Авыл халкы: Субсидиядән колак кагарбыз, ахры

Рәсми статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, республиканың 17 районындагы шәхси хуҗалыкларда сыерларның баш саны кимегән. Корылык нәтиҗәсендә терлек азыгы, шул исәптән фураж бәяләре  арта. Сөт бәяләре исә ун елдан артык инде һаман да бер урында таптана. Аксубай районында сөтнең бер килограммы уртача 24 сум булса, янәшәдәге Әлки районы шәхси хуҗалыкларыннан аны берничә сумга түбәнрәк бәядән кабул итәләр.

Өстәвенә тиешле дәүләт ярдәме дә шәхси хуҗалыкларга вакытында барып җитми.

Зәй районында яшәүче өлкән яшьтәге Миңзифа апа да субсидиядән колак кагарбызмы икән дип борчыла.

– Моңарчы ике сыер асрадык. Үзебезгә дә җитә, күршеләргә дә өлеш чыга. Фураж бәяләре нык артты. Субсидия алыр өчен җир, салым түләү һәм башка белешмәләр  җыясы. Күбебез субсидиядән колак кагарбыз, ахры, – ди.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фәргат Камалиев раслаганча, шәхси хуҗалыкларның 55 проценты төрле сәбәпләр белән сыер асраган өчен бирелергә тиешле дәүләт ярдәмен һаман ала алмаган.

– Күпләп мал-туар асраучы фермер хуҗалыклары тиешле документларны вакытында тапшырып, дәүләт ярдәме алды. Шәхси хуҗалыклар әлегә калыша. Аларда савым сыерларның баш саны да кимүгә таба бара. Сәбәпләре гади: күпләп терлек-туар асраучы фермерның үз сөрү җире, үз техникасы бар. Фураж өчен ашлыгын да сатып аласы юк. Дәүләт ярдәме дә  саллырак. Ун сыер асраса, 43 мең сум субсидия ала, – ди ул.

Шәхси хуҗалыгында бер-ике сыер асраучыларга дәүләттән субсидия алу мәшәкатьлерәк. 2300 сум акча өчен ветеринария хезмәте күрсәтү турында килешү, җир, салым түләү турында белешмә, башка төрле документ җыясы бар. «Өлкән яшьтәгеләрнең кайберләре өстәмә салым салудан да шикләнә», – ди Фәргат Камалиев.

Дөрес, «Минем субсидия» дип аталучы мәгълүмати система Зәй районында да эшли башлаган. Бүген теләсә кайсы авылда яшәүче компьютердагы шәхси кабинеты аша субсидия алу өчен кирәкле документлар тапшыра ала. Тик компьютерда эшләргә өйрәнү өлкән яшьтәгеләр өчен кайчагында сыер асрауга караганда да кыенрак тоела.

Татарстан Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, республика авыл хуҗалыгына төрле дәүләт программалары, грантлар ярдәменә өстәп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән шәхси хуҗалыкларда малларның баш санын саклап калу максатында 350 миллион сум акча бирелә. Нәтиҗәсе үзен көттерми. Бүген 26 районның шәхси хуҗалыкларында сыерларның баш саны арта. Кукмара, Мамадыш, Саба, Актаныш һәм башка кайбер район авыллары шәхси хуҗалыкларында сыерлар саны бернинди кыенлыкларга карамый арткан бер вакытта, ни өчен калган 17 район авылларында мал асраучылар кими?

Чирмешән районы җитәкчесе Фердинант Дәүләтшин, авыл җирлегендә күпләп сыер асраучыларның артуы – бу юнәлештә системалы эш алып бару нәтиҗәсе, дип саный. Терлек асраучының проблемалары турында кайгырту биредә авыл җирлекләре белән район җитәкчелегенең көндәлек мәшәкатенә әйләнгән. Пай җире өчен тиешле түләүләрне вакытында алу, мал асраучыларга арзан бәядән терлек азыгы алу мөмкинлеге тудыру һәм иң мөһиме – сөт бәяләрен район җитәкчеләре җирле үзидарәләр белән берлектә даими контрольдә тоталар. Районда соңгы бер ел эчендә генә дә егермедән артык мини-ферма барлыкка килүе дә – шуның нәтиҗәседер. Мини-ферма төзеп, булган кадәр сыерларның баш санын тагын өчкә арттырганда – 200 мең сум, 5 һәм аннан да күбрәккә арттырган хуҗалыкларга 400 мең сум субсидия бирелгәндә, нигә төземәскә?

Корылык авыл җирлегенә шактый күп кыенлыклар алып килә. Әмма күпләп терлек асрауны максат итеп куйганнар чигенергә уйламый. Төрле кооперативларга берләшеп, терлек азыгын махсус үзәкләрдә әзерлиләр. Кукмара районының байтак авылларындагы шәхси хуҗалыклар хәзер шундый үзәкләрдә әзерләнгән азык куллана.  Мәшәкать тә, чыгымнар да кими, диләр.

Берничә ел элек шәхси хуҗалыгында өч сыер асраган Аксубай районы Яңа Дума авылында яшәүче Гөлфизә Мингатина да корылыкка баш ияргә җыенмый. Бүген аның карамагында савым сыерлар саны егермедән артып киткән.

– Узган ел 1 миллион 700 мең сумлык сөт саттык. Быел күбрәк булыр, шәт. Кыенлыгы да җитәрлек. Тик бу акчага авыл җирлегендә дә рәхәтләнеп яшәп була, – ди ул.

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү