Ялкаулык турында баллада, яки кредит белән мавыгу котылгысыз чиргә әверелмәсен өчен нишләргә?

Россиянең финанс яңалыкларын укыганда, минем каным ката, йөрәк өши. «Ничек шулай яшәргә була» дигән уй җанны игәүли. Менә бу язма башын гына укып карыйк әле: «Россиялеләр ял итәргә бару өчен һәм балаларны мәктәпкә әзерләү өчен 2 миллион кредит алдылар». Гротеск бит бу, гипербола, фантастика… пародия, карикатура.

Син 11 ай эшләп, каядыр бару өчен кредит алгансың икән, димәк, син я барып чыккан ялкау, я бөтенләй акча тота белмисең һәм сиңа кайдадыр ял итәргә түгел, ә ялыңны акчалырак эшкә урнашып, мая туплау өчен сарыф итәргә кирәк. Кешеләр исә, мәгълүм инде, алай эшләми. Алар бурычка процентлы акча ала. Алдыңмы, фәкыйрьлек сазлыгыннан беркайчан да чыга алмыйсың, чөнки, бердән, берничә тапкыр арттырып түләргә туры киләчәк; икенчедән, кредит белән мавыгу котылгысыз рәвештә чиргә әйләнә. Җөмләнең икенче өлешен саннар дәлилли. 2021 елның августында кешеләр үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 37,2 процентка күбрәк кредит алган һәм бурычларның тарихи рекорды куелган.

Болай мин үзем акча тота белмәүчеләргә Бенджамин Франклинның киңәшен тәкъдим итәм. «Нәфесең белән киңәшер алдыннан акча янчыгың белән киңәш», – ди ул. «Эшләгәнегезгә караганда азрак тотыгыз – менә сезгә фәлсәфә ташы», – дип тә өсти. Гомумән, сурәте долларга уелган бу американның тормыш өчен әллә никадәр файдалы киңәше бар. «Кем кирәкмәгәнне сатып ала, ахыр чиктә кирәклесен сатачак», – дигән киңәшкә колак салу гына да берничә миллион кешене бөлгенлектән саклый алыр иде. Сатасың инде малыңны әҗәткә алсаң, сатмый кая барасың, чөнки шул Франклин сүзләре белән әйтсәк: «Кредиторларның хәтере бурычка алучыларныкына караганда яхшырак».

Америкага нигез салган сәясәтченең: «Эшләгәнегезгә караганда азрак сарыф итегез», – дигән киңәшен Россия шартларында куллану бераз катлаулырак инде катлаулыкка. Хезмәт хаклары күп очракта түбән, бәяләр югары. Әмма шулай да аз гына акча белән дә күпне майтарып була. Моның өчен бик тыйнак яшәргә кирәк. Минем үземнең менә бу соңгы фикерне: «Минималь пенсия акчасы белән чит илдә ял итеп кайтырга була», – дигән рәвештә берничә кешегә раслап-ышандырып күрсәткәнем булды. Башта ышанмасалар да, минем киңәштән соң кулларында җыелган акчага карагач, алар мөмкинлекләр киңлеге белән килеште.

Аз акчаны күп итеп тоту өчен бик креатив булырга кирәк, билгеле. Менә бу соңгы айларда ул киңәш бераз искерде дә инде. Әмма «Эшләгәнегезгә караганда азрак сарыф итегез» дигән формуланы башка юнәлештән дә карап була. Күбрәк эшләсәң, сарыф иткән белән эшләгән арасында аерма шактый ук зур чыга. Әмма дә ләкин күбрәк эшләргә безгә бер нәрсә комачаулый. Бу язманы эшләү теләге миндә тиңсез Чеховның «Минем мәхәббәтем» (Моя «она») дигән миниатюрасын укыгач туды. Чеховны тәрҗемә итү бик кыен, оригиналының «тәме» югалачак. Интернеттан һәркем үзе табып укый ала. Ә без кечкенә генә бер өзеген бирик: «По ее милости я хожу раздет, живу в дешевом номере, питаюсь ерундой, пишу бледными чернилами. Все, все пожирает она, ненасытная! Я ненавижу ее, презираю… Давно бы пора развестись с ней, но не развелся я до сих пор не потому, что московские адвокаты берут за развод четыре тысячи… Детей у нас пока нет… Хотите знать ее имя? Извольте… Оно поэтично и напоминает Лилю, Лелю, Нелли… Ее зовут – Лень». Аңлагансыздыр инде: безнең акча янчыгының «ябыклыгы»нда, үзебезнең фәкыйрьлегебездә ялкаулыкка булган бөек мәхәббәтебез гаепле.

Беләм инде: автор белән бәхәсләшергә теләүчеләр җитәрлек булачак. «Россия шартларында эшләп баеп булмый», диячәкләр, «акчалы эшләр бар ул, минем алар белән шөгыльләнергә сәләтем, вакытым, сәламәтлегем... (сылтау-акланулар исемлеген үзегез дәвам итә аласыз, чөнки һәркемнең күңелендә аларның коллекциясе буа буарлык) юк», диячәкләр. Югарыдагы аклануларның бөекләрең фикере белән кире кагабыз, әйдә.

«Әгәр дә эчке тавышыгыз: «Син рәсем ясый белмисең», дисә, мөмкин кадәр күбрәк ясагыз ул тавыш тыначак», ди сәләтләр турында Винсент Ван Гог. Рэй Брэдбери дигән атаклы фантаст язучы бар бит әле. Гомере эчендә ул 25 роман һәм повесть, 300 хикәя, 30 пьеса иҗат иткән. Ул алмаган әдәби премия калмаган диярлек. Менә шул әйтә: «Укырлык беренче хикәямне язу өчен, мин ун ел вакыт сарыф иттем», ди. Язучы булып танылып, акча яңгыры астында калганчы, аңа бик озак еллар буе арзанлы журналларда басылып, ачлы-туклы яшәргә туры килгән. Димәк, талант тырышлык продукты», дигән нәтиҗәгә киләбез дә беренче сылтауга нокта куябыз. Вакыт турындагы аклануны шул Бенджамин Франклин кире кага: «Буш вакытың булсын дисәң, вакытны бушка уздырма», ди. Игътибар итсәк, кайсы гына сылтауны алсак та, без аның ялкаулык белән сиам игезәге кебек тоташуын күрербез. Беләсезме, сәламәтлек юклыгы да бит күпчелек очракта ялкаулык нәтиҗәсе.

         Россия шартларында, бигрәк тә бүгенге вазгыятьтә акчалы эш табып булмый дигән фикер дә асылда бер дә дөрес түгел. Менә бу пандемия кризисы акча эшләү өчен шундый мөмкинлекләр ачты: эшне кеше түгел, эш кешене эзли башлады. Ассызыклап әйтик: акчалы эш үзенә кеше эзли бүген. Ышанмыйсызмы? «ҺедҺантер»лар эшкә кеше табып бирүче компанияләрнең икенче кварталдагы табышы гына да 435 процентка үскән. Юк, алар кемнәрнедер эшләтеп түгел, вакансияләр турында белдерүләр биреп кенә дә 1,7 миллиард сум акча эшләгән. «ҺедҺантер»лар базасында югары хезмәт хаклы эшләрнең исемлеге буа буарлык. Бу юллар авторын шушы җәйдә генә буш вакытларда мул гына акча эшләргә берничә тапкыр чакырдылар. Чехов әйткән «сөю» комачаулады, «мин инде яшь түгел» дигән сылтау белән тәкъдимнәрне кире кактым. Атнаның һәр ялын «бу ялларда яхшы гына акча эшләргә кирәк» дигән ният белән каршы алам да, компьютерым кабызып куйган килеш йокыга китә, чөнки хуҗасы диваннан күтәрелә алмый. Әллә никадәр сюжет, монеталаштырып була торган әллә никадәр идея үткәннәрдә кул болгап калалар. Нәкъ Эдисон әйткәнчә инде: «Кеше акыл хезмәте белән шөгыльләнмәс өчен әллә никадәр хәйлә уйлап таба».

Мөмкинлекләр юк диючеләрне дә бөек уйлап табучы: «Күпчелек кешеләр мөмкинлекне ычкындыра, чөнки ул комбинезон кигән эш кыяфәтендә», дип тә кисәтә. Күптән түгел генә бер әти минем янга үзенең мәктәп яшендәге улын алып килеп утыртты һәм: «Укырга кирәк икәненә ышандыр әле шуны», диде. Андый чакта минем телефонымда галимнәр ясаган бер нәтиҗә әзер тора: «Һәрбер эшчәнлек, диләр алар, баш миендә яңа нейрон бәйләнешләр тудыра. Әгәр без үсешкә мөмкинлекләр юк дип уйлыйбыз икән, аңда шул фикер ныгый. Әгәр ул фикерне: «Минем барысы да тормышка ашачак», – дигән уй белән алыштырсак, баш мие шуны тормышка ашыра торган мөмкинлекләрне ыргытып кына торачак».

Кешеләрне кредит алмыйча да барлык матди максатларга ирешеп була дигән фикергә ышандыру кыен. Тормышымның финанс ягыннан иң катлаулы вакытында ярты өй салырлык акчага чит илдә яшәргә китеп раслап күрсәткәнем булды процентлы бурычсыз да сәяхәт итеп булуны. Шуннан миңа танышларымның берсе әйтте: «Син ярар, бурычсыз яши алдың да, ди. Ә менә улың ипотека алмыйча гына шәһәрдә ничек фатирлы булыр икән», диде. Ул вакытта мин бер дә шикләнмичә җавап бирдем: тораклы булу өчен ипотека кирәк түгел, дидем. Улым үсеп җитте инде, үз гаиләсе белән шәһәрдә яши һәм бурычсыз гына баш өстендә түбә булдыру юлының байтагын үтте. Финишка да, Аллаһ теләсә, килеп җитәрбез озакламый.

   Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com

 

 

 

 


Фикер өстәү