«Тарих барлык хаталары, фаҗигаләре белән кабатлана…»

Җәй азагында илдә тарихи мәгърифәтчелек буенча махсус ведомствоара комиссия эшли башлады. Аны Президент ярдәмчесе, элекке мәдәният министры Владимир Мединский җитәкли. Комиссия турындагы нигезләмә буенча, ул дәүләт органнары, фәнни һәм белем бирү, мәдәният оешмаларының эшен координацияләячәк. Комиссия тарихны популярлаштыруга, халыктагы тарихи гыйлемлелекне арттыруга импульс бирә алырмы? Әллә гади бер күзәтчелек учреждениесе генә булып калырмы? Тарихи объективлыкка ни булыр? Ул артырмы, әллә инде кимерме?

Тарихи мәгърифәтчелек – соклангыч әйбер. Аның белән хәтта борынгы греклар, римлылар, иезуитлар да шөгыльләнгән. Аның соклангычлыгы, әлбәттә, халыкка җиткерелеп торган тарих чын һәм объектив булган очракта, тарихка идеология килеп кушылмаганда…

Фәннәр, мәктәптә укытыла торганнарын да кертеп, барысы да кирәкле һәм мөһим. Еш кына шундый сорауга җавап эзләгәнем булды: мөһимнән дә мөһим дип кайсы фәнне әйтеп була икән? Минем фикерләвемчә, тарихны – кешелекнең үткәнен. Үткәнне белмичә киләчәкне күркәм итеп кору мөмкин түгел. Математика белән физика да бик кирәк. Квадрат тигезләмәләр яисә Планк постулатлары соңыннан онытылса да. Тик аларны өйрәнеп, бала, бердән, үзендәге мантыйкны үстерә, икенчедән, безне урап алган тирә-якның нинди кануннар буенча яшәгәнен аз булса да чамалый башлый. Тарихның урыны башка һәм, миңа калса, күпкә әһәмиятлерәк. Ул – чынлыкта кешелекне яшәргә өйрәтүче фән. Ләкин бер искәрмә белән: хәтер кыска булмаганда, артка һәрдаим борылып карый белгәндә. Тик ни хикмәт, карамыйбыз. Караган очракта да тарихны тиешенчә белмибез. Ә бит башканы өйрәнмәгәндә дә кешелекнең, үзең яшәгән илнең, үз милләтеңнең үткәнен белеп тору, миңа калса, үтә дә зарур. Ул гынамы! Андый белем бәндәне гомере буе озатып йөрергә дә тиеш. Шул ук алгебраның кайсыдыр бүлекләрен бөтенләй оныту кешегә дә, җәмгыятькә дә зарар китерми. Ә тарихны – иҗтимагый фикер тудыручы фәнне белмәү, әйтер идем, хәтта гади кешегә дә зарарлы. Сәясәтчеләрне, югары җитәкчеләрне инде әйткән дә юк. Тарихны өйрәнү мәктәп программасына гына кайтып калырга тиеш, дип уйлау да – хата. Алга барганда үткәндәге ялгышлар барысы да күз алдында торырга тиеш. Алар кабатланмасын өчен. Тарихны белү, башкага бик ис китмәгәндә дә, минемчә, кешене мәгърифәтле, укымышлы итә.

Ялгышлар дигәннән. «Тарих кабатлана» дигән сүз дә тикмәгә генә тумаган бит. Әйе, кабатлана, барлык хаталары, фаҗигаләре белән даими кабатланып тора. Беренче Бөтендөнья сугышы туктап, ике дистә ел узуга, 60–65 миллион кешенең гомерен кискән икенчесе башлануын искә төшерик. Гомумән алганда да кешелек тарихы – мәгълүм ки, сугышлар тарихы. Жан-Жак Бабель исемле швейцарияле тарихчы исәпләвенчә, безнең эрага кадәр 3500 елгы чордан алып шушы ХХI гасырга кадәр (5500 ел буе) кешелек җәмгысы 292 ел гына сугышмыйча торган. 5500нең 5200 елында кеше дип аталган «аңлы» затлар бер-беренең канын койган да койган. Менә шундый факт.

