Зөлфия Вәлиева: Сындыра алмаган сынау сине көчлерәк итә

Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиеваның шөгыльләре бик күп, тик бу юлы без иҗат, кино сәнгате, театрдагы яңа алымнар, заманчалык һәм традицияләр турында сөйләштек. Ник дигәндә, Казан мөселман киносы борынлап кына килгәндә, ул төп рольне башкарган «Өч аяклы ат» фильмы татар киносы булачагына ышандырган иде. Быел иcә «Исәнмесез?» фильмы аның профессиональ өлгергәнлеген һәм Россия картиналарыннан һич кенә дә ким булмавын раслады. Әлеге картинада да төп рольләрнең берсен Зөлфия башкарды. Россия кинематографистлар берлегенең Татарстан бүлегендә бердәнбер хатын-кыз актриса да әле ул.

Блиц-сораштыру

Үзегезгә бер сүз белән бәя бирегез әле.
– Күзәтүчән. Кешенең үзәгенә кереп, бер мизгелдә нинди икәнен аңлый алам.
Иң зур теләк.
– Һәр кеше үз урынын табып, бәхетле булсын иде.
Кешедә ачуны чыгара торган сыйфат.
– Икейөзлелек, алдау.
Иң күркәм сыйфат.
– Ихласлык, эчкерсезлек.

Зөлфия, Татарстан кинематографчылары берлегенең бердәнбер хатын-кыз әгъзасы булуның тормышыгызга, иҗатыгызга тәэсире булдымы?
–  Аның рухи яктан тәэсире зур. Бу – кино сәнгатендә мине таныганнар дигән сүз инде. 25 фильмда төшкәнмен. Әлеге фильмнар арасында телеочерклар да, Нурания Җамалиның телевизион картиналары да бар.

– Алар арасында иң кадерле өчесе дип кайсыларын атап була?
– Нурания апа Җамали, миңа калса, чын мәгънәсендә телевизион фильмнар остасы. Аңа мөмкинлекләр бирелсә, ул әллә нинди картиналар иҗат итәр иде әле! Ә инде Айдар Хәлим әсәре буенча куелган «Өч аяклы ат» фильмы бигрәк кадерле. Ул 2008 елда Казан мөселман кинофестивелендә «Иң яхшы оператор эше» номинациясендә җиңү яулады. «Кире» фильмы да истә калды. Әлбәттә, «Исәнмесез?» фильмы. Беренче тапкыр тамашачыга тәкъдим иткәннән соң тамашачы реакциясен күреп өнсез калдым. Алар алкышлаудан туктамыйлар, без исә кат-кат борылып карыйбыз. Өнме бу, төшме, дигәндәй.  Булды бит, барып  чыкты бит бу, дип сабыйларча сөендем. Хәер, төркемебез белән шундый хисләр кичердек бугай без… Кинода эш тәртибе болайрак. Оператор бер кадрны төшерә дә, режиссер «есть» дип кычкыра. Бу – режиссер кадрда геройларның мөнәсәбәтен, үзенә кирәкле хис, хәрәкәтләрне күрде дигән сүз. Димәк, кабат дубль булмый. «Исәнмесез?» фильмын караганнан соң тамашачы аягүрә басып алкышлый башлагач, мин дә күңелемнән: «Булды бу!» – дидем.

–  Милли кино ни хәлдә?
– Биш ел элек бу сорауга җавап бирү куркынычрак иде. Мактасаң, көчәнергә туры килер, проблемаларына тукталсаң, башына сугу булмасмы дип сагаер идең. Хәзер исә кино аягына басты дип әйтергә була. Команда бар, үзебезнең дә фильм төшерергә хәлебездән килгәнне расладык. Әмма Татарстан киносын тамашачыга җиткерү – һаман да зур проблема. Республикадагы кинотеатрлар Татарстан фильмнарын прокатка алырга атлыгып тормый. Татар киносы булса, ә анда Россия һәм чит ил актерлары уйныймы соң, дип сорыйлар. Безнекеләр генә уйнаса, кире кагалар. Имеш, халык карамас, акча җыелмас.

– Тамашачы милли кинога икенче сорт итеп карыймы?
– Һич кенә дә юк! Әгәр шундый фильм әзерләнә дип социаль челтәргә хәбәр чыгарсаң, каян күреп була, кайчан карарга, дип күпме кеше яза – белсәгез икән! Ә ул фильм прокатка да чыга алмый, телевидениедән дә күрсәтелми. Хәер, телевидениедән күрсәтелсә, аны прокатка чыгаруның мәгънәсе калмас иде.

