Татарстан Президенты: соңгы вакытта без Үзбәкстан Республикасы белән актив хезмәттәшлек итәбез

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы вице-премьеры – туризм һәм спорт министры Азиз Абдухакимов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Казанда зур спорт чаралары уза: БДБ илләренең Беренче уеннары һәм «Россия – спорт державасы» халыкара форумы.

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан җитәкчелегенә Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә күрсәткән игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде. «Безнең элемтәләр һәм уртак проектлар Россия белән Үзбәкстан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән. Ике ил президентлары, төбәкара элемтәләрне үстерү өчен барлык шартлар тудырып, хезмәттәшлекне дәвам итү мөһим дип саный», — дип ассызыклады ТР Президенты.

Узган ел Татарстан белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше $ 156 млн. тәшкил итте, агымдагы елның беренче яртыеллыгында үзара сәүдә күләме инде 85 млн.га җитте, Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, күрсәткечләрне арттыру өчен делегацияләр алмашуны дәвам итү, бер-беребезнең мөмкинлекләрен өйрәнү, үзара тәэмин итү күләмен арттыру мөһим.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Үзбәкстанның Казандагы Генераль консуллыгы эше хезмәттәшлекнең актив үсешенә ярдәм итә. Моннан тыш, Татарстанның алдынгы компанияләре линиясе буенча эш алып барыла.

Мәгариф өлкәсендә үзара хезмәттәшлек гамәлгә ашырыла. Бүген республика югары уку йортларында 3,7 меңнән артык үзбәк студенты белем ала. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, илнең алдынгы югары уку йортларының берсе – Казан федераль университеты – Үзбәкстанда үз филиалын ачарга планлаштыра.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан – спорт инфраструктурасын үстерү өлкәсендә Россия лидерларыннан берсе. Бүген республикада 11,2 меңнән артык спорт объекты исәпләнә.

«Безнең эре турнирларны оештыру буенча зур тәҗрибәбез бар. Якындагы елларда без берничә эре халыкара спорт ярышларын кабул итәргә планлаштырабыз. Үзбәкстаннан килгән катнашучыларны һәм кунакларны күрергә шат булачакбыз», — дип өстәде ТР Президенты.

Азиз Абдухакимов үз чиратында Казанда БДБ илләренең Беренче уеннарын оештыруның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. Бүген Үзбәкстан җыелма командасы 17 алтын медаль белән гомуми медаль зачетында икенче урынны алып тора. «Җылы кабул итүегез өчен Сезгә рәхмәт белдерәсем килә, — диде Үзбәкстан вице-премьеры. – Сезне уеннарны да, «Россия-спорт державасы» форумын да уңышлы уздыруыгыз белән котлыйбыз. Шундый зур чараларга әзерлек барышында нинди эш башкарылуын күз алдына китерә алам».

Очрашуда физик культура һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары, туризм өлкәсендә элемтәләрне ныгыту, уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.


Фикер өстәү