Шундый саннардан соң тарихи мәгърифәт, аның үтә дә зарурлыгы хакында уйланмый хәл юк. Идеалда ул бар тарафларда элекке тырмаларга яңадан китереп басмаслык итеп оештырылырга тиеш. Шул чагында рус тарихчысы Василий Ключевскийның «Тарих – укытучы түгел, ул – тәртип бозмасыннар өчен күзәтеп торучы» («История – не учительница, она – надзирательница») дигән, халыкның билгеле бер өлеше белгән әйтем дә актуальлеген, бәлки, югалтыр иде. Ключевский заманнарында гимназияләрдә начар укыган һәм тәртип бозган өчен җәза бирүче махсус педагоглар – надзирательләр эшләгән.  Тарих нәкъ менә укытучы, сабак бирүче, без исә аның дәресләрен яттан белүчеләр булырга тиеш. Шул исәптән сәясәтчеләр, илбашлары да…

Без, татарлар, соңгы җанисәп буенча 5,5 миллион исәпләнәбез. Үз халкының тарихын «бишле»лек, димим, билгеле бер дәрәҗәдә яхшы белгән милләттәшләребез күпме икән? Ә бит безнең халыкка тарихны белү башкаларга караганда ныграк та кирәк. Бердән, милләтнең үткәне шундый бай, тирән һәм данлы. Икенчедән, тарихны белү ул – үзаң чыганагы. Үзаң безгә даими җитенкерәми. Үткәнен рәтләп белмәгән, аның белән кызыксынмаган кешедә милли үзаңның сайлыгын исбатлап торасы түгел. Мәскәүдә төзелгән комиссиядән килеп, тарихыгызны белегез, өйрәнегез, димәячәкләр безгә. Алар Россия тарихын, аны популярлаштыруны, дәүләт теләгәнчә итеп халыкка иңдерүне алга сөрәчәк. Татар үз тарихына үзе мөкиббән булырга тиеш… Башка субъектларда күзәтелмәгән Тарих институты, аның булуы, татар тарихы белән тирәнтен шөгыльләнүе – әлбәттә, олы казаныш һәм горурлыгыбыз. Институт татар тарихын киң җәмәгатьчелеккә илтеп җиткерү белән турыдан-туры шөгыльләнә алмый. Аларның вазыйфалары башка. Шулай да алар, җитәкчеләребезгә тарихыбызны халыкка иңдерү юлларын күрсәтеп торсын, андый эшнең үтә дә мөһимлеген аңлатсын иде, диясе килә. Шушы җәһәттән шәхсән мин, республика каналларында тарихыбызга багышланган тапшыруларның тагын да күбрәк, кызыклырак булуын теләр идем.

Тарих хакында сүз алып барганда «Тарихны җиңүчеләр яза» дигән гыйбарәне дә искә алмый ярамастыр. Без – дәүләтсез калган, димәк җиңелгән, әмма исән халык. Азаюга таба барсак та. Хокукларыбыз тулы, мөмкинлекләребез зур, дип әйтә алмыйбыз. Ләкин алар бар. Бу уңайдан янә дә бер кат тарихыбызны пропагандалауда булган бар мөмкинлекләрне дә кулланасы иде, диясе килә. Әйе, безгә Алтын Урда чоры тарихын өйрәнүне тыйган заманнар булды. Без урта мәктәптә укыган вакытларда «ТАССР тарихы» дип аталган уку әсбабы да тарихка тулысынча коммунистик идея аша карады, дөреслек анда күп түгел иде. Мин үз-үземнән кайчак сорыйм: тарих объектив түгел икән, анда дөреслек күпме, ничә процент була? Гомумән буламы? Сорау катлаулы.  Җиңүчеләр генә язган тарихта хакыйкать 50 процентка да җитми дисәк, ихтимал, ялгышмабыз. Вакыйгалар елъязмасы башкалар тарафыннан яисә башкалар күзәтүе астында язылган икән, ул инде – тарих түгел, ә дәүләт идеологиясенең бер өлеше. Бу – аксиома.

Киләчәк, әлбәттә, тарихсыз, аны гел белмәгән очракта да ярала, иртәгәсе көн ансыз да туа. Ләкин аның күркәм, мәгънәлелеге барыбер шул фәнгә, аннан сабак алу-алмауга барып тоташа.

Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү