Юрий Камалтынов: Һәр участокта «Бердәм Россия» күзәтүчеләре катнашачак

Бүген Казанда “Бердәм Россия” төбәк ситуация үзәге ачылды. Әлеге үзәк белгечләре 17 — 19 сентябрьдә тавыш бирү барышын күзәтәчәк. Бирегә һәр тавыш бирү участогыннан хәбәрләр килеп торачак. Бу хакта журналистларга партиянең төбәк политсоветы президиумы әгъзасы, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов җиткерде.

– Тавыш бирү көннәрендә Татарстанда 2810 сайлау участогы эшләячәк. Һәр участокта “Бердәм Россия”дән күзәтүчеләр катнашачак. Партиянең үзәк башкарма комитеты безнең алга сайлау участокларындагы вәзгыятьне даими мониторинглау, тавыш бирү барышын күзәтү бурычын куя, – ди Юрий Камалтынов. – Күзәтүчеләр закон бозу-бозмауны һәм тавыш бирү барышында барлык нормаларны үтәүне контрольдә тотачак. 17 сентябрьдән барлык сайлау участоклары ачыла һәм тавыш бирү процедурасы башлана. Бу үзәккә күзәтүчеләрдән кирәкле барлык мәгълүматны үз вакытында килеп җитәргә тиеш. Бурыч шундый.
Тавыш бирүнең ничек баруын үзәктәге белгечләр дә күзәтеп торачак. “Бердәм Россия” ситуацион үзәкләре бөтен ил буйлап ачылачак.
– Әлегә без бу үзәкнең ничек эшлисен тикшерәбез. Үзәкләрдә эшләячәк 300 дән артык кеше махсус укытыла, – ди Юрий Камалтынов.
Депутат әйтүенчә, әлеге үзәк аша сайлауга кагылышлы барлык сорауларга җавап табып булачак. Ул инде бүгеннән эшли башлый. Сайлау көннәренә кадәр иртәнге 8 дән кичке 8 гә кадәр үзәккә 8-937-629-00-40 телефоны аша шалтыратып, барлык сорауларга җавап табарга була. Ә тавыш бирү башлангач, тәүлек буе эшлиячәк.
Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү