Тавыш бирү барышын камералар күзәтәчәк

Татарстан сайлау участокларында 100 мең камера урнаштырылачак. Һәрбер участокка икешәр камера туры килә. Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев журналистларга 17-19 сентябрьдәге сайлау ничек узачагы турында сөйләде.

Участоклардагы камералар өч көн эшләячәк. Беркетмәләргә кул куйганнан соң гына, аларны сүндерәчәкләр, дип искәртте Андрей Кондратьев.


Фикер өстәү