Татарстан китап нәшрияте «Әдәби автобус»та йөрергә чакыра

Яшь язучы һәм шагыйрьләр белән очрашу, яңа гына табадан төшкән китапларны укып, тыңлап карау, кирәк булса, сатып алу. Болар барысы да — «Әдәби автобус» пассажирлары өчен оештырылучы чаралар.

10 сентябрьдә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәренең беренче номерлы автоубсы теләгән һәркемгә әдәбият дөньясына ишекләр ачачак. Әлеге проектны Татарстан китап нәшрияте оештыра.

Автобуска утырып, шәһәр әйләнергә теләүчеләргә яшь авторлар белән танышу, алардан автографлар алу, әсәрләреннән өзекләр тыңлау мөмкинлеге биреләчәк. Автобуста нәшрият сайтындагы бушлай электрон һәм аудио китапханәләргә керү мөмкинлеге бирүче махсус QR-кодлар урнаштырылачак.


Фикер өстәү