Бүген хуҗалыкта 50 мең кош-корт бар. Ел дәвамында сатабыз аларны. Авырлыклар булуга карамастан, күп тырышлык керткән эшебезне бетермәбез анысы.

Хәмзә Хисмәтуллин, күпләп кәбестә үстерүче. Кукмара районы Зур Сәрдек авылы:

Гомумән алганда, халык быел коронавирус белән дә, корылык белән дә сыналды. Күңелдә тынычлык юк, дип әйтсәм дә, дөрес булыр. Җәй буе яңгыр көттек. Әле дә булса юк. Бу бит көзге культуралар, киләсе ел уңышы өчен дә бик зур зыян сала. Ашлык бәяләре чыннан да артты. Халык терлекләрне бетерә башлады. Менә әле бүген генә авылдашым белән сөйләшеп тордык. Алар 30лап сыер тота иде. Унга гына калдырганнар. Алары да алучы булмаганга гына калып тора, ди. Мал асрауның файдасы юк бит. Үзегез уйлап карагыз: бүген арпаның килограммы 15 сум тора. Әле ул тагын кыйммәтләнергә мөмкин. Узган ел 7–8 сумнан алган идек. Ә сөтнең литрын халык әле дә булса 20 сумга сата. Ким дигәндә дә 40 сум түләнергә тиеш югыйсә. Ит турында әйтеп тә тормыйм. Быел анысы 15–20 сумга артыр инде. Ләкин ул гына чыгымнарны каплый алмый бит. Ул болай да чак-чак кына каплый иде. Сүз дә юк, бу проблемалар электән үк килә. Ләкин корылык хәлне тагын да авырлаштырды.

Мин үзем дә яшелчәчелек белән шөгыльләнәм. 10 гектар мәйданда кәбестә утырткан идем. Уңыш узган елның якынча 70 процентын тәшкил итте. Корткычлар, корылык та үз эшен эшләде. Майдан бирле су сибәбез. Әле ярый, бәхетебезгә, инеш якын. Аның каравы, узган елдан аермалы буларак, кәбестәгә ихтыяҗ зур. Былтыр 4 сумнан саткан яшелчәне быел 20 сумнан килеп алырга әзерләр. Чөнки Чувашия, Мари Илендә яшелчәләрне су сипмичә үстерәләр. Аларда да яңгыр булмагач, уңышлары юк. Лаеш районы Хәерби авылында, Биектау районының Бөреле авылында да быел кәбестә утыртмаганнар. Берничә ел кәбестәнең бәясе гел булмады бит. 3–4 сумга сату чыгымнарны капламады. Мондый хәл килеп чыгасы билгеле иде инде. Ни сәбәпледер, шушы хәлләр анализланып, хөкүмәт дәрәҗәсендә нәтиҗәләр ясалмады.

Ашлама бәясе дә бик артты. Ипи, яки яшелчә бәяләре артуның төп сәбәпләре дә шул. Эшмәкәр яки бәяне арттырырга яки эшен бөтенләй туктатырга мәҗбүр була. Узган ел без ашламаны 20–22 сумнан алдык. Бүген ул инде 40 сумга якын тора. Мондый шартларда киләсе ел уңышы ничек арзан була ала?

Авылдашлар коронавирус белән дә авырып торалар, тик соңгы бер айда халык күпләп прививка ясата башлады. Хатыным фельдшер булып эшләгәнлектән, мәгълүматны белеп торабыз. Халык авыруның чын, җитди вирус икәнлегенә төшенде. Вакцина ясатучылар арасында авыручылар әлегә кадәр ишетелмәде. Мин үзем аны ясату ягындамын. Без барыбыз да бу эшне эшләдек тә.

Хөрия Җиһаншина. Буа районы Яңа Чәчкап авылы:

– Төп борчуыбыз – корылык. Халык яңгыр көтә. Әле менә ярты сәгать элек бераз явып узды. Өмет уянды азрак. Игенчеләр чәчү чәчә алмый тилмерә. «Авангард» агрофирмасы чәчте чәчүен. Фермер энеләрем кырга керми торалар әле. Узган ел көзге бодайлары тишелмәде бит. Шуңа күрә быел тәвәккәлли алмыйлар. Халыкка җиңел ел булмады быел. Көтүлекләрдә малларга ашарга ризык калмаса да, йөреп торалар. Ашлык бәяләре артты. Фермерлар халыкка тиешле азыкны бирде. Шуңа күрә, мал бетерәбез, дип әйтүчеләр турында ишеткәнем юк. Халык барыбер тырыша. Бәрәңге алып бетерделәр. Уңышы уртача. Елына күрә ярыйсы. Азык чөгендеренә чыгучылар күренми әле.

Зөһрә Садыйкова  


Фикер өстәү