Өч көн буе «Татарча диктант» язабыз: катнашучылар саны миллионга җитәр дип көтелә

Бер миллион катнашучы һәм өч көн. Быел «Татарча диктант»ны оештыручылар дөньякүләм белем тикшерү акциясенә әнә шундый ниятләр белән әзерләнә. 30га якын чит илдән, Россиянең 70ләп төбәгеннән катнашучылар булыр дип көтелә. 

– Әлеге акция бөтен дөнья татарларын берләштерә. Ул быел алтынчы тапкыр уза. Беренче елларда чит илдә яшәүче милләттәшләребез «икеле» куярлар дип курыкты, хәзер диктантка уңай карый башладылар, үзләре теләп катнаша, – ди Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим.

Әйткәнебезчә, акция өч көн дәвам итәчәк. Татарстан һәм Башкортстаннан катнашучылар – диктантны 10 сентябрьдә, Россиянең башка төбәкләреннән катнашучылар – 11 сентябрьдә, чит илләрдә яшәүчеләр 12 сентябрьдә язар дип көтелә. Татарстаннан катнашучылар быел диктантны танылган татар язучысы Гомәр Бәширов әсәрләреннән алынган ике өзек буенча яза. Россия  төбәкләрендә яшәүчеләргә татар шагыйре һәм язучысы Ибраһим Сәлахов әсәреннән алынган өзек тәкъдим ителәчәк.

Диктантны өйдә генә язарга теләүчеләргә 11.00 сәгатьтә «ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларын кабызырга киңәш ителә. Телевизион трансляциядән тыш, диктантны Россия төбәкләрендә, чит илләрдә һәм Татарстан районнарында иҗтимагый берлекләр оештырган мәйданчыкларда язарга мөмкин булачак.

Акциянең төп мәйданчыгы – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (Татарстан урамы, 2 йорт). Биредә диктор итеп КФУ профессоры, татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллинаны билгеләгәннәр. Сүз уңаеннан, узган ел чараның төп мәйданчыгына җыелучылар текстны онлайн трансляция тыңлап язган иде. Акустика начар булганлыктан, берникадәр авырлыклар туды. Быел исә мондый хәл кабатланмас дип ышанасы килә.

Диктантны институтта язарга теләк белдерүчеләр «Имля» дип аталган күргәзмәне дә тамаша кыла алачак. Моның өчен очрашу урынына ярты сәгатькә иртәрәк килү зарур.

– Татар язуы тарихына игътибар итсәк иде, горурланырлык казанышларыбыз бар чөнки. Моңа кадәр без әдәби-каллиграфик кичәләр үткәрдек. Анда рун, гарәп, уйгыр язуында картиналарны каллиграф Айзат Минһаҗи белән әзерләдек. Болар – язу тарихы гына түгел бит, әдәбият тарихы да, – диде Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин.

Быелгы акциянең тагын бер үзенчәлеге – диктантны онлайн язу мөмкинлеге. Янда каләм-кәгазь булмаган очракта, «Татарча диктант»ның рәсми сайтына кереп, телефон яки компьютердагы клавиатурагызда татарча шрифтны ачасыз да җайлап кына язасыз.

Акциягә багышланган матбугат очрашуында Гөлшат Галиуллина диктантны татар шрифты белән язуның мәҗбүри булуына басым ясады.

– «Ә» хәрефен «э» белән, «ү» хәрефен «у» белән язарга күнегә башладылар. Моны нормаль күренеш дип әйтеп булмый. Шуңа да татарча шрифт кулланып язу шарт, – дип аңлатты ул.

Узган елгы «Татарча диктант»та иң еш очраган хаталар

Алар белән матбугат очрашуында КФУ доценты Гөлназ Мөгътәсимова таныштырды:

– «О» белән «ө» авазларын бутаганнар. Мәсәлән, йөрәк сүзен «йорак», өйне «ой» дип язганнар. «Гөрелте» сүзен күп кеше «гөрелде» дип язган. Кайберәүләр «табигать» сүзендә нечкәлек билгесен төшереп калдырган. «Ң» авазын «н» белән язучылар бар: «карангы», «җинү» дип ялгыш язганнар. Шулай ук, кирәкмәгән урында өтерләр куйганнар. Аерымланган хәлләр, кереш сүзләрне өтер белән аерырга онытучылар да бихисап, – диде ул.

– «Татарча диктант» акциясендә катнашучылар саны елдан-ел арта, географиясе киңәя. Беренче елны 600 кеше, узган ел 375 меңнән артык кеше катнашты. Быел без бер миллионга якын кеше катнашыр дип фаразлыйбыз, – диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.

Диктантны ничәлегә язуыгызны сез чара узганнан соң 30 көн эчендә diktant.tatar рәсми сайтына кереп карый алачаксыз.

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү