Банклар балаларга кредит өләшә

Россиядә ипотека кредиты яшәрә. Моңарчы андый зур суммадагы акчага 21 яшьлекләр генә өмет итә ала иде. Хәзер 18 яше тулган мәктәп укучысы да, әгәр дә аның эш урыны булып өч айлык стажга ия икән, бурычка акча алып фатирга кереп утыра ала.

Мондый хәтәр яңалыкны «Мәскәү кредит банкы», «Уралсиб», «Ак барс», «Санкт-Петербург» банклары керткән иде инде. Илнең иң зур банкы – «Саклык банкы» аларга бишенче булып кушылды. Кредит алу өчен фатир бәясенең 10 проценты күләмендә беренче взнос кертергә кирәк, шуннан 30 ел әҗәт йөген тартып барасы. 18 яшьтә алса, бурычтан илле яшькә җиткәндә котыла, димәк.

«Саклык банкы» ел башыннан ипотека шартларын йомшарткан: беренче взносны 15 проценттан 10га калдырган. Үзәк банк ипотека кредиты буенча россиялеләрнең бурычлары ел башыннан 10 процентка үсеп 10,8 триллион сумга җитүен белдерә. Түләве 90 көннән дә артык соңга калдырылган ипотека кредитларының күләме 1 процент икән.

Кешеләр кредит коллыгына омтылганда, Үзәк банк табадан яңа гына төшереп «Бердәм дәүләт акча-кредит сәясәтенең төп юнәлешләре» дигән доклад таратты. Төп финанс оешмасының белгечләре 2008–2009 еллардагы кризиста дөнья икътисадында баланс югалды, аның нәтиҗәләре хәзер дә тоела дип саныйлар һәм ун ел элеккеге кебек үк көчле кризис якынлаша дип белдерәләр. Алар фикеренчә, кризис 2023 елда дәһшәтле итеп аваз бирәчәк икән. 2020 елгы пандемия кризисын дөнья икътисады зур әҗәтләр алу хисабына гына шома үтте. Дәүләтләр һәм компанияләр түли алмаслык зур бурычлар җыйдылар. Әҗәт йөге 2008–2009 еллардагыдан күпкә ашып китте. Үткән елда глобаль әҗәт күләме 24 триллион сумга үскән һәм дөнья икътисадының тулай продуктының 355 процентына җиткән. Бу факторлар, АКШның Федераль резерв системасының кредит сәясәте белән кушылып, озакка сузылган масштаблы кризиска китерәчәк дип саный Үзәк банк белгечләре. Хәзерге көндәге бәяләр күтәрелүне, товар дефицитын, халыкларның урамнарга чыгып хокук даулауларын финансчылар кризиска санамыйлар. Фонд базары ишелсә генә кризис дип бәяләнә. Үзәк банкта нәкъ менә 2023 елда финанс базарында активларны күпләп сату башланыр һәм дәүләтләр бурыч түли алмый интегерләр дип фаразлый. Әле җитмәсә, 2022 елда пандемия көчәер дә дөнья икътисадында үсеш бөтенләй булмас дип тә куркыталар.

Ярый, хуш, шулай булды, ди. 2008–2009 еллардагы кризисны искә төшерсәк, ул чакта эшсезлек чәчәк атты. Быел ипотека кредиты алган 18 яшьлекләр, эшсез калып, фатир әҗәтен түләүдән баш тартсалар, ничек була? Физик затларның кредитлары киләчәктә зур проблемалар тудырасы болай да мәгълүм бит инде. Гел акча басып кына алга барып булырмы? Азык-төлек бәяләре болай да ике урынлы сан белән, төзелеш материаллары хакы ике-өч тапкырга үсте бит инде. Хәер, Үзәк банк үлчәвендә инфляция алай ук зур түгел. 2021 ел ахырына 5,7–6,2 процент тирәсе генә булыр дип фаразлана. Инфляция шундый гына булган параллель Россияне табып, шунда яшисе иде.

                                      Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү