Пенсионерлар һәм хәрбиләргә Президент акчасы килә башлады

Пенсионерлар бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум акчаны ала башлады. Әлеге акчаны Россиядә 42,7 млн кеше, шул исәптән Татарстанда 1120000 пенсионер алачак. Инде алдан хәбәр иткәнебезчә, 30 мең кешегә бу акча пенсия килә торган банк картасына, 12,7 млн кешегә почта  аша таратылачак. Пандемия вакытында өлкәннәр көтелмәгән кыенлыклар белән очрашты. «Бердәм Россия» партиясенең халык программасы турында фикерләшкәндә, пенсионерларга ярдәм күрсәтүне Россия Президенты Владимир Путин хуплады.

– Россия Президенты бу түләүне якланган дип бәяләде, – дип искәртте Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин. –  Берәү дә  борчылмасын, әлеге акча башка  төр түләүләр һәм социаль ярдәм чаралары билгеләгәндә исәпкә алынмый. Бу акчадан суд карарлары һәм башкарма документлар нигезендә тотып калулар башкарылмый. Аны барлык төр пенсионерлар алачак.

Пенсионерларга әлеге 10 мең сум өстәмә килә дә башлады инде. Дәрвишләр бистәсендә  яшәүче 75 яшьлек Файмә Сабирова, моңа бик сөендек, ди.

– Мин зыянлы эштә эшләдем. Күп кенә иптәш кызларым исән түгел инде. 50 яшьтә 2 мең сум пенсия белән чыккан идем. Ел саен арта-арта 19 мең сумга җитте. Шул акчага сөенәм инде. Ирем дә күп ала. Бар тормышыбыз җитеш, ризыгыбыз бар. Безгә бу акчаны бирмәсәләр дә, берни әйтмәс идең. Биргәч, сөендек инде. Акчаның артыгы булмый аның, – ди ул.

Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында яшәүче, «ВТ» уздырган бәйгедә суыткыч откан Саймә апа Хәсәнова белән дә элемтәгә кердек.

– Һәр айның 4ендә пенсия алам.  Бу айда шуңа кушып,  10 меңне  дә китерделәр. Ишетүгә үк сөенгән идем. Безнең өчен күп акча бит инде ул. Көтмәгәндә шуның кадәр акча бирсеннәр әле! Җитәкчеләргә, Путинга рәхмәт.  Әтиләре сугышта үлеп калган балалар бит без. Шул акчаны алгач, и шатландым. Менә бит, сугыш чоры балалары да ярдәм күрде дидем, – ди Саймә апа. – Мин акчаны балаларым белән бергә тотам. Бөтен әйбер уртак безнең. Вирус булгач, алар мине кайгыртып тора. Беркая да чыкма, диләр. Әлмәткә дә барган юк. Бөтен ризыкны алып кайтып торалар. Әле менә ике капчык шикәр комы, он кайтардылар. Улым Фәриткә дә  эләкте бу акча. Ул да шатланды. Мондый ярдәм ешрак булса, рәхмәт кенә укыр идек.

Чүпрәле районының Түбән Каракитә авылында яшәүче Кадрия Шәйдуллина, өстәмәне 1 сентябрьдә үк алдым, ди.

– Пенсиям банк картасына күчә. Акча күчүгә смс килде. Бик шатландым. Соңгы айларда авырып торам әле. Аякларым сызлый.  Минем өчен 10 мең сум бик тә зур файда булды. 25 мең сумлык дару  алып эчкән генә идем. Шушы көннәрдә Казанга томографиягә барам. Әлеге акчаны шунда тотармын дип торам. Сәламәтлек кирәк. Аны бернинди акчага да сатып алып булмый. Шуңа да, булганына шөкер итеп, рәхмәтле булып яшәргә кирәк, – ди ул.

Сүз уңаеннан, Владимир Путин  Россия хәрбиләре һәм эчке эшләр хезмәткәрләренә дә бер тапкыр 15 мең сум акча бирелү турындагы указларга кул куйды. Бу акчаны контракт буенча хезмәт итүчеләр, хәрби училищелар курсантлары, Эчке эшләр министрлыгы, Тикшерү комитеты, Прокуратура, Росгвардия, җәзаларны үтәтү,  хокук саклау органнары һәм башка көч структурасы хезмәткәрләре дә алачак. Әлеге түләүләр дә килә башлаган.

– Президентка бик рәхмәтлебез. Тормыш җиңел дисәк тә, акча күп кирәк хәзер. Бар да кыйммәт. Аеруча яшьләр өчен тормыш итү кыен. Шушы көннәрдә улыбыз өйләнде. Ике як бергә фатир алып бирдек. Кредитын түлисе бар. Өстәмә акча бирәләр дигәч, бик сөендек. Гаиләбездә хәрбиләр дә җитәрлек, хокук сакчылары да бар. Барлыгы 4 кеше бу акчаны алачакбыз. Миңа ул акча килде дә инде, – ди җәзаларны үтәтү системасында эшләүче Илшат Мостафин.

ОМОН хезмәткәре Андрей Мортазин 15 мең сум акчаны алып, кирәк-яракларга тоткан да инде.

– Казан янәшәсендә йорт салабыз. Ишекләр куйдыра идек. Путин акчасы шунда кереп китте.  Әле менә уку елы алдыннан ике баламны сөендергән иде. Авылда әти белән әнигә дә 10 ар мең сум акча килеп төшкән. Миңа да бәхет елмайды. Тормышка зарланырлык түгел. Бик рәхәт яшибез, – ди Андрей. – Миңа эш буенча сәфәрдә булырга туры килде. Кайбер җирләрдә халыкның тормышы бигрәк авыр. Бездә кеше үзе дә тырыш, дәүләт тә ярдәменнән ташламый. Сөенеп яшик!

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү