Рөстәм Миңнеханов «Россия – спорт державасы» форумы кысаларындагы күргәзмәне карады

Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия – спорт державасы» халыкара спорт форумы эшли башлады. Форум кырларында «Хәзерге заман спорты. Инновацияләр һәм перспективалар» күргәзмәсе оештырылган. Экспозиция белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин, Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин һәм ФИНА президенты Хөсәен Әл Мусәлләм танышты.

Күргәзмәдә 100гә якын локация тәкъдим ителгән. Татарстан Республикасы стендында Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов республикада спорт тармагы үсеше, массакүләм спортны популярлаштыру, инфраструктураны камилләштерү, шулай ук эре ярышларны оештыру буенча республика тәҗрибәсе турында сөйләде.

Аннары кунаклар Су спорты төрләрен үстерү үзәге стендын карадылар. Проект Казанда ФИНА белән берлектә тормышка ашырылды, аның базасында төрле илләрдән килгән атлетлар шөгыльләнә. Рөстәм Миңнеханов спортчыларны сәламләде һәм аларга алдагы стартларда уңышлар теләде.

Россия Паралимпия комитеты экспозициясендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен төрле спорт тренажерлары тәкъдим ителде.

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» стенды янында Рөстәм Миңнеханов Зәйдән Волковлар гаиләсенә «ГТО» алтын тамгаларын тапшырды. Алексей һәм Регина Волковлар Зәй ГРЭСында эшлиләр, ә буш вакытларын спорт белән шөгыльләнүгә багышлыйлар.

Шулай ук ТР Президенты «Минем спорт» онлайн-платформасы мөмкинлекләре белән танышты. Бу яңа корал физик культура һәм спортны үстерү буенча алдынгы тәҗрибәне һәм практикаларны җыю, анализлау һәм тарату өчен бердәм цифрлы системаны үз эченә ала.

«Зарница» җитештерү берләшмәсе мәйданчыгында Татарстан Президенты хоккейчыларның күнегүләре өчен тренажерларны бәяләде.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Свердловск һәм Омск өлкәләре, Башкортостан Республикасы, «Милли өстенлекләр» коммерциячел булмаган автоном оешмасы, 2022 елгы FIVB буенча дөнья чемпионаты һәм башка стендларны карады.


Фикер өстәү