Терапевт Регина Ахунова: Авырганда уч төбенә төчкерергә ярамый

Көз – сезонлы авырулар баш калкыткан чор. Салкын тию, ОРВИ, грипп – табигать көзгә күчкән чорда әлеге чирләрнең әле берсе, әле икенчесе һөҗүм итә. Алардан ничек сакланырга? Сезонлы авырулар бер-берсеннән нәрсәсе белән аерыла? Казан дәүләт медицина академиясенең госпиталь һәм хастаханә терапиясе кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты, терапевт Регина Ахунова әнә шул сорауларга ачыклык кертте.

ОРВИ (кискен респиратор-вируслы инфекцияләр) тын юллары вируслары, кайчак бактерияләр аркасында килеп чыккан йогышлы чирләрнең гомуми атамасы. Аның беренче билгеләре акрынлап пәйда була, гадәттә, вирус йоктыруның 2–3 нче  көнендә сиздерә башлый. Борынга томау төшә, кеше бертуктамый төчкерә, хәлсезлек сизә, гел йокысы килеп тора. ОРВИ йоктыручыларның яртысы диярлек тамак авыртудан зарлана, якынча 30 проценты йөткереп азаплана. Моннан тыш кешенең тән температурасы 38–38,5 градуска кадәр күтәрелә. Күз авырту, мускуллар сызлау, күкрәк читлеге авырту, аппетит югалу, баш авырту кебек билгеләр дә күзәтелергә мөмкин. Вирусның инкубация чоры – 2–7 көн.

Грипп. ОРВИдан аермалы буларак, грипп күпкә авыррак уза. Аның белән авырып терелгәннән соң өзлегү очраклары да күбрәк күзәтелә. Хроник авырулары булган кешеләргә аеруча сак булырга кирәк. Ник дигәндә, грипптан соң күбрәк сулыш органнары, йөрәк-кан тамырлары, нерв системасы, бөер, ашказаны авырулары баш калкыта. Яңа туган сабыйлар, йөкле хатыннар, өлкән яшьтәге кешеләр гриппны аеруча авыр уздыра. Инкубация чоры да кыска – берничә сәгатьтән, күп дигәндә, 1,5 тәүлеккә сузыла ала. Гриппның билгеләре кинәт пәйда була. Кешенең кисәк кенә температурасы күтәрелә, вирус йоктырып, 3–4 сәгать узуга ук, үзен начар хис итә башлый. Грипп вакытында күзәтелгән баш авырту да бүтәнчә. Ул кисәк кенә хәрәкәтләнгәндә, яктылыкка чыккач, артык каты тавыш булганда көчәя. Кешенең буыннары сызлый. Беренче тәүлек азагына борынга томау төшү, төчкерү, борыннан агу, тамак авырту кебек билгеләр дә күзәтелә башлый. Грипп вакытында баштарак күзәтелгән коры ютәл тора-бара юешкә әйләнә. Әлеге вирустан вак кан тамырлары да зыян күрә. Шуңа күрә кешенең борыныннан кан китәргә, лайлалы тышчада кан сауган урыннар да пәйда булырга мөмкин. Грипп вакытында күңел болгану, косу, эч китүдән интегүчеләр дә очрый.

Грипп һәм ОРВИны ничек җиңәргә? Хәзер без коронавирус чорында яшибез. Ә ул гап-гади салкын тию кебек кенә дә башланырга мөмкин. Шуңа күрә ОРВИның беренче билгеләре күренүгә үк, иң элек аның коронавирус билгеләре түгелме икәнлеген ачыкларга кирәк. Грипп һәм ОРВИны аягөсте уздырырга ярамый. Бүлмәләрне даими рәвештә җилләтеп, тузаннарны сөртеп торырга да онытмаска кирәк. Бу чорда авыр, майлы ризык ашаудан тыелып тору хәерле. Сезонлы вируслар эләктергәндә, мөмкин кадәр күбрәк сыеклык (компот, артык баллы булмаган морс, үлән чәйләре, сок һ.б.) эчәргә киңәш ителә. Алар организмннан токсиннарны чыгарырга ярдәм итә. Шуңа күрә көненә, ким дигәндә, 2 литр сыеклык эчәргә кирәк. Грипп белән ОРВИны үзлегеңнән генә җиңәргә тырышу – зур хата. Төгәл диагнозны да, чирне дәвалау алымнарын да фәкать табиб кына билгели ала.

Грипп һәм ОРВИны кисәтү буенча Регина Ахунова киңәшләре

— Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү, вакцинация ясату сезонлы инфекцияләр йоктыру ихтималын бермә-бер киметә. Шуңа күрә урамнан кергәч, йөткергән һәм төчкергән саен, ашар алдыннан кулларны сабынлап юарга онытмагыз. Кул астында су булмаса, составында спирт булган антисептик куллансаң да комачауламый.

— Борынны су яисә тозлы эремә ярдәмендә юдырып торыгыз.

— Кирәксә-кирәкмәсә кул белән күз, борын һәм авызны тотмау хәерле. Ник дигәндә, организмга вирус нәкъ менә шул әгъзалар аша эләгә.

— Йөткергәндә, төчкергәндә кулъяулык, салфетка булмаса, уч төбенә түгел, беләкнең терсәк турыннан эчке ягына төчкерү хәерле. Бу чирне башкаларга йоктыру ихтималын киметә.

— Бүлмәгезне, эш урынын даими рәвештә җилләтеп, тузаннарын сөртеп тору хәерле.

— Кеше күп булган урыннарда битлексез йөрмәгез.

— Көн саен саф һавада йөрү, физик активлык, организмны чыныктыру да чирне кисәтергә ярдәм итәчәк.

— Аксым (кош ите, балык, диңгез продуктлары, кузаклылар, йомырка) һәм С витамины (кәбестә, гөлҗимеш кайнатмасы, кара карлыган, киви) организмның вируслы чирләргә каршы торучанлыгын арттыра. Көзге чорда рационда яшелчә, җиләк-җимешләргә дә урын булсын.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: pixabay.com

 


Фикер өстәү