– Кино сәнгате театрдагы эшчәнлеккә йогынты ясыймы?
– Әгәр сине фильмга яки башка тамашаларга чакырмасалар, театрда ничектер куркыбрак яшисең. Үзеннән-үзе, театрга кирәгем булсын иде, дигән уй, аңа бәйлелек барлыкка килә. Ул иҗатны чикләргә дә мөмкин. Ә инде башка өлкәдә, шул ук кинода көчеңне сынап карасаң һәм ул уңышлы булып чыкса, үзеңдә ышаныч арта. Әлбәттә, бу ышаныч театрда да ярдәм итә. Бер яктан, театр белән кино сәнгатен аерып та булмый. Ике сәнгать тә синнән ихласлык һәм үз эшеңә бирелгәнлекне, яратуны сорый. Аларның техникасы гына аерыла.

– Һәр артист тормышында рольcез утырган чор була. Менә шул вакытта ничек сынмаска?
– Сигез ел рольcез утырдым. Сынган кешене сындыра. Ныграклары башта бик каты кайгырып ала да энергияне чыгаруның башка юлларын эзли башлый. Мин бик каты кайгырдым. Елаган көннәрем дә, бәлки, актриса дип очынып йөрүләрем ялгыш булгандыр, дип уйлаган көннәрем дә күп булды. Режиссер сине еллар буе эшсез тота икән, башта бары тик шундый уйлар гына бөтерелә башлый. Мин барыбер аннан чыгу юлын таптым, үземне педагог буларак ачтым. Андый хәл килеп чыкмаса, балалар белән эшли белүемне аңламас та идем, нәтиҗәләрен дә күрмәс идем. Һәрбер эшкә, хәтта эшсезлеккә дә рәхмәтле булырга кирәк икән. Рольсез узган сигез ел үземне бүтән яктан ачар өчен кирәк булган икән. Рухыңны сындыра алмаган сынау сине көчлерәк ясый.

– Театр дигәннән. Бүген Тинчурин театры үзгәрешләр кичерә. Яңа баш режиссер билгеләнде, аңа кадәр дә репертуар яңа алымнар белән куелган спектакльләргә баеды. Бу яңалыклар театрны артык «җиңеләйтмәс» микән? Тинчурин театры яңа драматургия юлына басып, тамашачысын югалтмасмы?
– Бик борчыган мәсьәлә бу. Менә шушы яшь, яңа формалар, яңа эстетика алып килүче режиссерлар театрның тарихын, гадәтләрен аңламыйлар кебек миңа. Бәлки мин ялгышамдыр. Бәлки алар татар милли сәнгатенең үткән юлын, тарихын беләләрдер дә. Миңа исә еш кына алар сәхнәгә сакчыл карау урынына ватып керәләр кебек тоела. Күпмедер тамашачыны югалту, әлбәттә, булачак. Чөнки яңа карашлы спектакльләрне кабул итеп бетермәүләре сизелә. Шул ук вакытта, яшь тамашачыны җәлеп итәр өчен, яңа алымнарны да файдаланмыйча булмый. Бик катлаулы мәсьәлә бу… Мин үзем дә яңача куелышларда катнашам. Әйтик, Ркаил Зәйдулла әсәре буенча куелган «Ашина»да. Ләкин аның режиссеры Искәндәр Нуриҗанов әсәрнең мәгънәсен югалтмады, шуңа күрә яңа алымнар акланды. Гомумән алганда, һәр нәрсәнең яхшы ягы да була, начары да… Әйтик, соңгы еллардагы үзгәрешләр театрдагы атмосфераны үзгәртте. Кемнәрдер «чирләп» алганда, кемнәрдер сабыр итте. Хәзер инде бер көймәдә утырганыбызны аңлап, туплана алдык.

– Шулай да театр җырлау сәләтегезне үстерергә комачаулады кебек. Үкенмисезме?
– Дөресен әйткәндә, ул сәләтне театрда күрсәтергә курка идем. Мин – бик сизгер кеше. Аз гына кабул итми башласалар, син дә йомыласың. Иҗат, миңа калса, теләктәшлек булган җирдә ачыла. Мине үсендермәделәр, иҗат курку астында туа иде. Андый иҗат бөреләнә, әмма ачыла алмый. Юкса актерның сәләтләре никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак. Сүз уңаеннан, хәзер ниндидер иркенлек сизелә, театрның эчке дөньясы җылынды. Мондый шартларда эшләве дә рәхәт.

–  Коронавирус белән чирләү…
– тормышта борылыш ясаган вакыйгаларның берсе булды. Аны бала табу белән бер дип тә әйтеп була. Бала тапкач, хатын-кыз 180 градуска борылып куя, дип әйтәләр бит әле, монда да шулай. Аң, халәт, тормышка караш – бар да үзгәрә. Мин хәзер элеккеге Зөлфия түгел инде. Күп сыйфатлар, мәсәлән, кабалану бетте.  Мин үзем эшне сузмыйча, тиз эшләп куйганны яратам. Кеше акрын эшләсә, эчем поша иде. Хәзер тынычландым. Акрынайдым. Баштарак элекке энергия кайтмас инде дигән идем. Кайтты. Эшемне шулай ук вакытында эшлим, әмма күңел тыныч, каударлану юк. Дөнья күзгә күренә башлады. Вак кына нәрсәләргә игътибар итәргә өйрәндем. Һәр мизгелне, якыннарымны кадерләргә өйрәндем.

– Һәрбер актрисадан, үз режиссерың бармы, дип сорау гадәте бар.
– Кино өлкәсен алсак, режиссер әни – Нурания Җамали. Ул мине күреп алды һәм «Язмышлардан узмыш юк» фильмына төп рольгә чакырды. Театрга кайтсак, мин бит музыка училищесыннан соң актерлык өлкәсенә кереп киткән кеше. Сүз уңаеннан, алда үзләштергән хор дирижеры һөнәренең дә кирәге чыкты бит әле. Без быел «Туган телем» дигән җыр иҗат иттек һәм аны Тукай туган көнендә Опера һәм балет театрында башкардык. Бәлкем әле бөтен труппа белән шушы җырны башкарганда бердәмләшкәнбездер дә. Хәзер инде безнең гимныбыз бар. Клип төшерү хыялыбыз да юк түгел. Ул театрны да пропагандалау булыр иде. Юкса бит нинди сәләтле актерлар эшли бездә! Аның сүзләрен – Гөлчәчәк һәм Илфак Хафизовлар, мин көен яздым. Рәсим Фасыйхов аранжировкасын ясады, Ильяс Камал оркестр белән кушылып, җырны тагын да баетты, 25 кеше белән 3–4 тавышка башкардык.

Кызык бит ул язмыш дигәнең…  1993 елда Рәшит Заһидуллин Тинчурин театры өчен махсус курс җыйды. Без – аның беренче укучылары. Димәк, театр дөньясындагы беренче укытучым – Рәшит Заһидуллин. Рәхмәт, үзенчә, үзенчәлекле итеп укытты. Безнең иң зур эш – Хәбибулла Ибраһимов әсәре буенча «Башмагым» спектакле булды. Әлеге әсәргә музыканы Җәүдәт Фәйзи, либреттосын Таҗи Гыйззәт махсус опера театры өчен яза һәм ул безгә кадәр драма театрында куелмый. Ә без аны монда булдырдык. Безнең артистлар барлык арияләрне җанлы тавышка башкарды, театр өчен ул зур казаныш булды. Миңа да Сәрвәр ролендә сез әйткән җырлау сәләтен кулланырга насыйп булды һәм хор белән эшләү мөмкинлеге дә туды.  Җиһан карчык – Исламия Мәхмүтова, Кәрим бай – Хәлил Мәхмүтов, Зыя бай – Наил Шәйхетдинов, Роза Хәбибрахманова – минем әнием – иң талантлы, иң затлы артистларыбыз белән бер сәхнәдә уйнарга насыйп булды. Чын мәгънәсендә милли, иң саллы эшебез иде ул безнең. Соңгы елларда әлеге спектакль джаз формасында яңадан куелды. Ул заманча, музыкаль спектакль куя алабыз дип раслау булгандыр инде. Тик күңелгә классик куелыш якынрак булып калды. Мин барыбер классика һәм академик стильдә тәрбияләнгән кеше шул инде.

– Һәм… шәхес кадере бармы бездә?
– Һәр кеше үз артыннан ниндидер эз, эшләнгән эшләр калдыра. Ул эш, яхшы булса да, яман булса да, сиңа әйләнеп кайта. Кемдер аны бумеранг кануны ди, кемдер башкача атый. Ничек кенә булса да, галәмдә барыбер гаделлек хөкем сөрә. Шуңа кемнеңдер өлешенә хезмәтенә карап хөрмәт тия. Ул күпмедер вакыт онытылган булырга мөмкин, аннары кемнәрдер аркылы калкып чыга. Шуңа күрә яшәгәндә игелекләрне күбрәк кылырга, яңадан калкып чыгар өчен җирлек әзерләргә, аны гамәлләрең белән ашларга, уңдырышлы итәргә тырышырга кирәктер.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү